Проект эше
Тема: Татар халкының милли бәйрәмнәре һәм йолалары.
Кереш. Проектың актуальлеге.
Бөек татар халкын, бай тархихын,
Гасырлардан килгән мирасын,
Калдырасы иде яшь буынга,
Һәрбер кеше барлап соклансын!
Гореф- гадәтләрне, җыр- биюне,
Сабан туен, Җыен, Нәүрүзен,
Белсен иде җирдә һәрбер бала
Әнисеннән алган үз телен!
Әлеге проект бүгенге көндә бик актуаль, чөнки үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең, туган җиренең тарихын белергә, шуның аша халыкка якынаерга тиеш. Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтылган.
Тормыш–көнкүрештә билгеле бер йолалар үтәү, гореф-гадәтләрне тоту һәм бәйрәмнәр үткәрү барлык милләтләргә дә хас. Ул әлеге милләт мәдәниятенең мөһим бер өлеше булып исәпләнә. Гореф-гадәтләр борын-борыннан халык тарафыннан үтәлеп килә торган бәйрәмнәрне, йолаларны үз эченә ала. Билгеле бер йолаларның үтәлеп килүе җәмгыятьне дә тотрыклы итә, алардан башка халык тулы кыйммәтле тормыш белән яши алмый.