
Блог пользователя Зиннатуллин Раиф Каримуллович
Укучыларда уку грамоталылыгын үстерү
Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 10 нчы гимназиясендә «Башлангыч сыйныфларда укучыларның уку грамоталылыгын заманча укыту алымнары һәм ысуллары ярдәмендә формалаштыру“ дигән темага татар теле һәм әдәбияты, башлангыч сыйныф укытучыларының шәһәр методик семинар-практикумы үткәрелде.
Семинарны Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин ачты. Ул семинар-практикумның максаты, бурычлары белән таныштырды. Гимназия укытучыларының Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан эшләнгән яңа укыту-методик комплектларга апробация уздыруын билгеләп үтте.
Гимназия директоры вазифаларын башкаручы Э.Ф.Шәрәфетдинова гимназия эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде, гимназия укучыларының уку грамоталылыгын үстерү юнәләшләренә тукталды, нәтиҗәле укыту алымнары турында сөйләде.
Гимназиянең башлангыч сыйныф һәм татар теле һәм әдәбияты укытучылары Х.Р.Хаярова, Р.Х. Газизова, Г.Г.Мөхәммәтҗанова, З.Г.Сәләхова, Н.Г.Шакирова, А.Х.Миңвәлиева, И.И.Сушенцева үзләренең дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш эшчәнлек чараларында уку грамоталылыгын формалаштыруның төрле алымнарын күрсәттеләр.
- Войдите на сайт для отправки комментариев
- Читать далее
Яшь укытучылар өйрәнә
22 нче сентябрь көнне Вахитов районының Һади Такташ исемендәге 27 нче гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр методик берләшмәсе һәм яшь укытучылар мәктәбе әгъзалары катнашында методик семинар үткәрелде. Семинарны Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин ачып җибәрде. Ул семинарның максаты, эш тәртибе белән таныштырды.
Семинарда катнашучыларны Һади Такташ исемендәге 27 нче гимназия директоры Л.Х.Хөснетдинова сәламләде һәм гимназия эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде.
«Мастер - класс нәрсә ул һәм аңа педагогны ничек әзерләргә?» дигән темага Р.К.Зиннәтуллин чыгыш ясады. Ул чыгышында «мастер-класс»төшенчәсенә аңлатма бирде, мастер-классны үткәрү алгоритмы, моделе белән таныштырды.
- Войдите на сайт для отправки комментариев
- Читать далее
Татар теленнән авторлык программасы
Хөрмәтле коллегалар! Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләрендә рус телле балаларга “Татарстан Республикасының дәүләт теле – татар теле” предметын коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәреслекләр буенча укыту өчен авторлык программалары (1 — 11 нче сыйныфлар.Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова,Г.М. Әхмәтҗанова)тәкъдим ителә.Бу программаларны эш программалары төзегәндә кулланырга мөмкин.
- Войдите на сайт для отправки комментариев
Функциональ грамоталылыкны формалаштыру
Яңа Савин районы 71 нче урта гомуми белем мәктәбендә милли мәгариф буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының мәктәп методик берләшмәсе җитәкчеләренең “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә функциональ грамоталылыкны формалаштыру” темасына семинар үткәрелде.
Семинарда Яр Чаллы менеджмент академиясе доценты, педагогика фәннәре кандидаты, дәреслекләр авторы Р.З.Хәйдәрова чыгыш ясады. Ул чыгышында укучыларда функциональ грамоталылыкны формалаштыру алымнарына, уку грамоталылыгын үстерү ысулларына тукталды. Шулай ук Роза Зәки кызы татар телен дәүләт теле буларак укыту мәсьәләләре, федераль реестрга кертелгән укыту программалары турында сөйләде, конструктор белән эшләү буенча практик дәрес үткәрде.
Семинарда Авиатөзелеш һәм Яңа Савин район мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Э.Х.Хамидуллина һәм Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин чыгыш ясадылар. Алар яңа уку елында милли милли мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр алдында торган бурычлар, башкарыласы эшләр, яңартылган федераль дәүләт белем стандартлары, белем бирү программалары, укыту программалары, белем бирү өлкәсендәге үзгәрешләр турында сөйләделәр, консультация үткәрделәр.
- Войдите на сайт для отправки комментариев
Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы бәйгесе
2022 елның 15 сентябрендә Ставрополь краеның Пятигорск шәһәрендә уза торган «Иң яхшы туган тел һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсы финалистларының исемнәре билгеле булды.
Конкурсның беренче этабы 2022 елның августында булды. Конкурсантлар үзләренең медиа визиткаларын тәкъдим иттеләр. Төп турга 89 катнашучы арасыннан Россия Федерациясенең төрле субъектларыннан 68 җиңүче сайлап алынды. Конкурсның йомгаклау этабы 11 сентябрьдә старт алды, Конкурсантлар методик остаханә, дәрес уздырдылар. Әлеге конкурс сынауларына йомгак ясалды.
Киров, Липецк, Түбән Новгород, Новгород, Рязань, Тула өлкәләреннән; Байкал һәм Ставрополь крайларыннан; Төньяк Осетия - Алания, Татарстан, Дагыстан, Саха (Якутия), Башкортстан, Коми, Кабарда-Балкар һәм Чуваш республикаларыннан, Санкт-Петербург шәһәреннән 17 лауреат киләсе турга узды. Конкурс финалистлары арасында Советлар Союзы Герое А.С. Умеркин исемендәге 116 нчы лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зилә Әфтах кызы Габдинова да бар.
Бүген катнашучылар сыйныф сәгате уздырачак, шуннан соң жюри йомгаклау сынавына-мастер-класс үткәрүгә рөхсәт бирүчеләрне игълан итәчәк.
Зилә Афтаховнага уңышлар телибез!
- Войдите на сайт для отправки комментариев
Яңа программаларның проектлары
Хөрмәтле татар теле һәм әдәбияты укытучылары! Татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк эш программаларының проектлары Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы сайтына урнаштырылды. Проект дип куелган, чөнки хәзер РФ Туган телләр институтында экспертиза бара. Экспертиза узып, гомуми белем бирүнең федераль укыту-методик берләшмәсе раслаганнан соң, бу программалар үрнәк төп гомуми белем программалары реестрына (реестр примерных основных общеобразовательных программ) куелачак.
Бу программаларның проектын әлеге сылтама буенча министрлык сайтыннан табарга була.
https://mon.tatarstan.ru/proekti-primernih-rabochih-programm.htm
- Войдите на сайт для отправки комментариев
Укытучыга ярдәмгә
Хөрмәтле коллегалар! Сезнең үтенечегезне исәпкә алып, Казан шәһәре мәгариф хезмәткәрләре йортында 2022 нче елның 5 маенда үткәрелгән семинарда чыгыш ясаган презентацияне урнаштырам. Эшегездә куллана аласыз. Сорауларыгыз булса, миңа мөрәҗәгать итегез.
- Войдите на сайт для отправки комментариев
Бөтенроссия мастер-класс бәйгесе
28-29 нчы мартта Вахитов районының 27 нче гимназиясе базасында туган (рус, татар, чуваш, мари, удмурт, эрзя, мокшы) тел укытучыларының Бөтенроссия мастер-класс бәйгесе үткәрелде. Конкурска Россиянең 11 төбәгеннән туган тел укытучылары килде. Конкурсның читтән торып үткәрелә торган этабында бәйгедә катнашучыларның интернет ресурсларына, методик портфолиоларына бәя бирелде. Гимназиядә алар мастер-класс күрсәттеләр, сыйныфтан тыш эшчәнлекне оештыруга юнәлтелгән проект якладылар.
Конкурста Казан шәһәре Мәскәү районы Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Абдуллина Рамилә Әгъзам кызы Гран прига лаек булды, Казан шәһәре Яңа Савин районы 23 нче лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Корбанова Лилия Илдар кызы җиңүче, Яңа Савин районы М.Р.Әхмәтшин исемендәге 113 нче урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлиева Гөлназ Хәбибрахман кызы һәм Идел буе районы 83 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова-Иманкулова Гөлчирә Рөстәм кызы лауреат булдылар.
- Войдите на сайт для отправки комментариев
- Читать далее
- « первая
- ‹ предыдущая
- 1
- 2
- 3
- 4
- 5
- 6
- 7
- 8
- 9
- следующая ›
- последняя »