SMI.KAZANOBR.RU

Блог пользователя Зиннатуллин Раиф Каримуллович

Укытучылар тәҗрибә уртаклаша

20190314_135128

Казан шәһәре Вахитов районының 28 нче гимназиясе базасында “Сөйләм калыпларына нигезләнеп, татар телен өйрәтү технологиясен куллану“ дигән темага семинар - практикум уздырылды. Семинарга рус телендә белем бирә торган мәктәпләрнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары чакырылды.
Федераль дәүләт белем стандартлары һәм педагог стандарты таләпләреннән чыгып, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының һөнәри осталыгын камилләштерүне оештыру тәҗрибәсе белән гимназия директорының милли мәгариф эшләре буенча урынбасары А.Р.Гыйльманшина уртаклашты.
Гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучылары “Заман укытучысына – заманча технологияләр дигән”шәһәркүләм проектта актив катнашалар. Семинарда катнашучылар татар теле һәм әдәбияты укытучылары Шәрифуллина Р.З., Габбасова Л.Җ., Лотфуллина Р.Ә. тарафыннан 1, 3, 4 нче сыйныфларда үткәрелгән дәресләрдә булдылар. Дәресләрдә сөйләм калыпларына нигезләнеп, татар телен өйрәтү технологиясен куллану, яңа “Сәлам” укыту-методик комплектлар белән эшләү тәҗрибәсен күрергә мөмкинлек тудырылды. Балаларның телне үзләштерүдәге уңышлары семинарда катнашучыларны сокландырды, укучыларның татар телен теләп өйрәнүләре беленде.

Шәһәр методик берләшмә утырышы

DSC00168

2018 нче елның 20 нче сентябрендә Казан шәһәре мәгариф идарәсенең кече залында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр методик берләшмәсе утырышы булды. Утырыш “Предмет компетенцияләре – һөнәри осталыкның нигезе” темасына багышланган иде. Анда мәгълүмати-методик бүлек методисты Зиннәтуллин Р.К чыгыш ясады. Ул РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан әзерләнгән “Профессиональ стандарт. Педагог» норматив документының эчтәлегенә тукталды, профессиональ компетенцияләрнең төрләре, предмет компетенцияләре турында сөйләде. Өйрәнгәннәрдән чыгып, берләшмә әгъзалары практик биремнәр башкардылар. Утырышта филология фәннәре кандидаты, 41 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Н.В.Максимов сөйләп калыпларына нигезләнеп, татар теле дәресләрен модельләштерү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Соңыннан аерым укытучылар өчен консалтинг уздырылды.

Юбиляр-язучылар

Хөрмәтле коллегалар! Сезгә ярдәм йөзеннән юбиляр-язучылар турында мәгълүмат урнаштырам. Октябрь аенда мәктәпләрдә “Әдәби мәйданчык” бәйрәмнәре үткәрелә башлый. Бу мәгълүматны элеге бәйрәмне үткәргәндә һәм башка чараларны оештырганда файдалана аласыз.

№ Ф.И.О. Дата Юбилей
1. Рәмис Аймәт 04.10.1968 50
2. Абдулла Алиш 15.09.1908 110
3. Дәрҗия Аппакова 02.03.1898 120
4. Фәнзаман Баттал 16.02.1939 80
5. Рабит Батулла 26.03.1938 80
6. Бурнаш Фәтхи 13.01.1898 120
7. Рәшим Бәшәр 07.10.1949 70
8. Хәй Вәхит 20.12.1918 100
9. Рәмзия Габделхакова 02.11.1959 60
10. Шәүкәт Галиев 20.11.1928 90
11. Гөлчәчәк Галиева 05.02.1928 90
12. Тәлгат Галиуллин 20.07.1938 80
13. Хатип Госман 21.05.1908 110
14. Аяз Гыйләҗев 17.01.1928 90
15. Әнвәр Давыдов 21.03.1919 100
16. Нәҗип Думави 19.05.1883 135
17. Дәрдемәнд 23.11.1859 160
18. Әмирхан Еники 17.02.1909 110
19. Гөлшат Зәйнашева 13.01.1928 90
20. Хәбир Ибраһим 19.11.1958 60
21. Ямаш Игәнәй 10.01.1938 80
22. Рахман Ильяс 15.03.1908 110

Татар теле һәм әдәбиятыннан программалар

Хөрмәтле коллегалар! Сезгә куллану өчен татар теле һәм татар әдәбиятыннан үрнәк укыту (эш) программалары тәкъдим итәм. Дөрес, бу программалар әлегә реестрга кертелмәгән. Расланган программаларның русча варианты федераль реестрга кертелгән. Аны интернеттан ФГОС реестр/реестр примерных основных образовательных программ/основные образовательные программы в части учебных предметов, курсов, дисциплин (модулей) сылтамасы белән табарга мөмкин.

Программалар. Татар әдәбияты. 5-9 нчы сыйныфлар

Хөрмәтле коллегалар! Сезгә куллану өчен татар теле һәм татар әдәбиятыннан үрнәк укыту (эш) программалары тәкъдим итәм. Дөрес, бу программалар әлегә реестрга кертелмәгән. Расланган программаларның русча варианты федераль реестрга кертелгән. Аны интернеттан ФГОС реестр/реестр примерных основных образовательных программ/основные образовательные программы в части учебных предметов, курсов, дисциплин (модулей) сылтамасы белән табарга мөмкин

Башлангыч сыйныфлар. Программалар

Хөрмәтле коллегалар! Сезгә куллану өчен татар теле һәм татар әдәбиятыннан үрнәк укыту (эш) программалары тәкъдим итәм. Дөрес, бу программалар әлегә реестрга кертелмәгән. Расланган программаларның русча варианты федераль реестрга кертелгән. Аны интернеттан ФГОС реестр/реестр примерных основных образовательных программ/основные образовательные программы в части учебных предметов, курсов, дисциплин (модулей) сылтамасы белән табарга мөмкин.

Китап дөньясына сәяхәт

20 апреля 2018 года в МБОУ “Средняя общеобразовательная школа № 171 с углубленным изучением отдельных предметов” Советского района г.Казани совместно с ГУП РТ «Татарское книжное издательство» проводилось чествование победителей городского конкурса «Китап дөньясына сәяхәт – Путешествие в мир книги», посвященное писателям, поэтам – юбилярам: Ильдару Юзееву, Фатиху Хусни, Фанису Яруллину, Гаязу Исхаки, Роберту Миннуллину, Равилю Файзуллину, Абдулле Алишу, Нурихану Фаттаху, Шаукату Галееву, Гаделю Кутую.
Первый тур конкурса проходил в образовательных организациях города. На второй тур поступило более 140 работ учащихся, учителей, воспитателей и библиотекарей. Конкурс проходил по следующим номинациям:
• Реклама чтения
• Изобразительное и декоративно-прикладное творчество по одноименной теме
• Буктрейлеры
• Моя семейная реликвия

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары көч сынаша

IMG_6653

22-24 нче гыйнварда «Казан шәһәре ел укытучысы – 2018» шәһәр конкурсының «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә катнашучылар Яңа Савин районының 113 нче мәктәп базасында үзара көч сынашуларын дәвам итте. Район бәйгеләрендә җиңү яулаган Һадиева Илгия Илдус кызы (71 нче мәктәп), Халитова Лилия Азат кызы ( 170 нче мәктәп), Әбсаләмова Илмира Хәмит кызы (39 нчы мәктәп), Нәҗипова Эльвина Рифат кызы (27 нче гимназия), Галиева Нурия Минлехан кызы (151 нче мәктәп), Дәүлиева Нина Павел кызы (67 нче мәктәп), Галимуллина Лилия Фәргат кызы ( 159 нчы лицей), Ибраева Ләйсән Рәсих кызы (167 нче мәктәп) Яңа Савин районының 113 нче мәктәп һәм 13 нче гимназия укучылары белән төрле технологияләр кулланып, дәрес күрсәттеләр, дәресләренә үзанализ ясадылар. Һәрбер конкурсант методик семинар үткәрде, мастер-класс уздырды, белем проектын жюри әгъзаларына тәкъдим итте Шулай ук конкурста катнашучыларның шәхси сайты һәм блогы, сайтта яктыртылган эш тәҗрибәсе, “Каршылыклар аша йолдызларга таба” дигән темага язылган эссе жюри тарафыннан бәяләнде.