SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Яшь укытучылар өйрәнә

 семинар 22.09.

22 нче сентябрь көнне Вахитов районының Һади Такташ исемендәге 27 нче гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр методик берләшмәсе һәм яшь укытучылар мәктәбе әгъзалары катнашында методик семинар үткәрелде. Семинарны Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин ачып җибәрде. Ул семинарның максаты, эш тәртибе белән таныштырды.
Семинарда катнашучыларны Һади Такташ исемендәге 27 нче гимназия директоры Л.Х.Хөснетдинова сәламләде һәм гимназия эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде.
«Мастер - класс нәрсә ул һәм аңа педагогны ничек әзерләргә?» дигән темага Р.К.Зиннәтуллин чыгыш ясады. Ул чыгышында «мастер-класс»төшенчәсенә аңлатма бирде, мастер-классны үткәрү алгоритмы, моделе белән таныштырды.
Семинарда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр методик берләшмәсе әгъзалары Нурмиева Гөлгенә Вазых кызы, (Казан шәһәре Вахитов районы Һади Такташ исемендәге 27 нче гимназиясе), Абдуллина Рамилә Әгъзәм кызы (Казан шәһәре Мәскәү районы Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче гимназиясе), Шәрәфетдинова Ләйсән Вазыйх кызы (Казан шәһәре Идел буе районы 114 нче урта гомуми белем мәктәбе), Габдуллаҗанова Гөлфия Илнур кызы (Казан шәһәре Совет районы 11 нче күп профильле лицее), Хөснетдинова Альбина Әнвәр кызы (Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 33 нче гимназиясе), Миңнуллина Айгөл Илдус кызы (Казан шәһәре Совет районы Советлар Союзы Герое С.Ә.Әхтәмов исемендәге 121 нче лицей (178 нче мәгариф үзәге), Вәлиева Гөлназ Хәбибрахман кызы (Казан шәһәре Яңа Савин районы фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 113 нче урта гомуми белем мәктәбе) төрле темаларга мастер-класслар күрсәттеләр.
Семинарны катнашучылар бу чараның бик файдалы һәм нәтиҗәле булуын билгеләп үттеләр.

Прикрепленный файлРазмер
рекомендации по мастер-классу.pdf532.37 кб
тезислары 22.09.22.docx29.03 кб