SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Функциональ грамоталылыкны формалаштыру

 семинар 14.09

Яңа Савин районы 71 нче урта гомуми белем мәктәбендә милли мәгариф буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының мәктәп методик берләшмәсе җитәкчеләренең “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә функциональ грамоталылыкны формалаштыру” темасына семинар үткәрелде.
Семинарда Яр Чаллы менеджмент академиясе доценты, педагогика фәннәре кандидаты, дәреслекләр авторы Р.З.Хәйдәрова чыгыш ясады. Ул чыгышында укучыларда функциональ грамоталылыкны формалаштыру алымнарына, уку грамоталылыгын үстерү ысулларына тукталды. Шулай ук Роза Зәки кызы татар телен дәүләт теле буларак укыту мәсьәләләре, федераль реестрга кертелгән укыту программалары турында сөйләде, конструктор белән эшләү буенча практик дәрес үткәрде.
Семинарда Авиатөзелеш һәм Яңа Савин район мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Э.Х.Хамидуллина һәм Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин чыгыш ясадылар. Алар яңа уку елында милли милли мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр алдында торган бурычлар, башкарыласы эшләр, яңартылган федераль дәүләт белем стандартлары, белем бирү программалары, укыту программалары, белем бирү өлкәсендәге үзгәрешләр турында сөйләделәр, консультация үткәрделәр.