SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Укучыларда уку грамоталылыгын үстерү

IMG_4081

Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 10 нчы гимназиясендә «Башлангыч сыйныфларда укучыларның уку грамоталылыгын заманча укыту алымнары һәм ысуллары ярдәмендә формалаштыру“ дигән темага татар теле һәм әдәбияты, башлангыч сыйныф укытучыларының шәһәр методик семинар-практикумы үткәрелде.
Семинарны Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин ачты. Ул семинар-практикумның максаты, бурычлары белән таныштырды. Гимназия укытучыларының Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан эшләнгән яңа укыту-методик комплектларга апробация уздыруын билгеләп үтте.
Гимназия директоры вазифаларын башкаручы Э.Ф.Шәрәфетдинова гимназия эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде, гимназия укучыларының уку грамоталылыгын үстерү юнәләшләренә тукталды, нәтиҗәле укыту алымнары турында сөйләде.
Гимназиянең башлангыч сыйныф һәм татар теле һәм әдәбияты укытучылары Х.Р.Хаярова, Р.Х. Газизова, Г.Г.Мөхәммәтҗанова, З.Г.Сәләхова, Н.Г.Шакирова, А.Х.Миңвәлиева, И.И.Сушенцева үзләренең дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш эшчәнлек чараларында уку грамоталылыгын формалаштыруның төрле алымнарын күрсәттеләр.
Укытучыларның педагогик осталыклары, балаларның телне үзләштерүдәге уңышлары семинарда катнашучыларны сокландырды. Укучыларның татар телен теләп өйрәнүләре күренде.
Яңартылган федераль дәүләт белем стандартларын гамәлгә ашыру шартларында татар теле һәм әдәбиятын укыту үзенчәлекләре, яңа укыту-методик комплектлар белән эшләү, функциональ грамоталылыкны формалаштыру ысуллары турында Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге галимнәре, дәреслек авторлары
Г.Н.Мөхәрләмова, Д.М.Абдуллина, М.М.Шәкүрова, Л.М.Гиниятуллина һәм мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин сөйләде.
Семинар-практикумда катнашучылар семинарның файдалы, нәтиҗәле булуын билгеләп үттеләр.

Прикрепленный файлРазмер
, семинар 20.10.2022.pptx4.16 Мб