SMI.KAZANOBR.RU

Блог пользователя Зиннатуллин Раиф Каримуллович

Юбиляр язучылар

Хөрмәтле коллегалар! 2021 нче елдагы һәм 2022 нче елның гыйнвар-май айларындагы юбиляр язучылар турында мәгълүмат урнаштырам.Октябрь аенда мәктәпләрдә әдәби мәйданчыклар (литературный дворик) уза.Аларны үткәргәндә бу язучыларның да иҗатларын исәпкә алсагыз иде

Татар теле һәм татар әдәбиятын укыту программалары

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан башлангыч, төп һәм урта (тулы) гомуми белем мәктәпләрендә татар телен һәм татар әдәбиятын укытуның үрнәк программалары төзелде. Бу программалар 2020 -2021 нче уку елында федераль реестрга кертелде ( Гомуми белем бирү буенча федераль укыту-методик берләшмәсе карарлары: 2020 елның 17 сентябре, 3/20 нче беркетмә); 2021 елның 1 июле, 2/21 нче беркетмә).
Аларны файдалану өчен урнаштырам. Федераль реестрга кертелгән башка программаларны да кулланырга була.

Яңа федераль дәүләт белем стандартлары

2022 нче елның 1 нче сентябреннән башлангыч гомуми белем бирү һәм төп гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем стандартлары гамәлгә керәчәк. Быелгы уку елында аны апробация формасында кайбер гомуми белем бирү оешмалары куллана башлый. Сезгә танышу һәм куллану өчен бу документларны тәкъдим итәм.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары көч сынашты

IMG_3451

26-28 нче гыйнварда «Казан шәһәре ел укытучысы – 2021» шәһәр конкурсының «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә катнашучылар Идел буе районының 16 нчы гимназия базасында үзара көч сынашуларын дәвам итте.

«Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесе

IMG_2988 (2)

Казан шәһәре мәгариф идарәсендә «Казан шәһәре ел укытучысы-2021» бәйгесенең «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә көч сынашачак укытучылар өчен семинар үткәрелде.

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕН ҮТКƏРҮ ѲЧЕН МЕТОДИК КҮРСƏТМƏЛƏР

Хөрмәтле коллегалар! Яңа ел алдыннан белем бирү оешмаларына 5 нчы сыйныфлар өчен "Татарча да яхшы бел" уку әсбабы җибәрелде. Уку әсбабының авторы Р.Р.Нигъмәтуллина тарафыннан әзерләнгән методик күрсәтмәләрне тәкъдим итәм. Бу әсбапны башлангыч сыйныфларда Мещерякова В.Н. системасы белән укыткан татар теле укытучылары да куллана алалар.

Төрле фәннәрдән төбәкара олипмпиадалар

Казан федераль университеты 21 фәннән, шул исәптән татар теленнән (9-11 нче сыйныф укучылары өчен), регионара олимпиада уздыра.
Олимпиадаларда катнашу бушлай. Олимпиада ике этапта узырыла.
Сайлап алу этабы, читтән торып уку технологияләрен кулланып, 2020 елның 1ноябреннән 1декабренә кадәр үткәрелә (теркәлү һәм тест узу "Буду студентом" сайтында https://abiturient.kpfu.ru).
Йомгаклау этабы 2021 елның 13 гыйварыннан 8 февраленә кадәр (дистанцион технологияләр кулланып) узачак. Сайлап алу этабында катнашучыларның барысы да катнашулары турында электрон формада сертификатлар алачак.
Сайлап алу этабында җиңүчеләр һәм призерлар (һәр профиль буенча катнашучылар гомуми санының 45 % кадәр) йомгаклау этабына чакырылачак.
КФУның кабул итү комиссиясе карары нигезендә 11 нче сыйныф укучылары арасыннан регионара фән олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләре һәм призерлары КФУ га укырга кергәндә БДИ нәтиҗәләренә өстәмә балл алачаклар (җиңүчеләр – 5 балл, призерлар – 3 балл).
Йомгаклау этабы җиңүчеләре һәм призерлары Казан федераль университетының электрон рәвешле дипломнарын, ә аларны әзерләүче укытучылар Казан федераль университеты грамоталары алачак.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары игътибарына!

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы порталында татар теле һәм татар әдәбиятыннан 2020 нче елгы олимпиада биремнәре урнаштырылды (https://mon.tatarstan.ru/деятельность/общее образование/ национальное образование/олимпиада.”
“Методическая копилка” бүлегендә “Мәктәп сәхнәсе. Пьесалар, сценарийлар җыентыгы”, “Патриотическое воспитание” бүлегендә русча үткәрелә торган чаралар сценарийлары бар.
Эшегездә файдалана аласыз.