SMI.KAZANOBR.RU

Блог пользователя Зиннатуллин Раиф Каримуллович

Август киңәшмәләре дәвам итә

 на главную

“ Мәгариф хезмәткәрләренең «Заманча мәгариф: бердәй мөмкинлекләр – яңа технологияләр –шәхси җаваплылык” темасына багышланган шәһәр август конференциясе кысаларында үткәрелә торган гомуми белем оешмалары директорларының милли мәгариф буенча урынбасарлары секция утырышы Совет районы 171 нче урта гомуми белем мәктәбе базасында узды.
Утырыш әлеге мәктәпнең 1 нче сыйныфына укырга керәчәк балаларның сәламләве белән башланды. Секция эшендә катнашучылар Совет районы гомуми белем оешмаларының милли мәгариф үсешенә багышланган күргәзмәсе белән таныштылар.
Утырышта Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары, филология фәннәре кандидаты Һидиятов И. Р., Казан шәһәре мәгариф идарәсенең Совет районы буенча бүлек башлыгы урынбасары Ибәтуллина Г.Г., Авиатөзелеш районы 62 нче урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе Ибраһимова Э.С., Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Зиннәтуллин Р.К., , Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты, педагогика фәннәре кандидаты, дәреслекләр автоы Фәтхуллова К,С., Совет районы 90 нчы гимназия директоры Закирҗанова Г.Д. чыгыш ясадылар.

Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара «Туган тел» мастер-класс бәйгесе

 мастер-класс 2015

«2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру, иҗади эшләүче туган тел укытучыларын барлау һәм аларның эшчәнлеген активлаштыру, хезмәтләрен бәяләү максатыннан ана теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара «Туган тел» мастер-класс бәйгесе уздырылды.
Бәйгедә Татарстан Республикасы урта гомуми белем бирү оешмаларының татар, рус, башкорт, чуваш, мари, мордва, удмурт теле укытучылары һәм Россия Федерациясе төбәкләре урта гомуми белем бирү оешмаларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.
Бәйгегә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларыннан һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән 89 эш кабул ителде. Беренче тур нәтиҗәләре буенча эксперт комиссиясе Татарстан Республикасы, Башкортстан Республикасы, Ульян һәм Оренбург өлкәләреннән 25 укытучының эшен сайлап алды.

Татар әдәбиятын укытуда үзгәрешләр

DSC05215 (Копировать)

Шәһәр мәгариф идарәсе мәгълүмати-методик бүлегенең мәҗлесләр залында рус телле төркемнәрдә эшләүче татар әдәбияты укытучыларының семинар-киңәшмәсе булып узды. Ул рус телендә белем бирә торган мәктәпләрдә татар әдәбиятын укыту мәсъәләләренә багышланган иде. Мәгълүм булганча, 2015-2016 нчы уку елында рус телле укучыларга татар әдәбиятын укытуда үзгәрешләр көтелә. Моңа кадәр татар телен һәм татар әдәбиятын укытканда бердәм дәреслекләр кулланылды. Аларда бирелгән материалларны телгә яки әдәбиятка бүлүне укытучылар үзләре башкардылар. Әдәби әсәрләрдән алынган өзекләр, аз күләмле әсәрләр нигездә укучыларның сөйләмен үстерүгә юнәлтелгән иде.Федераль дәүләт белем стандартларына таянып, бер төркем галимнәр һәм практик укытучылар татар әдәбиятыннан яңа дәреслекләр яздылар.

Ибраһим Хәлфин исемендәге X республика фәнни-эзләнү конференциясе

IMG_3451

Авиатөзелеш районының 14 нче гимназия базасында күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин исемендәге X республика фәнни-эзләнү конференциясе булды. Конференция ел саен Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, 14 нче гимназия тарафыннан оештырыла.
Чараны гимназия директоры Вахитова М.Ә. ачып җибәрде. Ул конференциянең максаты белән таныштырды, чараның Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлануын искәртте.
Конференциядә катнашучыларны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты, филология фәннәре кандидаты Хабетдинова М.М., Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты, Татарстанның атказанган укытучысы Зиннәтуллин Р.К., фронтовик-язучы Фатих Кәримнең кызы Кәримова Л.Ф., күренекле татар язучысы Г.Әпсәләмовның оныгы, шагыйрь, Россия һәм Татарстан Язучылар Союзы әгъзасы Әпсәләмова А.Б.сәламләделәр.
Конференция эшендә республика мәктәпләрендә белем алучы укучылар һәм педагоглар катнашты. Конференция кысаларында 11 секция эшләде. Секция утырышларында 131 укучының чыгышы тыңланылды.

Һөнәри бәйгеләргә әзерлек

IMG_9576

2015 нче елның 29 нчы гыйнварында Киров районы “4 нче гимназия-интернат” базасында “ Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының иҗади үсеш чарасы буларак һөнәри осталык бәйгеләренең роле” темасына шәһәр семинары булып үтте. Аның эшендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, гомуми белем оешмалары директорларының милли мәгариф буенча урынбасарлары катнашты. Семинарны Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин ачты.Ул бу чараның максаты, бурычлары белән таныштырды, һөнәри бәйгеләрнең иҗади эшчәнлеккә йогынтысын күрсәтте.
Гимназия директоры Фәттиев М.М. үзенең чыгышында интернатлы гимназия шартларында гыйльми-тәрбияви тирәлек тудыруга тукталды. Директорның фәнни-методик эше буенча урынбасары М.Ә. Әхмәтова укытучыларның компетенцияләрен үстерүдә һөнәри конкурсларның роле турында сөйләде.
Россия Федерациясе күләмендә уздырылучы ана теле, рус теле укытучыларының һөнәри бәйгеләренә әзерлек үзенчәлекләре белән әлеге конкурста Гран При яулаган, Казан федераль университеты фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Р.И.Латыйпов таныштырды.

Методик берләшмә җитәкчеләре семинары

DSC09740 [640x480]

Казан шәһәре Совет районының 90 нчы татар гимназиясендә “Гимназиядә белем бирү сыйфатын үстерү нигезе буларак татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның эшчәнлеген оештыру “ дигән темага семинар үтте. Семинарга шәһәр татар теле һәм әдәбияты укытучыларның мәктәп методик берләшмәсе җитәкчеләре һәм шәһәр методик берләшмәсе әгъзалары чакырылган иде. Гимназия директоры Г.Д.Закирҗанова һәм аның урынбасары Э.М. Сәлахова педагогик коллективның укыту һәм тәрбия процессында яңа педагогик технологияләр кулланып эшләү һәм ФДББС ны гамәлгә ашыру шартларында укучылар эшчәнлеген оештыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучылары ( Ф.Ш. Вәлиуллина, Р.Н. Йосыпова, Л.Р. Нәсипова, Л.З. Ибраһимова) үткәргән дәресләрдә укучылар эшчәнлеген оештыруның төрле алымнары белән танышырга мөмкин иде. Татар теле һәм әләбияты укытучылары Г.Р.Габделхакова, Я.Г. Хәлиуллинаның “Универсаль уку гамәлләрен кулланып, лирик әсәргә анализ ясау үзенчәлекләре” дигән темага уздырылган мастер-классы, дәресләр кебек үк, югары бәя алды.

Всероссийский мастер-класс учителей родных, включая русский, языков

DSC00858 [640x480]

18-20 ноября в городе Москве проходил Всероссийский мастер-класс учителей родных, включая русский, языков. Данный конкурс проводится с 2007 года.
Целью проведения данного конкурса является распространение педагогического опыта лучших учителей родных и русского языков и литератур, выявление и демонстрация инновационных элементов методики преподавания родных языков с опорой на знания, полученные при изучении русского языка; поддержка творчески работающих учителей родных языков народов России, повышение престижа профессии «Учитель родного и русского языков».
В конкурсе ежегодно учителя из Республики Татарстан принимают самое активное участие и занимают призовые места.
В этом году Республику Татарстан представил Саяхов Ильдар Искандарович, учитель татарского языка и литературы муниципального автономного общеобразовательного учреждения «Гимназия-интернат № 4» Кировского района города Казани.
Для участия в очном этапе конкурса учителю необходимо было представить:
1. «Визитную карточку», включающую приветствие участников мастер-класса на родном и русском языках; презентацию на тему «Мой регион, моя школа, моя профессиональная деятельность».

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр методик берләшмәсе утырышы

DSC01770

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр методик берләшмәсе утырышы

9 нчы октябрь көнне шәһәр мәгариф идарәсенең конференцияләр залында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр методик берләшмәсе утырышы булды. Аның эшендә милли мәгариф өчен җаваплы методистлар, методик берләшмә әгъзалары катнашты. Утырышта 9 нчы сыйныфларда татар теленнән үткәрелгән бердәм республика тесты нәтиҗәләре анализланды. Тест нәтиҗәләре республиканың башка шәһәр һәм район мәктәпләре белән чагыштырылды.Укучыларның белемнәрендәге кимчелекләр ачыкланды. Укытучылар авыл мәктәпләрендә белем алучылар белән шәһәр мәктәпләрендә укучы балаларның татар телен төрле дәрәҗәдә белүен, укырга кергәндә балаларның туган телне бөтенләй дип әйтерлек белмәвен ассызыкладылар. Шәһәр җирлегендә татар телен куллану даирәсенең бик тар булуын күрсәттеләр. Моның исә татар телен өйрәнүгә тискәре мотивация ясавын билгеләделәр.Тестларны төзегәндә бу факторны исәпкә алсыннар иде дигән теләк җиткерелде.
Утырышта укучыларның белемнәрендәге кимчелекләрне бетерү буенча методик киңәшләр бирелде, эш юнәлешләре күрсәтелде.