SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Ибраһим Хәлфин исемендәге X республика фәнни-эзләнү конференциясе

IMG_3451

Авиатөзелеш районының 14 нче гимназия базасында күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин исемендәге X республика фәнни-эзләнү конференциясе булды. Конференция ел саен Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, 14 нче гимназия тарафыннан оештырыла.
Чараны гимназия директоры Вахитова М.Ә. ачып җибәрде. Ул конференциянең максаты белән таныштырды, чараның Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлануын искәртте.
Конференциядә катнашучыларны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты, филология фәннәре кандидаты Хабетдинова М.М., Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты, Татарстанның атказанган укытучысы Зиннәтуллин Р.К., фронтовик-язучы Фатих Кәримнең кызы Кәримова Л.Ф., күренекле татар язучысы Г.Әпсәләмовның оныгы, шагыйрь, Россия һәм Татарстан Язучылар Союзы әгъзасы Әпсәләмова А.Б.сәламләделәр.
Конференция эшендә республика мәктәпләрендә белем алучы укучылар һәм педагоглар катнашты. Конференция кысаларында 11 секция эшләде. Секция утырышларында 131 укучының чыгышы тыңланылды.
Казан федераль университеты, Тарих институты галимнәреннән торган мәртәбәле жюри укучыларның фәнни-тикшеренү эшләренә, чыгыш ясау осталыгына югары бәя бирде. Галимнәрнең укучыларга һәм укытучыларга әйткән фикерләрен, тәкъдимнәрен конференциядә катнашучылар җылы кабул иттеләр, әлеге чараны югары дәрәҗәдә үткәрүләре өчен гимназия җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерделәр.
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты, филология фәннәре кандидаты, оештыру комиссиясе рәистәше Хабетдинова М.М. киләсе конференциянең темасын җиткерде, үзенең эшлекле киңәшләрен залда утыручыларга бәян итте. Алдагы чара күренекле композитор Салих Сәйдәшевка һәм бөек җырчы Илһам Шакировка багышланачак.

Прикрепленный файлРазмер
IMG_3374.JPG37.79 кб
IMG_3376.JPG34.68 кб
IMG_3381.JPG33.83 кб
IMG_3385.JPG42.16 кб
IMG_3388.JPG39.2 кб
IMG_3391.JPG27.94 кб
IMG_3402.JPG34.66 кб
IMG_3420.JPG39.51 кб
IMG_3426.JPG34.95 кб
IMG_3455.JPG41.72 кб