SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Методик берләшмә җитәкчеләре семинары

DSC09740 [640x480] DSC09736 [640x480] DSC09737 [640x480]

Казан шәһәре Совет районының 90 нчы татар гимназиясендә “Гимназиядә белем бирү сыйфатын үстерү нигезе буларак татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның эшчәнлеген оештыру “ дигән темага семинар үтте. Семинарга шәһәр татар теле һәм әдәбияты укытучыларның мәктәп методик берләшмәсе җитәкчеләре һәм шәһәр методик берләшмәсе әгъзалары чакырылган иде. Гимназия директоры Г.Д.Закирҗанова һәм аның урынбасары Э.М. Сәлахова педагогик коллективның укыту һәм тәрбия процессында яңа педагогик технологияләр кулланып эшләү һәм ФДББС ны гамәлгә ашыру шартларында укучылар эшчәнлеген оештыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучылары ( Ф.Ш. Вәлиуллина, Р.Н. Йосыпова, Л.Р. Нәсипова, Л.З. Ибраһимова) үткәргән дәресләрдә укучылар эшчәнлеген оештыруның төрле алымнары белән танышырга мөмкин иде. Татар теле һәм әләбияты укытучылары Г.Р.Габделхакова, Я.Г. Хәлиуллинаның “Универсаль уку гамәлләрен кулланып, лирик әсәргә анализ ясау үзенчәлекләре” дигән темага уздырылган мастер-классы, дәресләр кебек үк, югары бәя алды.
Семинар “Федераль дәүләт белем стандартларны гамәлгә ашыру шартларында укучылар эшчәнлеген оештыру” дигән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшү һәм шәһәр мәгариф идарәсе методисты Р.К. Зиннәтуллинны әлеге темага ясаган чыгышы, фикер алышулар белән тәмамланды.

Прикрепленный файлРазмер
семинар и Мастер класс гимназия 90.docx49.98 кб
ТАТАР ТЕЛЕ.pptx298.01 кб
татар теле 5 сыйныф.docx17.54 кб
Насипова Л.Р.pptx1011.78 кб
З-лы Ф.pptx2.61 Мб
DSC09738 [640x480].JPG70.75 кб
DSC09738 [640x480].JPG70.75 кб
DSC09739 [640x480].JPG69.85 кб
DSC09741 [640x480].JPG65.18 кб
DSC09742 [640x480].JPG58.91 кб