Казанымның туган көне
(мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шәһәр көне үткәрү өчен сценарий)
Балалар музыка залына кереп, ярым түгәрәк ясап басалар.
А. Б. Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Без бүген шәһәребезнең туган көненә багышланган кичәгә җыелдык. Әйтегез әле, без нинди шәһәрдә яшибез соң?
Балалар: Казанда.
А. Б. Казан, гүзәл Казан,
Айлы, нурлы Казан.
Сиңа йөрәк назларым,
Газиз илем Казаным!
1 бала.
Шушы бәйрәм белән котлап,
Телим, Казаным,изге теләкләр!
Алып килсен сиңа Зилант
Зур шатлыклар һәм ак бәхетләр!
2 бала.
Зәңгәр Идел елгасы
Яшел-яшел үзәннәр.
Татарстан башкаласын
Изге шәһәр дигәннәр!
3 бала.
Туган җирем, минем Казаным,
Йөрәккә бик якын син минем!
Сине мактап җырлар җырлыйбыз,
Сөекле Казаным син минме!
Җыр.
4 бала.
И нурлы Казан-
Туган ил төсе,
Синең ташларда
Бабайлар эзе.
5 бала. И якты Казан
Синең нурларың.
Кыйбласы безнең
Озын юлларның...
Җыр.
Балалар урыннарына утыралар.
Ишек кагалар, посылка бирәләр.