SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Шигьри тәлгәшләр

Туган телем
Туган телем минем – татар теле,
Минем өчен бу тел кадерле.
Борынгыдан килгән йолалары,
Гореф-гадәтләре бик серле.

Үз телемдә миңа бик тә якын
Әбиемнең бишек җырлары.
Колагымда һаман чыңлый кебек,
Талир тәңкәләрнең чыңнары.

Чишмәләрем, тауларым да миңа
Серле пышылдап хәбәр сала:
“Ераклашмасын араң һич,
Туган телең сөй бала!”

Ялкау малай
Ф.Яруллинга ияреп
Ни тотса, шуны булдыра –
Аның әбисе шәп тә!
Аның эшләгән эшләрен
Бетералмас сөйләп тә.

Менә бервакыт әбисе
Китеп барды кунакка
Оныгы да ялгыз калды,
Өе калды аулакта.

Дәфтәрләре, китаплары
Идәндә аунап ята.
Үзе бер эш тә эшләми,
Гел караватта ята.

Курткасында төймәсе юк,
Оекбашы да тишек.
Ул мәктәпкә китеп барса,
Гел ачык кала ишек.

Дәресләрен әзерләми,
Мультик карап утыра.
Сумкасын да иртә белән,
Ашык-пошык тутыра.

Галстугын табып ала,
Суыткычлар артыннан.
Татар теле китабын
Таба диван астыннан.

Дәрес башлангач беленә,
Дәфтәре өйдә калган.
Өйгә кайта башын иеп,
Тагын “2”ле алган.

Сез дә мине шундый диеп,
Һич тә уйлый күрмәгез.
Үзегез дә шул малайдан
Үрнәк ала күрмәгез.

Укытучыма!
Чәчегезгә инде чал керсә дә,
Тирәнәйсә маңгай сырыгыз.
Кызганмыйча хәләл көчегезне,
Сынмадыгыз, сыгылмадыгыз.

Мәктәптәге һәр бала тавышы
Күңелегезгә шундый якындыр.
Безнең өчен яну, күңелегездә,
Очкын гына түгел, ялкындыр.

Укытучы – мәктәп көзгесе ул,
Ә укучы төшкән шәүләсе.
Шул шәүләне тузаннардан саклап,
Ничек авыр кеше итәсе...

Тормыш тузанына күмелмәсен,
Чиста калсын ди-ди бу бала.
Безне саклап-яклап укытучының
Күпме гомере үтеп бара.

“Мөнәсәбәтегез ничек? – диеп әгәр
Сорасалар сездән беркөнне.
Ышанам мин, җавап бирерсез күк,
Мин түбәндә язган шикелле.

“Кайбер чакта, бәлки, кырыстырмын,
Тик башкача ничек тыясың?!.
Балаларга ачулы булсаң да,
Йөрәгеңә якын тоясың.

Алар өчен шатланып куясың,
Үз балаңдай күреп һәрчакта.
Кайгылары булса, кайгырасың,
Сиздермичә генә кайчакта.”

Бүген Сездә бәйрәм – 55 яшь,
Тулган ямьле яз айларында.
Без телибез Сезгә озын гомер,
Сәламәтлек гомер буена .
Куян яңгыры
Әти дәште: тиз чыгыгыз,
Яуган куян яңгыры.
Безне күрүгә йомшаклар
Кайсы кая таралды.
Берсе ап-ак, ул көрәне!
Сорысы да бар икән.
Бер төндә бу кадәр куян,
Кызык бит каян килгән!?
Йөгерештек, хафаландык,
Көчкә җыеп өлгердек,
Кайсыгыз куян югалтты,
Диеп без хәбәр бирдек.
Табылмады хуҗа, беркем
Сорамады куянын.
Энем әйтте: онытмагыз-
Яңгыр булып яуганын.
Автор - Халикова Нурфия Райнуровна МАДОУ “Детский сад № 247” Приволжского района г. Казани