SMI.KAZANOBR.RU

Конспект НОД

Конспект НОД
Тема : « Су-яшәү чыганагы…»
Максат:
Балаларны су һәм аның төрле халәткә керә алуы белән таныштыру. Кеше тормышында суның әһәмияте турындагы белемнәрен ныгыту. Төрле тәҗрибәләр нәтиҗәсендә, суның үзенчәлекләрен билгеләү. Балаларның дөньяга карашларын киңәйтү, экологик тәрбия бирү; табигатьне сакларга, игътибарлы булырга өйрәтү, туган төбәгебез белән горурлану хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау һәм материаллар: иллюстрацияләр карау; су, кар, боз белән тәҗрибәләр үткәрү. Сулы стакан, тоз, шикәр комы, төрле буяулар, боз, бүрәнкә, кулъяулык, фонограмма .
Психологик уңай халәт тудыру.
-Балалар, бер-берегезгә кулларыгызны бирегез әле. Менә, балалар, безгә кулга-кул тотынышкач, рәхәт һәм җылы булып китте.Шулай бит?(слайд № 1).
“ Елмая,көлә кояш,
Сез дә елмаегыз әле бераз!”
Бер-берегезгә карап елмаеп алыгыз әле. Сезнең елмаю башкаларга да күчсен. Менә хәзер бигрәк тә күңелле булып китте.
Бер-беребезне сәламләдек, әйдәгез хәзер табигатебезне сәламлик. Моның өчен безгә тәрәзәдән карап торган табигатебезгә елмаерга кирәк.
-Балалар, бүген без сезнең белән кызыклы сәяхәткә юл тотарбыз. Әгәр сез риза булсагыз, без сезнең белән су буенча сәяхәт кыларбыз.
Диңгез тавышының шаулавы ишетелә (фонограмма) .
Тәрбияче:
-Балалар, нәрсә бу? (шешә).
- Кызык, моның эчендә нәрсәдер күренә бит, карап карыйк әле. Балалар, монда хат бит. Нәрсә язылган икән монда, укып карыйк әле.
“Мин-Су кызы. Зинһар өчен ярдәм итегез, мин үзем су була торып, бик нык пычрандым, шакшыландым, тәмам агуландым. Әгәр миңа ярдәм итүче табылса, мине утраудан таба аласыз...”
Тәрбияче:
- Балалар, тамчы кызына ярдәм итәргә сез ризамы? Йөзәргә җыенабыз. Каршы алабыз. Пароходларга бер-бер артлы басабыз һәм йөзәбез.
-Капитан, якорьне күтәр! (музыка).
-Балалар, монда ниндидер утрау күренә. Безнең юлыбызда нинди кызыклы утрау икән бу?
- Якорьны төшер! Безгә монда тукталырга туры килер, бәлкем безнең тамчыбызда мондадыр. Балалар, нәрсә бу? (тартма күрәләр).
- Хәзер без аны ачып карыйбыз.
- Моның эчендә нәрсә бу? (боз).
-Нинди ул? (салкын).
-Ә аның эчендәге хатны ничек итеп алырга икән? (бозны җылыга алып керергә һәм эретергә туры киләчәк).
-Ә бозны ничек итеп тизрәк эретергэ була соң? (өстенә кайнар су агызырга кирәк).
Тәрбияче:
-Игътибар белән карап торыгыз. Менә мин хәзер кайнар су алам һәм өстенә коям. Боз нишләде? (боз эреде).
-Боз нәрсәгә әйләнде? (суга).
-Димәк, боз нәрсәдән ясалган инде? (судан).
-Уйлап карагыз әле, су ничек бозга әйләнә ала икән? (Кышкы суыкларда,салкыннарда,суыткычларда...).
-Балалар, бу боз эчендәге хатта сезгә берничә табышмак бирелгән. Җавапларын таба алырсызмы икән, игътибар белән тыңлап карагыз әле.
1.Исе юк, төсе юк,
Аннан башка тормыш юк (су).
2.Җәйге эссе көннәрдә мине сагынып көтәләр,
Мин аз гына күренсәм, качып-посып бетәләр (яңгыр).
3.Өй артында дөп-дөп кое казый (тамчы).
-Афәрин, балалар, бу биремне дә башкарып чыктык.
Физкульминутка .
-Әйдәгез, сезнең белән хәрәкәтләнеп алыйк.
-Минем кулымда тылсымлы кыңгырау. Ул шалтырагач, сез барыгызда тамчылар буласыз! Мин булам әни-болыт. Ә сез минем кечкенә тамчыларым.
Болыт:
Кайда минем тамчыларым? Барыгыз әле, балакайларым, сәяхәт итеп кайтыгыз. Яңгыр булып явыгыз, җир-ананы эчертегез, агачлар, чәчәкләр сусыз булмасын. Карагыз аны, бик шаяртмагыз, үзегезне яхшы, әдәпле тотыгыз. Бераз сәяхәт иткәч, яңадан әйләнеп кайтыгыз. Үтеп баручыларның якаларына кереп, чылата күрмәгез, чәчрәтеп уйнамагыз. (таралалар).
Болыт:
-Яле, сөйләгез, кайда булдыгыз, нәрсәләр күрдегез?
Тамчылар:
-Күп нәрсәләр күрдек.
-Күп дуслар таптык.
-Күп эшләр эшләдек.
-Чәчәкләр, куаклар,агачларга су сиптек.
-Кешеләргә ярдәм иттек.
-Афәрин, балалар,бик кирәкле эш эшләгәнсез.
(Болытлар һәм тамчылар очып китәләр,маскалар салына).
Тәрбияче:
- Балалар, без сезнең белән кар һәм боз утравында булдык. Пароходларга утырабыз. Юлыбызны дәвам итәбез. Якорьне күтәр!
-Менә без янәдән ниндидер утрауга тап булдык. Монысы нинди утрау икән? (фонограмма тавышы).
Су кызы:
-Уф.., уф... үләм бугай., хәлем бетте...
Тәрбияче:
-Кем син чибәр кыз? Нигә уфтанасың? Ни булды? Сөйлә тизрәк.
-Мин буламын-Су кызы. Минме сезгә хезмәт итмәдем, кешеләр? Мин суын бирдем, сусыл иттем. Юдым сезне, чистарттым, иркәләдем. Назладым сезне, хушландырдым. Су була торып, үзем пычрандым. Ишетәсезме?!
Тәрбияче:
-Чынлап та, балалар, Су кызын тизрәк коткарырга кирәк. Күрәсезме, аңа әллә ниләр ябышып беткән.
(“Чишмәне кем чистарта?” уены уйнала).
(чишмә ясалган урынга теләсә-нинди ташландык әйберләр ыргытыла: аяк киемнәре, пакетлар, консервы савыты һ.б. Балалар шуларны алып ташларга тиешләр).
Су кызы:
-Рәхмәт сезгә! Мине шакшыдан чистарттыгыз. Хәл дә кереп китте.
Тәрбияче:
-Балалар, глобуска күз салыйк әле. Җир шарында корылыкмы, әллә сулыклар күбрәкме? (сулыклар).
-Әйе, чыннан да безнең планетада су күбрәк урынны биләп тора. Океан, диңгез, елга, күл, кар һәм боз-болар барысыда су. Ә ни өчен җиргә моның кадәр су кирәк икән соң? (яшәү өчен...)
-Безнең өйләребезгә су каян килә? (краннан)..
-Ә кранга каян килә икән, игътибар белән уйлап карагыз әле. (кранга елгадан).
-Су нинди ул? (салкын, җылы, үтә күренмәле, тәме юк...)
-Балалар, менә без боларны хәзер барысында исбатлап карарбыз.
-Карагыз әле, мин сулы стаканга төймә ыргыттым. Күренәме ул сезгә? (әйе)
-Димәк, суның төсе бармы? (юк).
-Суның исе бармы? Иснәп карагыз әле. (юк,иссез).
-Ә тәме? (юк). Әгәр суга шикәр комы салсак, ул узенең тәмен югалтырмы икән? Карап карыйк әле... (баллы)
-Хәзер мин суга буяу салам, ул төсен үзгәрттеме? Су нинди төскә әйләнде?
-Әйе, чыннан да суга нинди генә төс салсаңда, ул шундый төскә керә ала.
-Без сезнең белән хәзер кызыклы бер фокус ясап карарбыз. Мин сезнең учларыгызга су салам, сез аны агызмаска тырышып карагыз, барып чыгармы?
-Суны ни хәтле генә учта тотарга тырышсак та, ул агып бетә. Ни өчен? (су сыек, шуңа агып бетә.
-Балалар, мине игътибар белән тыңлагыз. Мин сезгә табышмак әйтәм, сез җавап биреп карагыз әле.
Алсу битле кыз үсте,
Кызарып җиргә төште.(алма).
-Балалар, алма нинди формада? (алма түгәрәк).
-Ә су нинди формада? (суның үз формасы юк. Савытка салгач, шул форманы ала).
-Минем сезгә тагын суның бер үзенчәлеген күрсәтеп үтәсем килә.
-Карагыз, мин кайнар суны стаканга агызам һәм өстен пыяла капкач белән каплыйм.
-Пыяла капкачта нәрсәләр барлыкка килде? (су тамчылары).
-Кайнаган вакытта су парга әйләнә, ә пар суынгач суга әйләнә. Һавада һәрвакытта да пар бар, бары тик без аны күрмибез генә. Пар югарыга биеклеккә күтәрелә-суыны-болытлар барлыкка килә. Ә болытлар безнең кечкенә-кечкенә су тамчыларыннан тора. Болытлар бер-берсе белән кушылып зурая баралар, авыраялар һәм яңгыр ява башлый.
-Балалар, су каян барлыкка килә? (инешләрдән, елгалардан).
- Без сезнең белән берничә кечкенә инешләр булып торырбыз. (балалар кечкенә-кечкенә түгәрәкләр ясап басалар һәм берничә түгәрәк кушылып зур түгәрәк хасил итәләр). Инешләр бер-берсе белән кушылып, елгалар барлыкка китерәләр. Шул елга, диңгез өстендәге пар һавага күтәрелеп болытлар хасил итәләр. Шуның нәтиҗәсендә табигатьтә кар, яңгырлар барлыкка килә.
Менә без сезнең белән Су кызына ярдәм иттек. Инде үзебезгә дә кайтырга вакыт. Җайлашып пароходларга утырабыз һәм юлыбызны дәвам итәбез.
Монда мин тагын ниндидер утрау күрәм. Кызык, нинди утрау икән бу?
-Балалар карагыз әле, нинди пычрак утрау. Безгә тизрәк кемне дә булса ярдәмгә чакырырга кирәк. Тик кемне?
-МЧС 9-1-1 ашыгыч ярдәмне.
-Кәрәзле телефонымны алам һәм номерны җыям.
-Алло, ярдәмгә ашыгучымы? Тизрәк килегез! (киенгән балалар йөгереп киләләр). Нәрсә булды?
-Безнең утрауда экологик яктан бик пычрак. Ярдәм итегезче, бу утрауны баткаклыктан коткарырга. (ярдәмгә ашыгучылар утрауны пычрактан арындыралар).
-Афәрин! Ярдәмгә ашыгучылар утрауны ничек чип-чиста иттеләр. Күңелләргә ничек рәхәт булып китте. Чү, туктагыз әле, минем исемә рус халык әкияте “Сестрица Аленушка и братец Иванушка” әкияте төште. Кайсыгыз әйтә ала Иванушка белән нәрсә була? (кәҗә бәтиенә әйләнә). Ни өчен? (балалар җавабы).Әлбәттә, пычрак су эчеп...
-Балалар, без өйләребездә су чистарта торган фильтр кулланабыз. Әгәр дә безнең янәшәбездә чиста су булмаса, бу очракта нәрсә эшләргә була? (балаларның җавабы). Кешеләр су чистарту алымнарын бик күп белгәннәр. Хәзер без дә сезнең белән суны фильтр аша чыгаруның иң гади бер алымын карап китәрбез. Тормышта кирәге чыгарга мөмкин, исегездә калдырырга тырышыгыз. Фильтр өчен безгә бүрәнкә, кулъяулык, мамык һәм савыт кирәк булачак. Иң башта савыт өстенә кулъяулык, ә аның өстенә мамык куябыз. Шуның өстенә пычрак су агызабыз. Сез нәрсә күрәсез? (пычрак су сөзелә һәм чиста су барлыкка килә).
Әйе, чыннан да безнең пычрак суыбыз чистарды. Ә аның шакшы, пычраклары мамык өстендә калды.
Балалар, ә суны ничек сакларга кирәк?
Кагыйдә:
1. Суга сакчыл караш булдыру, краннан суны ничек агызсаң, шунда ук кранны яхшылап ябып куй.
2. Суга теләсә-нинди әйберләр атма.
3. Үзеңнең артыңнан пычрак калдырмаска.
4. Су кеше тормышында иң кирәкле чыганак икәнен онытмаска кирәк һ.б.
-Әйе, кеше тормышында су бик зур роль уйный. Су булмаса, барлык тереклек үлеп бетәргә мөмкин. Шуңа күрә һәрбер кеше, өлкәнме, бала гынамы, суны сакларга, аңа карата мәрхәмәтле булырга тиеш. Шулай булганда гына су бөтен байлыгын безгә кешеләргә бирә.
Сайрасын ал таңда сандугач,
Кипмәсеннәр зәңгәр бу күлләр.
Җир йөзендә тормыш дәвам итсен,
Саклыйк җиребезне кешеләр.
Воспитатель Шамсевалиева Ф.М.