SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Әти-әниләр белән күмәк эш.

Әти-әниләр белән күмәк эш.
Максат:1. Балаларны матур әдәбият әсәрләре белән таныштыру;сөйләмдә яңа сүзләр куллану күнекмәләре бирү; мөстәкыйль фикерләргә өйрәтү; танып-белү эшчәнлеген үстерү; игътибарлык тәрбияләү.
2. Балаларда иҗади активлык,дуслык хисе уяту; логик фикерләү сәләтен, күреп хәтергә алуны үстерү.
Җыр дәресендә: Йолдыз Шарапова сүзләренә язылган җырлар белән таныштыру; “Утыр, утыр, Мәликә!” уенын өйрәнү.
Рәсем дәресендә: Йолдыз Шарапова әсәрләре буенча рәсемнәр ясау, кисеп ябыштыру, камырдан әвәләү алымнары кулланып шигырьнең эчтәлеген сурәтләп бирә алу.
Әти-әниләр белән эш: Балаларны Йолдыз Шарапова иҗаты белән таныштыру; аның әсәрләре буенча төрле атрибутлар, рәсемнәр ясау; татар халык уеннары белән кызыксындыру; җырлы биюле уеннар өйрәтү.
Бәйрәмгә балалар язучысы-Йолдыз Шарапованы чакыру.
Очрашу өчен сценарий.
Салмак кына көй агыла. Залда бала әнисе белән балалар газетасы ”Сабантуй” ны укып утыралар.
Ә сез безгә карагыз-
Әбиләргә барабыз.
Машинага утырып,
Урамнарны тутырып.
Минем кулымда-дәү руль,
Ә янәшәмдә-энем.
Машинаны кызлар йөртә-
Күргәнем бар ла минем.
Ләкин бу машинабыз
Уенчык шул әлегә.
Бик теләсәк тә кузгалмый-
Үзең килче, әби. Ә?
-Әни, кара, нинди матур шигырь. Без дә әбиләргә машинада кайтабыз, име.
-Әйе, балам, бик матур язылган. Мондый матур шигырьләрне сезнең өчен Йолдыз апагыз Шарапова иҗат итә. Әле ул аның өстенә “Сабантуй” газетасында эшли, матур-матур җырлары бар.
Җыр.”Рәхмәт”. Р. Курамшин көе, Йолдыз шигыре.
Йолдыз Шараповага багышланган презентация
Алып баручы. Балалар, килгән кунаклар. Бүген бездә кунакта-Йолдыз Шарапова үзе. Мәктәптә укыган елларыннан ук балалар өчен шигырьләр, гәзит мәкаләләре яза башлаган Йолдыз Әдип кызы үзенең иҗади эшчәнлеген тулысы белән балалар әдәбиятына багышлый. Шагыйрәнең балалар психологиясен нечкә тоеп, бала аңындагы үзенчәлекләрне үз күңеле аша уздырып язылган шигырьләрен сез дә яратып укыйсыз. Ә хәзер сүзне Йолдыз Әдип кызына бирәбез.
-Әни буларак сез балаларыгызга нинди тәрбия бирүче?
-Балаларыгыз турында сөйләп үтмәссезме?
-Кызыклы хәлләр тормышта булмый калмый, бигрәк тә балалар белән. Иң кызыклы дип санаганын сөйләп үтмәссез микән
Йолдыз Шарапова.
А.Б. Балалар, әйтегез әле, иң кадерле кеше сезнең өчен кем ул?
Балалар. Әни! Әнием!
А.Б. Әйе, балалар, әни һәркем өчен кадерле, иң якын, иң газиз кеше ул. Без әниләребезгә һәрвакыт булышырга, аларны кадерләргә, олыларга тиешбез. Безнең шигырьләребез әниләребезгә бүләгебез булып барса иде.
“Әни сүзе” 8нче төркем.
“Әни-кояш”. 8нче төркем.
Уен” Йөзек салыш” яки “Утыр, утыр, Мәликә”
Алып баручы. Урамда-кыш. Нинди матур көннәр! Ә безнең балалар нинди шигырьләр беләләр икән?!
8нче һәм 9 нчы төркем балалары шигырь сөйлиләр.
“Карбыз”
“Карарбыз сагынганда”
“Яңгыр ничек кар булган?”
А.Б. Без сезнең белән нинди матур шигырьләр тыңладык. Шундый мәгънәле сүзләр! Ә сез Йолдыз апагызның тагы нинди шигырьләрен беләсез?
“Тәртипсез каз”
“Тылсымлы сүзләр”
“Актәпи”
(Әлеге шигырьләрен балалар сөйли).
Алып баручы. Рәхмәт сезгә, балалар.
Ильяс Халиков һәм кызы башкаруында җыр”Бакчам минем –Алчәчәк!”
Бакчам минем-Алчәчәк!
Уят, әнием, онытма
Мине иртән бакчага.
Җырлыйсым бар, биисем бар
Каласым килми соңга.
Килдеңме, балам, саумы!- дип,
Каршы ала Алчәчәк.
Хуш ис бөркеп балкып янар,
Без зурлар булып үскәч.
Дусларым күп, тәрбияче
Апалар бик ягымлы.
Ничек күңелле бизиләр
Минем бала-чагымны.
Тәрбияле була күр!- дип,
Киңәш бирә Алчәчәк.
Шундый яхшы бакча барда
Үзебез алсу чәчәк.
Тәүге адымнар белемгә,
Уены-чыны бергә.
Алчәчәгем, киңәшләрең
Онытмам мин гомергә.
Исән-сау йөр, балам, диеп,
Озата безне Алчәчәк.
Тырышлык бушка китмәсен,
Ныклы булсын киләчәк!

Ильяс Халиков көе, Нурфия Халикова сүзләре
Алып баручы. Балалар, килгән кунаклар! Бүген без сезнең белән әти-әниләр катнашында кызыклы очрашу оештырдык. Кичәбезнең кунагы, балалар язучысы Йолдыз Әдип кызы Шараповага зур рәхмәтебезне белдерәбез. Кадерле әти-әниләр балаларга матур-матур шигырьләр, җырлар өйрәтүне дәвам итегез. Тәрбия-белем бирү эшендә татар балалар әдәбияты, халык авыз иҗаты, музыка әсәрләренә никадәр ешрак мөрәҗәгать итсәк, сабыйларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә, халкыбызның милли мәдәниятенә, традицияләренә, туган телгә ихтирамлы булырга өйрәтүдә шулкадәр күбрәк уңышларга ирешербез. Бары тик гаилә-балалар бакчасы арасындагы дәвамлылык өзелмәсен. Әлеге бердәмлек ныклы булсын. Барыгызга да бик зур рәхмәт! Сау булыгыз!

Халикова Нурфия Райнуровна, воспитатель МАДОУ “Детский сад № 247” Приволжского района г. Казани