SMI.KAZANOBR.RU

Логоритмика дәресләрендә халык авыз иҗатын кулланып эшләү.

Баланың сөйләмендәге кимчекләрен бетерү- аны шәхес буларак тәрбияләгәндә бик мөһим. Бигрәк тә мәктәпкә барыр алдыннан бала өчен фонетик дөрес сөйләмнең кирәклеге кискен чагыла. "Ал чәчәк" балалар бакчасында өлкән логопед төркемендәге балаларның сөйләмендә өченче дәрәҗә кимчелекләр һәммәсендә бар. Алар арасында күпчелеге дизартрия. Шуңа күрә балаларда күп очракта моторика бозылу мускулларның эшчәнлегенә йогынты ясый. Бу вакытта ул сөйләм аппаратына гына түгел һәм түбән очлыкларны да эйләндереп ала. Дизартрия вакытында сөйләмдә авазларны әйтү коррекциясе кайбер авырлыклар китереп чыгара. Элеге кимчелек үзәк нерв системасының зарарлануы белән бәйле. Мондый уңышсызлыкларны киметү максатыннан, без балалар бакчасында төрле ысуллар кулланабыз. Шундый актив терапиянең берсе –логопедик ритмика. Бу ысул ярдәмендә сөйләмендә тайпылышлар булган баланың физик һәм психик үсешенә уңай йогынты ясыйбыз. Логоритмик шөгыль - исә сүзләр бәйләнешенә, музыка һәм хәрәкәтләргә бәйле метод.
Күзалдыбызга куелган бурыч һәм максатларыбыздан чыгып, без халык авыз иҗатына игътибарыбызны юнәлтек. Татар фольклорында мөһим урынны сүз, музыкал ритм һәм көйле сөйләм алып тора. Тагы шуны да искәртергә кирәк, безнең балалар бакчасы “Балалар бакчасына тәрбия һәм белем бирү “программасы буенча эшли. Биредә баларны туган теленә, культурасына өйрәтү аермачык аерылып тора.Татар халык уеннары, әйлән-бәйлән, биюләр, халык җырлары, такмаклар, тизәйткечләр, әкиятләр, табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр-болар барысы да баланың әхлакый, танып белү үсешендә бай чыганак булып исәпләнәләр.
Дөрес сөйләү- максатыбыз, болар төп баскычыбыз!
1. ишетү. 2.күрү 3.аңлау һәм киңлекне тою.4.җырлау, сулау. 5.тавыш көче белән идарә итү: ритмик көчле; экрен, югары, түбән, бер темпта һәм җиңелчә. 6.уен юнәлешен үзгәртеп, үзең нидер уйлап чыгару.
Логоритмика шөгыльләрендә эшченлек төрләре.
-халык авыз иҗатын сөйләү. –музыка инструментларында уйнау.
-җыр сәнгәте. –театральләштерелгән уен фольклоры.
-бию сәнгәте.
Татар халык авыз иҗатында гына безнең милләтебезгә хас әхлаклылык кыймәтләре сакланган. Биредә игелелек, матурлык, дөреслек, батырлык, хезмәт сөючәнлек, ышанучанлык һәм шул ук вакытта халкыбызның көчле характеры сүрәтләнә. Балаларны мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар, әкиятләр белән таныштыру аркылы гомумкешелек кагыйдәләренә дә өйрәтәбез. Олылар артыннан хәрәкәтле тизәйткечләр кабатлаганда, балалар ритм барлыкка килә, шуның тесирндә көйнен тоярга өйрәнә. Беренче көннән үк, халык көйләрен тыңлау белән беррәттән, уен кораллары турында сөйлибез.Аларны исә һәр шөгыльгә баларның яраткан әкият геройлары: әтәч-кызыл кәпәч, төлке-көлтә койрык, куян алып килә. Шул рәвешле балаларны музыка уен коралларында персонажлар өчен ритм сайларга өйрәтәбез. Җырлар белән эш иткәндә төрле жанрлар кулланабыз: бишек җырлары , лирик җырлар, тарихи җырлар. Аларны өйрәнгәндә балалар бер-берсе белән уйныйлар, җырлыйлар, бииләр, үзләренең характер- мөмкинчелекләрен күрсәтәләр. Бу вакытта халык педагогикасы нигезендә үзеннән үзе гөреф-гадәтләребез үзләштерелә. Балаларга аның мәгүнәсен аңлата-аңлата,экрен генә җырлыйбыз, тиз әйтәбез, көчле һәм тыныч кабатлыйбыз.Элеге күнегү уен формасында авазның артикуляцион үзгәрешен тоярга ярдәм итә. Җыр ярдәмендә исә, курай тавышы чыгарып тел һәм бугаз мускулларын ныгытабыз. Күмәк җыр биюләрне өйрәнгәндә балалар аның төрле булуын беләләр: бию музыкасы, драматик музыка, орнаментлы музыка, һәм уенлы. Алар аңа үзләре үк хәрәкәт, мимика уйлап чыгаралар.
Группалы биюләрдә бала матур итеп хәрәкәтләнергә, музыка телен аңларга өйрәнә. Халык уен коралларында уенында- уен элементлары белән таныштырабыз, көйнең ритмын әйтеп бирәбез, үзебезнекеләрен тудырабыз. Әлеге ритмны кул чәбәкләү, аяк тыпырдату кебек күнегүләр белән ныгытабыз. Шогыльләрне оештырганда һәр баланың катнашуы күзаллана.Ә менә халык авыз иҗатын төрле формаларын куллану-иң пассив һәм оялчан баланы да дәрестә катнашырга ярдәм итә.
Ә хәзер логоритмик шогыльләрдән күренешләр карап үтик.

Хайрутдинова Лилия Рафаильевна учитель - логопед 1 квалификационной категории МАДОУ "Детский сад № 247" Приволжского района г.Казани