
Казанымның туган көне
Казанымның туган көне
(мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шәһәр көне үткәрү өчен сценарий)
Балалар музыка залына кереп, ярым түгәрәк ясап басалар.
А. Б. Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Без бүген шәһәребезнең туган көненә багышланган кичәгә җыелдык. Әйтегез әле, без нинди шәһәрдә яшибез соң?
Балалар: Казанда.
А. Б. Казан, гүзәл Казан,
Айлы, нурлы Казан.
Сиңа йөрәк назларым,
Газиз илем Казаным!
1 бала.
Шушы бәйрәм белән котлап,
Телим, Казаным,изге теләкләр!
Алып килсен сиңа Зилант
Зур шатлыклар һәм ак бәхетләр!
2 бала.
Зәңгәр Идел елгасы
Яшел-яшел үзәннәр.
Татарстан башкаласын
Изге шәһәр дигәннәр!
3 бала.
Туган җирем, минем Казаным,
Йөрәккә бик якын син минем!
Сине мактап җырлар җырлыйбыз,
Сөекле Казаным син минме!
Җыр.
4 бала.
И нурлы Казан-
Туган ил төсе,
Синең ташларда
Бабайлар эзе.
5 бала. И якты Казан
Синең нурларың.
Кыйбласы безнең
Озын юлларның...
Җыр.
Балалар урыннарына утыралар.
Ишек кагалар, посылка бирәләр.
А. Б. Балалар, карагыз әле, безгә кемдер посылка җибәргән. Менә открыткасы да бар, ни язылган икән:
-Безнең киләчәк буын! Бу сезгә борынгы бабаларыгыз эндәшә. Казанның тарихын белмичә, киләчәген төзеп булмый. Без сезне шушы сәгать ярдәмендә үткәнгә-сәяхәткә чакырабыз.
А. Б. Әйдәгез әле, балалар, шушы сәгатьнең алтын телләрен борып, Казанның тарихы белән танышып китик.
Сәгатьнең телләрен боралар, серле көй яңгырый.
Патша үзенең ярдәмчеләре белән җирләр карап йөри, бер урынга туктап сокланып сөйли.
Патша: Г-а-җ-ә-п матур елгасы,
Күр әле бу үзәнне...
Монда килеп сокланмыйча,
Кеше йөрәге түзәрме!?
Кичекмәстән бу урынга
Шәһәр төзергә кирәк.
Мондый бай һәм матур җирләр
Бу дөньяда бик сирәк.
(Ярдәмчеләренә карап):
Патша: Кая әле казан яндырып,
Бер тамак ялгап алыйк.
Мондый матур табигатне
Тагы бер күзләп калыйк.
Патшаның бер ярдәмчесе казан алып суга китә, һәм ашыгып, гаепле хәлдә кире йөгереп килә.
Патшаның беренче ярдәмчесе:
Галиҗәнәп падишаһым,
Гафу итегез, эш харап.
Казан елгасына төшеп китте,
Калдым бары тик карап.
Патшаның икенче ярдәмчесе патшаны тынычландырып:
Ярый, хәерлегә булсын,
Шулай язган күрәсең.
Бу урынга шәһәр төзеп,
КАЗАН диеп куярсың.
Куркыныч тавыш ишетелә. Патша гаҗәпләнеп тыңлый, караштыргалый.
Патша: Чү, нәрсә бу, нинди тавыш,
Нәрсә анда үкерә.
Үз урынын алган кебек
Куркынгандай сикерә.
Аждаһа килеп керә.
Аҗдаһа: Бу мин-кеше. Ни эшлисең?
Минем биләмәләрдә...
Алай җирләр кирәк булгач,
Минем белән көрәш, әйдә.
Кем көчле һәм кем җиңә,
Бу җир шуныкы булыр.
Син әйткәндәй бу җиргә
Бер шәһәр төзеп куяр.
Патша: Мин риза, кил, Аҗдаһа,
Көчләрне бер сынашыйк.
Бу изге җирләр өчен,
Син дә,мин дә көрәшик.
Патша кылычын ала, Аҗдаһа белән сугыша, Аҗдаһа җиңелә.
Аҗдаһа: Әй, син, батыр егет!
Ярар, җиңеләм инде.
Бу җиргә хуҗа итеп,
Калдырам бары сине!
Ләкин минем бер шартым бар,
Монда төзегәч шәһәр-
Гербыңа төшерсәң мине
Шат булыр идем мәгәр.
Аҗдаһа очып китә.
А. Б. Бу әлбәттә,риваять, ләкин элеккеге Казан туграсын игътибар белән карасаң, анда нәкъ менә шул аҗдаһа сурәтләнгән.
Рәхмәт сезгә, батыр егетләр, бик матур шәһәребезгә нигез салгансыз, бүген исә, бәйрәмегезнең кадерле кунаклары булырсыз.
Бию.
1 бала.
Килегез тылсымлы Казанга,
Икмәк-тоз, якты йөз дусларга.
Бер килеп китсәгез, күңелегез тагын да
Бу якка талпыныр кояштай.
2 бала.
Город наш словно сказка, особый,
Может в город приехать любой.
Но никто никогда не прощается с ним,
Он сердца оставляет с собой.
3 бала.
Сәйдәш моңы, Тукай, Җәлил җыры,
Шаулап тора әллә кайларга.
Туган илем халкын шатландырып,
Үсә Казан-җырга бай кала.
4 бала.
Казан, Казан,
Киләләр кунаклар үз күреп,
Хушланалар,
Иң якын, ахирәт, үз күреп.
5 бала.
Казань, Казань,
Каждый день ты встречаешь гостей,
А проважаешь хороших и верных друзей.
Чәк-чәк белән бию.
Барысы да баса, бергә:
Үсә Казан, гөрли Казан,
Туган ил кочагында.
Воспитатель Сунгатуллина Р.М.
- Баширова Ляля's блог
- Войдите на сайт для отправки комментариев