SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары көч сынаша

IMG_6653

22-24 нче гыйнварда «Казан шәһәре ел укытучысы – 2018» шәһәр конкурсының «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә катнашучылар Яңа Савин районының 113 нче мәктәп базасында үзара көч сынашуларын дәвам итте. Район бәйгеләрендә җиңү яулаган Һадиева Илгия Илдус кызы (71 нче мәктәп), Халитова Лилия Азат кызы ( 170 нче мәктәп), Әбсаләмова Илмира Хәмит кызы (39 нчы мәктәп), Нәҗипова Эльвина Рифат кызы (27 нче гимназия), Галиева Нурия Минлехан кызы (151 нче мәктәп), Дәүлиева Нина Павел кызы (67 нче мәктәп), Галимуллина Лилия Фәргат кызы ( 159 нчы лицей), Ибраева Ләйсән Рәсих кызы (167 нче мәктәп) Яңа Савин районының 113 нче мәктәп һәм 13 нче гимназия укучылары белән төрле технологияләр кулланып, дәрес күрсәттеләр, дәресләренә үзанализ ясадылар. Һәрбер конкурсант методик семинар үткәрде, мастер-класс уздырды, белем проектын жюри әгъзаларына тәкъдим итте Шулай ук конкурста катнашучыларның шәхси сайты һәм блогы, сайтта яктыртылган эш тәҗрибәсе, “Каршылыклар аша йолдызларга таба” дигән темага язылган эссе жюри тарафыннан бәяләнде.
Татарстан Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Мәгарифне үстерү институты галимнәреннән торган мәртәбәле жюри конкурсантларның чыгышларын уңай бәяләде, аларның эш тәҗрибәсен башка мәктәпләргә дә таратырга кирәклеген ассызыклады.
Бәйге Яңа Савин районының 113 нче гомуми белем мәктәбендә (директоры Юнысова Э.Н.., директор урынбасары Хәсәнова И.Ә. ) һәм 13 нче гимназиядә (директоры Мөхәммәтгалиева М.Ф., директор урынбасары Ханбиков И.Р.) югары әзерлек белән үтте. Мәктәп һәм гимназия администрациясе, укытучылар коллективы, конкурс нәтиҗәле үтсен өчен, бәйгедә катнашучыларга барлык тиешле шартларны тудырдылар, уңайлы мохит булдырдылар.
Финалның йомгаклау тантанасын Казан шәһәре Башкарма комитеты мәгариф идарәсе башлыгы баш белгече Баһавиева Р.Ә. ачып җибәрде. Ул Мәгариф идарәсе исеменнән укытучыларны җиңүләре белән котлады, аларга рәхмәтен җиткерде. Һәрбер конкурсантка сертификат тапшырды.
Укытучыларның һөнәри осталыклары елдан-ел камилләшә баруын жюри рәисе, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, дәреслекләр авторы Абдуллина Диләрия Марат кызы ассызыклап әйтеп узды.
Бәйгенең даими спонсоры Татарстан китап нәшрияты, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры финалистларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
Тантана мәктәп мөгаллимнәре, укучылар тарафыннан әзерләнгән музыкаль номерлар белән үрелеп барды.