SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Үз-үземә мин - УКЫТУЧЫ!

Хәерле көн телим барчагызга,
Белем иленә рәхим итегез.
Зур ачышлар, яңалыклар көтә
Җиң сызганып, әйдә, үтегез.
Кеше табигать тарафыннан яратылган искиткеч могҗиза. Үзенең тыңгысызлыгы, гыйлемгә омтылуы белән күптөрле ачышларга, ирешеп булмастай тоелган биеклергә ирешкән. Бары белемле булганда гына табигатьнең гүзәллеген тулысынча бөтен йөрәгең белән тоя аласың.

Хәсән Туфанның "Талантлы син кеше туганым" шигыреннән юллар белән танышып китик әле.

...Очрый һаман миңа юлларда
Илһам белән тулы йөрәкләр.
Һөрәк катнашмаган хезмәтләр
Юлыкмады миңа юлларда.
Илләр аша үткән елларда.
Талантлы син, Кеше туганым
Сәләтле син һәрбер иҗатка.
Языла бара хезмәт юлларың,
Талантлы син, Кеше туганым.

Комментарии

Милэушэ Расыховна, унышлар сезгэ!

Расула Габделвалиевна

Миләүшә Расыховна - чын УКЫТУЧЫ!
Гаиләнең шатлыгы, туган иленең, дөньяның киләчәге булып сабый туа. Тәүге адымнар, тәүге ачышлар... Өмет чаткылары балкып торган бу күзләргә алдагы көнгә ышаныч, өмет, ялкын салучы зирәк мөгаллим. Ул барлык һөнәрләргә юл салучы, эзләнүчән, тәрбияче, могҗиза кылучы. Ул - Укытучы. Ул - бәхетле кеше, чөнки аның кулында Кешелек бәхете.