
Зоопарк. Сюжетлы - рольле уен.
Зоопарк
Сюжетлы-рольле уен
II кечкенәләр төркеме
Максат: УМК уеннарын кулланып, йорт һәм кыргый хайваннарны танып белергә өйрәтү, сораулар ярдәмендә аларның рәвешләрен ачыклау, нәрсә белән туклануларын, кайда яшәүләрен билгеләү, иҗади фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Җиһазлау: “зоопарк” макеты, җәнлекләр, хайваннарның фигуралары, “серле” капчык, ноутбук, дисклар.
Уен барышы
Т. Балалар сезнең минем белән экскурсиягә барасыгыз киләме?
Б-р: Килә.
Т. Алайса әйдәгез, бер табышмакка җавап уйлап табыгыз әле.
Табышмак: Бар шундый бакча,
Койма белән уралган.
Анда бик куп җәнлекләр.
Әйтерсең, бер туганнар...
Б-р: Зоопарк.
Т. Бик дөрес әйттегез, балалар, булдырдыгыз. Без сезнең белән бүген зоопаркка экскурсиягә барырбыз. (ишек шакыйлар) Кем булыр икән бу, балалар? (барып ишекне ача) Күрегез әле, безгә кунак килгән бит...Үзенен кулында ниндидер капчык та бар. Бу, балалар, серле капчык булырга ошаган. Ә сезнең бу капчыкта нәрсәләр бар икәнен беләсегез киләме?
Б-р: Килә.
Т. Алайса,әйдәгез, капчыктан берәм-берәм алып карыйк әле, нәрсәләр икән ул?
Уен “Серле капчык” (балалар бер-бер артлы капчыктан уенчык җәнлекләрне алалар һәм исемнәрен атыйлар...)
Т. Менә, балалар, без сезнең белән зоопаркка килеп җиткәнебезне сизми дә калганбыз бит. Без зоопаркта яши торган җәнлекләр, хайваннар арасында, ләбаса. Ә сез, балалар, зоопаркта аларның кайда яшәгәннәрен белмисезме сон? (Балалар үзләре алган җәнлекләр б-н өстәл өстендәге “зоопарк” макеты янына киләләр)
Уен “Үз урынын тап” (балалар җәнлекләрне үз урыннарына урнаштыралар)
Т. Балалар, әйдәгез, хәзер без сезнең белән бераз бу җәнлекләр, хайваннар турында сөйләшеп алыйк инде.
Уен “Дәвам ит” (тәрбияче башлый, балалар дәвам итәләр, нишли соравына җавап әйтәләр – яши, ашый,йөзә, ярата,һ.б.)
• Аю, бүре - урманда яши.
• Каз, үрдәк – суда йөзә.
• Ат, сыер – сарайда тора.
• Маймыл – банан ярата.
• Куян – кишер ашый.
Т. Балалар, карагыз әле, безнең җәнлекләр никадәр соң?
Уен “Бер-күп” (тәрбияче балаларның игътибарын башта бер, аннары күп булган уенчыкларга юнәлтә)
Сыер бер, ат бер, урдәкләр күп, аюлар күп, һ.б.
Т. Ә хәзер, балалар, бераз хәрәкәтләнеп алсак та була...
Уен “ Хәрәкәтләрен дөрес күрсәт”
(Балалар, яңгыраган төрле көй астында тәрбияче атаган җәнлекләрнең, хайваннарның хәрәкәтен дөрес күрсәтә белергә тиешләр)
• Аю ничек йөри;
• Куян ничек сикерә;
• Ат ничек чаба;
• Төлке ничек бара, һ.б.
Т. Балалар, без сезнең белән кайбер җәнлекләр турында шигырьләр дә беләбез, әйдәгез сөйләп күрсәтик әле.
Шигырьләр:
1. “Аю баласы” Х.Халиков
2. “Маэмай” Җ.Тәрҗеманов
3. “Острозубый крокодил” О.Иванова
4. “Кенгуру” О.Иванова
Т. Афәрин, булдырдыгыз, балалар! Күрдегезме, безгә зоопаркта нинди күңелле булды. Балалар, без сезнең белән зоопарктагы, гомумән, барлык хайваннарны, җәнлекләрне сакларга, якларга тиешбез. Җәнлекләрне бервакытта да кыерсытырга ярамый, аларга кулдан килгән кадәр ярдәм итәргә, вакытында ашатырга, аларның ояларын туздырмаска, яши торган урыннарын чиста тотарга кирәк. Шулай булганда гына алар безне һәрвакыт шатландырып, куандырып торырлар.
Прикрепленный файл | Размер |
---|---|
Зоопаркта.docx | 21.3 кб |
- Галиева Гульсина Касимовна's блог
- Войдите на сайт для отправки комментариев