Иң кадерле кешебез
Икенче кечкенәләр төркемендә әхлак тәрбиясе
буенча сөйләм телен үстерү эшчәнлеге
Максат: иң кадерле кешегә – әнигә мәхәббәт тәрбияләү, аңа булышасы килү теләге уяту, аның эшләгән эшләрен хөрмәтләргә өйрәтү, балаларның сөйләм телен баету, сүзлек запасын арттыру, шигырьләр, җырлар аша балаларда күркәм сыйфатлар тәрбияләү.
Эшчәнлек барышы:
Т. Хәлләрегез ничек, балалар?
Б-р: Кояшлы иртә кебек!
Т. Балалар, безгә бүген әниләр кунакка килгәннәр, әйдәгез, иң элек алар белән исәнләшик әле.
Б-р: Исәнмесез!
Т. Балалар, ә хәзер бераз сөйләшеп алыйк. Без сезнең белән бик күп бәйрәмнәр, истәлекле көннәр булуын беләбез, күп кенә бәйрәмнәрне без бергә үткәрәбез, кайберләрендә үзебез дә катнашабыз. Ә менә ноябрь аенда безгә бик тә истәлекле булган әниләр көне бар. Тыңлагыз әле, мин сезгә бер хикәя сөйлим...
Хикәя: Урамда бер кыз әнисеннән аерылып калган да, адашкан, елый-елый урам буйлап киткән. Үтеп баручы кешеләр аны юатып: “Елама, без сиңа әниеңне табарга булышырбыз. Ә ниндиерәк соң синең әниең? – дип сораганнар.