SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Урысчада яхшы бел, татарчада яхшы бел!

Уен: “Татарча да яхшы бел, урысча да яхшы бел!”

Плакат: Татарча да яхшы бел,
Урысча да яхшы бел!
Икесе дә безнең өчен
Иң кадерле затлы тел.

Максат: Татар һәм рус телләре арасындагы бәйләнешне күрсәтү. Балаларда татар-рус телен, аларның әкиятләрен өйрәнүгә кызыксынуны арттыру. Сөйләм телен, культурасын үстерү, тел байлыгын активлаштыру. Рус һәм татар балалары арасында дуслык хисе тәрбияләү.

Алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар! “Татарча да яхшы бел, урысча да яхшы бел!” дигән темага багышланган уенны башлыйбыз. Бу уен татар һәм рус телләре арасындагы бәйләнешләрне, шул халыкларның әкиятләрен балаларның ничек белүләрен күрсәтүгә корыла. Бүген бездә кунакта “Туган тел” һәм “Дружба” командалары.
Сүз “Туган тел” командасына бирелә.

1. Тел кешене дус итә
Бер-беренә бөркетә
Яхшы беләм мин рус телен
Һәм онытмыйм үз телем.

2. Туган тел – иң татлы тел
Туган тел – иң тәмле тел
Тәмле дип телең йотма.
Туган телне онытма.

3. Татарчасы – туган тел
Безгә газаз булган тел
Әти-әни, әби-бабай
Безне сөя торган тел.

4. Халкым һәр туган көндә дә
Тукаен онытмады
Без – “ туган тел”дән туганнар
Без – Тукай оныклары.

5. Якын безгә рус теле
Безнең өлкән дус теле
Бөек Пушкин бабабызның
Безне өйрәткән үз теле.

Безнең исем: “Туган тел”
Безнең девиз: “Иң татлы тел – туган тел
Әни сөйләп торган тел”
Безнең җыр: И туган тел, и матур тел
Әткәм-әнкәмнең теле
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.

Алып баручы: Сүз “Дружба” командасына бирелә.

1. Столица Казань, наша страна
Очень и очень большая она
Татарстан – Родина, наш дом
Дружно вместе, мы поем.

2. Ярче солнечных лучей
Дружба в целом свете
Ведь с друзьями веселей
На любой планете.

3. Мы поссоримся – и помиримся
Не разлить водой – шутят все вокруг
В полдень или в полночь
Друг придет на помощь
Вот, что значит настоящий верный друг.

4. Дорогие наши гости
Мы ребята – дошколята
Дружно, весело живем
Но и песни мы поем.

Наша команда: «Дружба»
Наш девиз: «Дружба дороже богатства».
Наша песня: Если с другом вышел в путь
Веселей дорога
Без друзей меня чуть-чуть,
А с друзьями много!
Что мне снег, что мне зной
Что мне дождик проливной
Когда мои друзья со мной.

I бәйге.

“Белемдә – көч” – дип атала.Называется “Сила в знание”.

Сорау: “Туган тел” командасына:
Бу рәсемнәр кайсы рус әкиятләреннән? Әкиятләрнең исемнәрен әйтегез. (“Морозко”, “Сестрица Аленушка и братец Иванушка”, “Репка”, “Курочка-Ряба”).

Отвечает команда “Дружба”:
К каким татарским народным сказкам относятся эти рисунки, назовите сказку.
(“Гульчачак”, “Ак Бүре”, “Хәйләкәр төлке”, “Хәйләгә каршы хәйлә”, “Өч кыз”).
(Молодцы).

II бәйге.

1. Отвечает команда “Дружба”. Слушаем вопрос. У слова “Дружба” есть слова родственники. Давайте подумаем и назовем слова похожие на него (дружность, дружок, подружка, дружище, дружеский).
2. Сорау “Туган тел” командасына. Тыңлыйбыз. “Тел” сүзенә тамырдаш сүзләр әйтегез (телле, телчән,телсез, телдәш).

III бәйге.

1. “Туган тел” командасы җавап бирә.
Бу сорау “Төлке белән Аленушка” исемле рус халык әкияте буенча. (гөлб.42 б)
а) Аленушка исемле кыз кемнәр белән урманга барган? (иптәш кызлары белән).
б) Аленушканы нинди кыргый хайваннар өенә илтеп куярга телиләр? (өстәлгә куян, керпе, аю, бүре, төлке куярга).
в) Аленушканы әби белән бабай янына нәрсә китерә? (төлке)
г) Әби белән бабай төлкене нәрсә белән сыйлыйлар? (өстәлгә сөт, йомырка, чәй, конфет, прянник куярга).

2. Отвечает команда “Дружба”. Вопрос:
По сказке известного татарского народного поэта Г.Тукая “О козе и баране”.
а) Какие домашние животные жили у деда и бабы?
б) Что нашли по дороге коза и баран? (куярга туфли, сапоги, күлмәк, бүре башы).
в) Как пытаются убежать волки?
г) Что ели коза и баран вареное на костре? (суп, каша, картошка).

IV бәйге.

“Туган тел” командасына сорау. Җөмләне тәмамлап бетерегез: Сез ничек уйлыйсыз?
а) Телсез кешегә күңелсез, чөнки ... (ул сөйләшә алмый).
б) Телле кешегә күңелле, чөнки ... (әйтәсе килгән сүзне әйтә ала).
в) Үз телендә яхшы белергә кирәк, чөнки ... (әни-әти белән сөйләшер өчен).

Отвечает команда “Дружба”. Надо закончить предложение. Как вы думаете?
а) Мир без друга неинтересен потому, что … (разговаривать не с кем).
б) Мир без друга безрадостен потому, что …(играть не с кем, дружить не с кем).
в) Мир без друга был бы скучным потому, что … (некого в гости приглашать).

V бәйге.

Проверка домашних заданий. Вам было дано задание подготовить пересказ вашей любимой сказке. Сейчас мы послушаем команду “Дружба”. Молодцы. Сказка “Тукмар белән Чукмар”.
Команда “Туган тел” – “Курочка Ряба”.

Уеныбызның ахырын Дуслык җыры белән тәмамлыйбыз.

1. Торсак та без төрле җирләрдә
Без яшибез дуслык илендә
Сөйләшәбез төрле телләрдә
Аңлашабыз дуслык телендә.
Үстергән дә безне чын дуслык
Көч биргән дә безгә чын дуслык
Дуслык булса яшәр гомергә
Бөтен җир шарында тынычлык.
2. Бердәмлекнең көче океан
Океаннан хәтта көчлерәк
Без күтәргән дуслык байрагы
Гасырларга барыр җилфердәп.

Булдырдыгыз. Рәхмәт сезгә.