SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Блог пользователя Сания Ибрагимовна Абдрахманова

Балаларны татар теленә өйрәтүдә кыенлыклар

Балачак чоры – үзе кабатланмас дөнья.
Үзенчә матур, үзенчә серле бу дөньяда тормышыбыз дәвамчылары – яңа шәхесләр тернәкләнә. Шытып чыккан яшь үсенте сыман нәниләребезгә дә якты кояш “игелекле туфрак” кирәк.
Татар теле – искиткеч бай, матур, камил тел. Балаларны татар теленә сөйләшергә, аңлашырга өйрәтү – дәвамлы эш. Ул тәрбиячедән зур тырышлык, иҗади хезмәт таләп итә. Бу мөһим эш уңай нәтиҗәләр бирсен өчен күп эзләнергә, эшчәнлекләрне кызыклы уздырырга кирәк. Моны гамәлгә ашыру максатыннан төрле эш алымнарын кулланып карарга туры килә.

Легендар шагыйрь М.Җәлил әсәрләре геройлары – безне тәрбияли

Тема: “Легендар шагыйрь М.Җәлил әсәрләре геройлары – безне тәрбияли”
Максат:
1. Балаларда М.Җәлил әсәрләренә кызыксыну уяту.
2. Татар халкының герой шагыйренә горурлану хисе булдыру.
3. Пиктограммалар ярдәмендә шагырьнең шигырьләрен җөмләләр төзеп уку.
4. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
5. Балаларның эшчәклектә теләп катнашуларын булдыру, ә әкиятләрне сәхнәләштерүдә – катнашу теләге тудыру.

Урысчада яхшы бел, татарчада яхшы бел!

Уен: “Татарча да яхшы бел, урысча да яхшы бел!”

Плакат: Татарча да яхшы бел,
Урысча да яхшы бел!
Икесе дә безнең өчен
Иң кадерле затлы тел.

Максат: Татар һәм рус телләре арасындагы бәйләнешне күрсәтү. Балаларда татар-рус телен, аларның әкиятләрен өйрәнүгә кызыксынуны арттыру. Сөйләм телен, культурасын үстерү, тел байлыгын активлаштыру. Рус һәм татар балалары арасында дуслык хисе тәрбияләү.

Алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар! “Татарча да яхшы бел, урысча да яхшы бел!” дигән темага багышланган уенны башлыйбыз. Бу уен татар һәм рус телләре арасындагы бәйләнешләрне, шул халыкларның әкиятләрен балаларның ничек белүләрен күрсәтүгә корыла. Бүген бездә кунакта “Туган тел” һәм “Дружба” командалары.
Сүз “Туган тел” командасына бирелә.

1. Тел кешене дус итә
Бер-беренә бөркетә
Яхшы беләм мин рус телен
Һәм онытмыйм үз телем.

2. Туган тел – иң татлы тел
Туган тел – иң тәмле тел