SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Блог пользователя Гаязова Эндже Фаргатовна

Эшләмәгән остармый, остармыйча эш бармый.

Безымянный

Минем шәхси сайтыма рәхим итегез! http://nsportal.ru/gayazova-endzhe-fargatovna

Туган як, туган тел, туган йорт, әти-әни... Бу сүзлер бер-берсеннен аерылгысыз. Мин укытучы гаиләсендә дөньяга килгенмен. Әтием Фәргать, әнием Сания гомерләрен балалар тәрбияләүгә, белем бирүгә багышлаган кешеләр. Балаларны ярату, аларга белем, тәрбия бирүгә омтылу, укытучы һөнәрен сайлавым әти-әниләр үрнәгендә булды. Бәхетемә, килен булып та укытучы гаиләсенә килергә язган. Әткәем Гыйльметдин (кайната), 30 ел укытучы, 10 ел мәктәп директоры булып эшләгән, әнкәем Сания ( кайнана) 30 елдан артык башлангыч сыйныфта укыткан. Алар минем остазларым, терәгем һәм минем ярдәмчеләрем.
Укытучы булу теләге мине тирә-якта дан тоткан Арча педагогия көллиятенә алып килде. Аннан соң Казан Дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем алдым.

Минем эш тәҗрибәм

dscf0048

Бала күңеле ачылмаган дөнья, аның күңелендәге көмеш кыңгырауны укытучы эзләп тапса, ул кыңгырау гаҗәеп матур авазлар белән чыңлый башлый, җавап бирә.
Һәр баланың үз эчке дөньясы, тормышы, кызыксыну өлкәсе бар. Шуңа күрә мин һәр укучыма аерым якын килеп, шәхес итеп карыйм .
Балаларның сәләтен күрә белү, иҗади баскычка күтәрү, әдәпле, әхлаклы итү, тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүне мин максат итеп куйдым, чөнки бүгенге көндә яшүсмерләр арасында сүлпәнлек, битарафлылык, белмәгәнне белергә теләмәү, матур әдәбият укудан бөтенләй бизү, яхшылыкны күрергә теләмәү кебек, кире сыйфатларның көчәюе сизелә.Методик темамны да шуны исәптә тотып билгеләдем: “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирү – тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы”.

Эссе "Мин - укытучы"

Портрет

Мин – укытучы. Татар теле мөгаллиме. Туган җирем – Татарстанымның киләчәк буынын тәрбиялим. Әби - бабаларым рухын, гореф - гадәтләрен, яшәү рәвешләрен укучыларыма җиткерәм. Мин – мөгаллим – белем бирүче. Үз телемнең бүгенгесен саклап, киләчәктә аны үстерү юлларына төшендерүче. Укытучы буларак хезмәтне яратучы, үз һөнәремне башка һөнәрләрдән өстен куючы. Күпме тырышырга, көч куярга кирәк булды миңа моның өчен. Үзем генә беләм. Өем-өем китаплар, йокысыз төннәр...