SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Эшләмәгән остармый, остармыйча эш бармый.

Безымянный

Минем шәхси сайтыма рәхим итегез! http://nsportal.ru/gayazova-endzhe-fargatovna

Туган як, туган тел, туган йорт, әти-әни... Бу сүзлер бер-берсеннен аерылгысыз. Мин укытучы гаиләсендә дөньяга килгенмен. Әтием Фәргать, әнием Сания гомерләрен балалар тәрбияләүгә, белем бирүгә багышлаган кешеләр. Балаларны ярату, аларга белем, тәрбия бирүгә омтылу, укытучы һөнәрен сайлавым әти-әниләр үрнәгендә булды. Бәхетемә, килен булып та укытучы гаиләсенә килергә язган. Әткәем Гыйльметдин (кайната), 30 ел укытучы, 10 ел мәктәп директоры булып эшләгән, әнкәем Сания ( кайнана) 30 елдан артык башлангыч сыйныфта укыткан. Алар минем остазларым, терәгем һәм минем ярдәмчеләрем.
Укытучы булу теләге мине тирә-якта дан тоткан Арча педагогия көллиятенә алып килде. Аннан соң Казан Дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем алдым.
Мин үземне бик бәхетле дип саныйм. Нәрсә соң ул бәхет? Минем өчен ул газиз туган җирем, сөекле әткәй-әнкәем, яраткан гаиләм һәм әлбәттә, минем кадерле мәктәбем. Иртен ашыга-ашыга, дулкынланып, шатланып, мәктәбемә барам. Анда мине, иң якын дусларын көткәндәй, укучыларым көтә. Алар белән мин “Бәхетле балачак” планетасында яшим, иҗат итәм. Дөньяга балалар күзлегеннән чыгып карарга тырышам.

Комментарии

Энже Фаргатовна! Вы, как всегда, большая умница! Успехов и удачи Вам!

Сайтыгыз һәркемгә дә кызыклы, файдалы. Алга таба да уңышлар телим.

Сайтыгыз һәркемгә дә кызыклы, файдалы. Алга таба да эшегездә уңышлар, яңа үрләр яулавыгызны телим.

Бик зур унышлар телим!!!

Уңышлар Сезгә! Молодец!

Молодец! Уңышлар Сезгә!

Сайтыгыз тирән эчтәлекле, бик матур. Алга таба да уңышлар телим.

Тулы эчтәлекле, матур бизәлешле сайт булдыргансыз. Алга таба да зур уңышлар, яңа үрләр яулавыгызны телим!

Лилия Аскарова

Иҗади һәм фәнни уңышлар телим.

Хакимова Мадина Сагидулловна

Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының эше икеләтә җаваплы. Телне һәм әдәбиятны өйрәтү белән беррәттән, милләтләр арасындагы (бигрәк тә рус һәм татар)дустанә мөнәсәбәтләрне саклап калу һәм үстерү эше дә сезгә йөкләнгән. Әлеге изге эшегездә уңышлар телим.

Фатхутдинова Р.И.