Минем эш тәҗрибәм
Бала күңеле ачылмаган дөнья, аның күңелендәге көмеш кыңгырауны укытучы эзләп тапса, ул кыңгырау гаҗәеп матур авазлар белән чыңлый башлый, җавап бирә.
Һәр баланың үз эчке дөньясы, тормышы, кызыксыну өлкәсе бар. Шуңа күрә мин һәр укучыма аерым якын килеп, шәхес итеп карыйм .
Балаларның сәләтен күрә белү, иҗади баскычка күтәрү, әдәпле, әхлаклы итү, тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүне мин максат итеп куйдым, чөнки бүгенге көндә яшүсмерләр арасында сүлпәнлек, битарафлылык, белмәгәнне белергә теләмәү, матур әдәбият укудан бөтенләй бизү, яхшылыкны күрергә теләмәү кебек, кире сыйфатларның көчәюе сизелә.Методик темамны да шуны исәптә тотып билгеләдем: “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирү – тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы”.
Прикрепленный файл | Размер |
---|---|
минем эш тәҗрибәм.doc | 10 Мб |
- Гаязова Эндже Фаргатовна's блог
- Войдите или зарегистрируйтесь, чтобы получить возможность отправлять комментарии
Комментарии
Огромное спасибо Вам за Ваш труд и творческое отношение к работе! Желаю Вам успехов и побед!!!
Үзе югары әхлаклы шәхес кенә тәрбия эше белән шөгыльләнә ала. Сезгә әлеге юнәлештә алып барган эшчәнлегегездә уңышлар телим.
Фатхутдинова Р.И.
Ышанам, укучыларыгыз да узегез кебек миллэт жанлы хэм талантлы булып усэрлэр! Авыр эшегездэ унышлар сезгэ!
Уңышлар Сезгә!
Белемле, тәрбияле, киләчәктә үзләренә дөрес тормыш юлы сайларлык сәләтле балалар тәрбияләүдә уңышлар телим.
Хакимова Мадина Сагидулловна
Һәрбер татар теле мөгаллиме үз укучыларын әхлаклы, тормышка әзерлекле шәхес итеп күрергә телидер дип уйлыйм. Милләтебезнең лаеклы кызларын һәм улларын тәрбияләүдә Сезгә зур уңышлар, җиңүләр телим.
Әхлак тәрбиясе бүгенге көндә иң актуаль темаларыбызның берсе булып тора. Шушы кыйблагыздан тайпылмавыгызны һәм яшь буынны әхлаклы, тормышка әзерлекле шәхес итеп итеп тәрбияләүдә Сезгә зур уңышлар теләп калам.