
Блог пользователя Багавиева Венера Исламовна
Күңелемдәге акчарлак
Күзләреңә ышанма.
Алар бары тик каршылыкны гына күрә.
Р.Бах
Кеше гомере ‒ диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора, уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек яшәү алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Ул омтылган биеклек ‒ чалт аяз күкле, ак, саф биеклек.
Ричард Бахның “Джонатан Ливингстон исемле акчарлак” әсәрендәге кошлар да кешеләр кебек уйлана, ялгышларын таный белә, ниндидер нәтиҗәгә килә ала.
- Войдите на сайт для отправки комментариев
- Читать далее
Татар әдәбияты дәресеннән фоторәсемнәр
2013 нче елның 4 нче декабрендә "Татарстан Республикасы укытучылары өчен методик коучинг" программасы кысаларында гимназиябездә, Сингапур галимнәре тәкъдим иткән структураларны кулланып,ачык дәресләр үткәрелде.Әлбәттә, дәресләргә болай әзерләнү - күп вакыт һәм шактый чыгымнар сорый торган эш, ләкин,минем фикеремчә, балаларны туган телебез белән кызыксындыру, аларның активлыгын арттыру максатыннан,кайбер дәресләрдә бу методикага мөрәҗәгать итү һич тә начар булмас. Тормышның авырлыгыннан, эшебезнең катлаулы булуыннан зарланмыйча, һәр нәрсәнең уңай ягын күрергә өйрәник,яңалыклардан артта калмаска тырышыйк!
- Войдите на сайт для отправки комментариев
Әйдәгез, танышыйк! Мин - Баһавиева Венера Ислам кызы.
Татар теле белән кызыксынуым Г.Тукайга багышланган рефератлар конкурсында катнашудан башланган иде. Менә инде 14 ел мин рус балаларына туган телебезнең үзенчәлекләрен аңлатам, халкыбызга, аның мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләргә тырышам. Шушы еллар йөземә үз тамгасын салса да, балаларга мәхәббәтне,туган телемә,халкыма хөрмәтне үзгәртә алмады. Мин элеккечә үк,ашкынып, укучыларым янына киләм; үткәргән дәресләремнән, эшләгән эшемнән канәгать калып, сөенеп, өемә - гаиләм янына кайтам. Һаман алга, яңадан-яңа үрләр яуларга омтылам.
- Войдите на сайт для отправки комментариев
Эш тәҗрибәсе
Мин – Баһавиева Венера Ислам кызы – Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 37 нче гимназиясендә менә инде 14 ел рус балаларына татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытам. Үземне мәктәптән, балалардан башка күз алдына да китерә алмыйм. Һәр дәресемне нәтиҗәле итеп, иҗади алымнар кулланып үткәрергә тырышам.
Минем методик темам – “Рус балаларына татар телен өйрәткәндә, яңа технологияләр куллану”. Озак еллар эшләү дәверемдә әлеге тема буенча шактый материал тупланды, әмма тормыш безнең алга яңадан-яңа бурычлар куя, уку-укыту процессында кулланыла торган технологияләр үзгәреп тора, бу исә безне туктаусыз эзләнергә, үз өстебездә эшләргә мәҗбүр итә. Методик темамның актуальлеге шуның белән аңлатыла.
Федераль дәүләт белем бирү стандартларының төп таләбе – системалы-эшчәнлекле юнәлешне саклау. Димәк, хәзерге көндә тирән мәгълүматлы, югары белемле булу гына җитми, ә бәлки белемне гамәли эшчәнлектә тулысынча куллана белү дә сорала.
- Войдите на сайт для отправки комментариев
- Читать далее