
Күңелемдәге акчарлак
Күзләреңә ышанма.
Алар бары тик каршылыкны гына күрә.
Р.Бах
Кеше гомере ‒ диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора, уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек яшәү алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Ул омтылган биеклек ‒ чалт аяз күкле, ак, саф биеклек.
Ричард Бахның “Джонатан Ливингстон исемле акчарлак” әсәрендәге кошлар да кешеләр кебек уйлана, ялгышларын таный белә, ниндидер нәтиҗәгә килә ала.
Кошлар өчен очыш ‒ табигый күренеш, ләкин очыш та төрле булырга мөмкин. Әсәрдәге акчарлакларның күбесе очыш турында иң кирәген ‒ ярдан азыкка кадәр ничек барып җитәргә һәм кире кайтырга икәнен генә белергә тели. Кешеләрнең дә кайберләре, үз көчләренә ышанмыйча, бәхетләреннән ваз кичеп, тапталган юлдан бара, гадәти тормыш белән яши. Бу дөрес түгел. Үз-үзеңә ышанырга, хыялыңны тормышка ашыру өчен, бернигә карамыйча, ныклы адымнар белән алга барырга, яңа үрләргә күтәрелергә, иреккә, камиллеккә омтылырга, биеклеккә күтәрелүдән курыкмаска кирәк, чөнки тормыш ул ‒ чиксез очыш. Кошлар да бит канатларын каккан чакта гына егылып төшми, очышларын дәвам итә ала.
Әсәрдәге акчарлакта мин үземне күрәм. Укытучы гомер буе тормышны танып белергә, өйрәнергә, ниндидер ачышлар ясарга, үзендә яңа сыйфатлар, сәләтләр ачарга, камилләшергә омтыла. Ә камиллек – абстракт төшенчә. Ул саннар, алган дәрәҗәләр белән исәпләнми, аның чиге юк.
“Югарырак менгән саен, акчарлак ераграк күрә”, ‒ диелә әсәрдә. Укытучы да биеклектән үз укучыларын, аларның мөмкинлекләрен, сәләтләрен яхшырак күрә ала һәм шәкертләрен үз биеклегенә күтәрергә омтыла.
Без барыбыз да күккә күтәрелә ‒ камиллеккә ирешә алабыз, әмма күбебез үзебезне чикли. Шуны онытмаска кирәк: күзләр бары каршылыкны гына күрә, ә фикерләребез, уйларыбыз ирекле булып кала. Күңелемдәге акчарлак та мине гел камиллеккә өнди.
- Багавиева Венера Исламовна's блог
- Войдите на сайт для отправки комментариев