
Эш тәҗрибәсе
Мин – Баһавиева Венера Ислам кызы – Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 37 нче гимназиясендә менә инде 14 ел рус балаларына татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытам. Үземне мәктәптән, балалардан башка күз алдына да китерә алмыйм. Һәр дәресемне нәтиҗәле итеп, иҗади алымнар кулланып үткәрергә тырышам.
Минем методик темам – “Рус балаларына татар телен өйрәткәндә, яңа технологияләр куллану”. Озак еллар эшләү дәверемдә әлеге тема буенча шактый материал тупланды, әмма тормыш безнең алга яңадан-яңа бурычлар куя, уку-укыту процессында кулланыла торган технологияләр үзгәреп тора, бу исә безне туктаусыз эзләнергә, үз өстебездә эшләргә мәҗбүр итә. Методик темамның актуальлеге шуның белән аңлатыла.
Федераль дәүләт белем бирү стандартларының төп таләбе – системалы-эшчәнлекле юнәлешне саклау. Димәк, хәзерге көндә тирән мәгълүматлы, югары белемле булу гына җитми, ә бәлки белемне гамәли эшчәнлектә тулысынча куллана белү дә сорала.
Заманында Г.Ибраһимов: “Мәктәпнең баш максаты укучыларны шәхси һәм иҗтимагый тормышка әзерләү һәм аларга тормыш көрәшендә егылып тапталмас өчен зарур булган куәтне бирмәктер”, - дип язган. Күрүебезчә, әдип, өйрәтү дигәндә, баланы “тормышка әзерләү”не күздә тоткан. Мин дә шушы принциптан чыгып эш итәм, даими рәвештә эзләнәм, яңалыкка омтылам.
Рус гимназиясендә укучыларның татар телен белү дәрәҗәсе һәм аралашу мөмкинлекләре төрлечә. Шуны исәпкә алып, дәресләремдә заманча белем бирү технологияләрен кулланырга тырышам. Иң еш файдаланыла торганнардан түбәндәгеләрне атап үтәр идем:
1) шәхескә юнәлтелгән технологияләр:
- Шалва Александрович Амонашвилиның шәхескә хөрмәт белән карау технологиясе;
- дифференциаль укыту технологиясе;
- үзара хезмәттәшлек педагогикасы технологиясе.
2) укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга нигезләнгән педагогик технологияләр:
- уен технологиясе;
- проблемалы укыту технологиясе;
- аралашуга өйрәтү технологиясе.
3) уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләр:
- терәк схемаларны кулланып, алга китеп укыту технологиясе;
- компьютер технологияләре.
4) татар телен чит тел буларак укытуның проектлар методы.
Шәхескә хөрмәт белән карау технологиясе укучыларның язма һәм телдән сөйләм күнекмәләрен бәяләүне билгеләр системасына гына кайтарып калдырмыйча, балалар хезмәтен үзанализ аркылы һәм сүз белән характерлап, сөйләп биреп бәяләүне күздә тота. Ягъни бу технология белән эшләгәндә, укучылар, үзләренең дәрестә ничек катнашуларын исәпкә алып, үз-үзләренә бәя бирәләр, җибәрелгән хаталарны анализлыйлар, эшне тагын да яхшырак башкарып чыгу мөмкинлеге булганмы-юкмы икәнлеген күзаллыйлар һәм моның юлларын эзлиләр. Әлбәттә, укучыларның һәр эше , һәр җавабы, кечкенә генә уңышлары да укытучы тарафыннан үзенчә хупланып барылырга тиеш.
Бер үк сыйныфта белем дәрәҗәләре төрле булган укучылар утыруын исәпкә алып, дәрестә сыйныфны шартлы рәвештә 3 төркемгә бүләм. Беренче төркемгә күбрәк иҗади биремнәр тәкъдим итәм. Икенче төркем белем һәм күнекмәләрне ныгытуны күздә тоткан гадирәк күнегүләр башкарса, өченче төркемгә керүчеләргә шактый җиңеләйтелгән, нигездә үткән материалны кабатлауга корылган биремнәр тәкъдим ителә. Мәсәлән, “Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше” темасын үткәннән соң, мондыйрак эш башкарырга мөмкин: өченче төркем укучылары укытучы тәкъдим иткән исемнәрне килешләр белән төрләндерә, икенче төркем укучылары төрле килештәге тартымлы исемнәр белән 4 җөмлә төзи, ә беренче төркемгә керүчеләргә, төрле килештәге тартымлы исемнәрне кулланып, диалог яки кечкенә күләмле хикәя төзергә тәкъдим ителә. Һәр дәрескә төрле авырлыктагы дидактик материал әзерләп киләм. Шул рәвешле, дифференциаль укыту технологиясе аша язма һәм телдән сөйләм күнекмәләре башкаларныкына караганда начаррак булган укучыларның да көчлерәк иптәшләре артыннан иярүләренә, татар телендә үз фикерләрен оялмыйча җиткерә алуларына ирешергә тырышам.
Быелгы уку елыннан татар телен укытуда Сингапур мәгариф системасы технологияләрен куллана башладык. Монда үзара хезмәттәшлек педагогикасы технологиясе, проблемалы укыту технологиясе һ.б. үзара керешеп китә. Традицион белем бирү вакытында укытучы – педагогик процессның субъекты, ә укучы тәэсир итү объекты булып торса, үзара хезмәттәшлек педагогикасында алар икесе дә субъект һәм, үзара килешеп, бергәләп, хезмәттәшләр дәрәҗәсендә эш итәләр. Проблемалы укыту технологиясен кулланып үткәрелгән дәресләр аеруча җанлы, кызыклы була. Проблемалы ситуация тудыру аша мин укучыларымны килеп туган халәттән чыгу юлларын эзләргә этәрәм. Бу очракта эш, нигездә, 4-5 кешелек аерым төркемнәрдә бара. Төркемләп эшләү чагыштырмача яхшы нәтиҗәләр бирә, чөнки төркем эчендә үз көченә ышанып бетмәгән укучылар да, мөмкинлекләреннән чыгып, актив эш итә башлыйлар. Декабрь аенда республика укытучыларының методик коучингы вакытында 6 нчы сыйныфта “Әдәпле булу җиңелме?” темасына дәрес биреп, мин уку-укыту процессында яңа технологияләрне куллануның никадәр мөһим, укучылар өчен мондый дәресләрнең ни дәрәҗәдә мавыктыргыч, кызыклы булуына тагын бер кат инандым.
Башлангыч сыйныфларда, укучыларның татар теле белән кызыксынуларын арттыру, чит телгә өйрәтү процессын җиңеләйтү максатыннан, рольле уеннарны еш кулланам. Укучыларның игътибарын, хәтерен, фикерләвен үстерү өчен, психологик уеннарга да мөрәҗәгать итәргә туры килә. Мәсәлән, “33кә кадәр сана” уенының шартлары түбәндәгедән гыйбарәт: укучылар 1дән 33кә кадәр булган саннарны чылбыр буенча кычкырып әйтеп баралар, ләкин 3кә бүленә торган яки 3ле саны кергәннәренә җиткәч, санның үзен әйтмичә, кул чабып кына куялар. Бер укучы ялгышса, уен яңадан башлана. Күзәтүләремнән чыгып, шуны әйтә алам: беренче тапкыр уйнаганда хаталар күбрәк булса да, икенче дәрестә алар сизелерлек кими, чөнки башкаларга караганда начаррак укыган балалар да уенга кереп китә, сыйныфны артта калдырмас өчен, барлык саннарны да өйрәнеп килергә мәҗбүр була.
Югары сыйныф укучылары проектлар методын өстенрәк күрә, чөнки бу инде уен гына түгел, иҗади процесс. Болай эшләгәндә, укучылар татар теленнән булган белемнәрен яңа стандарт булмаган ситуацияләрдә кулланырга өйрәнәләр. Проект эше түбәндәге этаплардан тора:
- проектның темасын билгеләү;
- ахыр нәтиҗәне билгеләп кую;
- проектның планы турында фикер алышу һәм аны төзү;
- мәгълүмат җыю;
- мәгълүматны эшкәртү;
- проектның тышкы бизәлешен ясау;
- проектны тәкъдир итү;
- проектны бәяләү.
Проект эше укучыларның иҗади фикер йөртү сәләтен, танып-белү эшчәнлеген, мөстәкыйльлеген үстерә, башкаларның фикерен тыңлый белергә, кирәкле мәгълүматны төрле чыганаклардан табарга өйрәтә.
Бүгенге көндә алыштыргысыз технологияләрнең берсе – әлбәттә, компьютер технологиясе. Ул вакытны нәтиҗәле кулланырга һәм белем бирү процессын тагын да кызыклырак, җанлырак итәргә мөмкинлек бирә. Дәресләрдә без Microsoft Power Point программасы ярдәмендә ясалган презентацияләр, “Электрон белем бирү” сайтындагы татарча мультфильмнарны карап фикер алышабыз, “Цифрлы белем бирү ресурслары”на (ЦОР) куелган тематик күнегүләрне башкарабыз, “Ана теле” (anatele.ef.com) порталындагы видеоязмаларны, УМК га кушымта булып барган дисктагы текстларны тыңлыйбыз, тестлар эшлибез. Мультфильмнарны тавышсыз гына тыңлап, балаларга аларны үзләренчә “тавышландырырга” (персонаж булып сөйләргә) кушкан биремнәр дә бик кызыклы килеп чыга.
Укучыларга әзер сөйләм үрнәкләре дә бирәм. Мәсәлән, “минемчә”, “минем фикеремчә”, “гомумән алганда”, “беләсегез килсә”, “син хаклы”, “син ялгышасың бугай” кебек сөйләм үрнәкләренә таянып, диалоглар, аерым текстлар төзү аларга җиңелрәк бирелә. Моннан тыш, бу төрдәге эшләр укучыларны теге яки бу мәсьәләгә карата үз фикерен белдерергә, гомумиләштерергә, әңгәмәдәшенең хаклы булуын расларга яки хатасын күрсәтә белергә дә өйрәтә.
Кыскасы, барлык заманча технологияләр укучының активлыгын арттыруга юнәлгән. Шуны истә тотарга кирәк: үз көчеңне эшкә җигеп табылган хакыйкать кенә зур танып белү көченә ия була.
Чыгышымны Риза Фәхретдинов сүзләре белән тәмамлыйсым килә: “Балаларны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”. Чынлап та, XXI гасыр укытучысы, булган белемнәре белән генә чикләнеп калмыйча, яңадан-яңа үрләргә омтылырга, киләчәкне күздә тотып эш итәргә тиеш. Җәмгыять бездән шуны таләп итә.
- Багавиева Венера Исламовна's блог
- Войдите на сайт для отправки комментариев