Укытучы – тормыш, үзбилгеләнү үрнәген
укучыларга күрсәтү максаты белән киләчәктән килгән кеше ул.
Ш.А. Амонашвили
...Сыйныф бүлмәсе. Дәрес бара. Эш өстәлем тирәсеннән ниндидер сәер тавыш ишетелә. Бу күңелгә ятышсыз тавыш бертуктаусыз Тукаебызның шигырь юлларын кабатлый:
...Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы...
Мин аңлый алмыйм: кем бу? Кем түгел, нәрсә бу!? Ниндидер килбәтсез башлы, күзле, куллы, аяклы тимер машина-робот минем хезмәт итә торган урынымны алган, рәхәтләнеп дәрес бирә, ләбаса! Ни сәбәпледер, мин читтән генә күзәтеп торам. Үземнең эшләргә күнеккән урыныма – такта, өстәлем янына чабып барасым килә – аякларым кузгалмый. Юк, юк, болай булырга тиеш түгел дип кычкырасым килә – тавышым чыкмый...
...Мин салкын тирдә уянып киттем. Төш кенә икәнен абайлап алгач, тынычландым. Йокларга ятар алдыннан “Киләчәк укытучысы” дигән темага эссе язу турында уйланган идем, киләчәк турында төрле фикерләр, фаразлар, мәкаләләр укыдым. Бу төшем – шуларның нәтиҗәсе, күрәсең. Әле ярый төш кенә икән!