
Эссе "Киләчәк укытучысы"
Укытучы – тормыш, үзбилгеләнү үрнәген
укучыларга күрсәтү максаты белән киләчәктән килгән кеше ул.
Ш.А. Амонашвили
...Сыйныф бүлмәсе. Дәрес бара. Эш өстәлем тирәсеннән ниндидер сәер тавыш ишетелә. Бу күңелгә ятышсыз тавыш бертуктаусыз Тукаебызның шигырь юлларын кабатлый:
...Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы...
Мин аңлый алмыйм: кем бу? Кем түгел, нәрсә бу!? Ниндидер килбәтсез башлы, күзле, куллы, аяклы тимер машина-робот минем хезмәт итә торган урынымны алган, рәхәтләнеп дәрес бирә, ләбаса! Ни сәбәпледер, мин читтән генә күзәтеп торам. Үземнең эшләргә күнеккән урыныма – такта, өстәлем янына чабып барасым килә – аякларым кузгалмый. Юк, юк, болай булырга тиеш түгел дип кычкырасым килә – тавышым чыкмый...
...Мин салкын тирдә уянып киттем. Төш кенә икәнен абайлап алгач, тынычландым. Йокларга ятар алдыннан “Киләчәк укытучысы” дигән темага эссе язу турында уйланган идем, киләчәк турында төрле фикерләр, фаразлар, мәкаләләр укыдым. Бу төшем – шуларның нәтиҗәсе, күрәсең. Әле ярый төш кенә икән!
Төшемдә күргән шомлы күренешләр турында кабат уйланам. Әйе, соңгы вакытларда көндәлектә робот хезмәтен куллану турында еш кына сүз куерталар. Дөнья, җәмгыятебез үзгәрә. Бу үзгәрешләр тормышыбызның һәр өлкәсендә фән-техника казанышлары буларак компьютерлар, электрон исәпләү машиналары куллануны таләп итә. Нинди өлкәдә хезмәт куюына карамастан, һәр һөнәр иясенә яңа тормыш өстәмә яңа бурычлар һәм таләпләр куя бара.
Мин хезмәт иткән мәгариф өлкәсе дә шактый зур үзгәрешләр кичерә. Бүген заман укучысын галәмгә очу белән гаҗәпләндереп булмый. Аларның космонавт та, очучы да, диңгезче дә буласылары килми. Көн кадагында – эшмәкәр һәм менеджер һөнәрләре! Әлбәттә, бүгенге көндә бу - мөһим һөнәрләр. Ләкин алга киткән XXI гасырда галим, табиб, укытучы һөнәрләре дә бик кирәкледер бит?!
...Укытучы?! Иң борынгы һөнәр иясе булган укытучы бүгенге җәмгыятькә кирәклеме? Яңа технологияләрнең тиз үсеш алуы укытучыны укыту процессыннан кысрыклап чыгармасмы? Бәлки, киләчәктә укытучы һөнәре, гомумән, кирәк булмас, аны төшемдәге кебек роботлар алыштырыр?! Интернет челтәреннән Япониядә укытучы-робот ясау омтылышлары турында мәгълүмат укыган идем. Анда Сая исемле роботның башлангыч сыйныфларда фән һәм техника дәресләрен алып барганлыгы турында язылган иде. Әлеге язмадагы мине гаҗәпләндергән юллар роботның алты хис белән билгеләнгән булуы – шатлык, күңелсезләнү, ачулану, җирәнү, гаҗәпләнү һәм елмаю сәләте иде. Киләчәктә роботлар укучыларыбызны укытса, нәрсә булыр соң? Укучылар үзләре дә алты хисле генә “робот”ларга әйләнмәсләрме? Бу - минемчә, куркыныч киләчәк һәм кешелекнең бетүгә таба юл тотуы.
Техника кешеләргә хас булган тәнкыйди фикерләү, фикер йөртү системасы, анализлау, нәтиҗә чыгару, дәллилләү, дөресне ялганнан аера белү кебек процессларны үти алмый әлегә (галимнәр ясалма интеллект булдыру өстендә эшлиләр эшләвен). Шул рәвешле, укучылар кешегә генә хас уйлау процессларыннан мәхрүм калалар. Минемчә, фикерли белмәгән буынның киләчәге юк.
Шулай ук иҗади процессны да автоматлаштырып булмый. Креатив дигән төшенчәләр дә читтә кала. Әңгәмәдәшне игътибар белән тыңлый белү, сөйләнелгәнгә үз бәяңне бирү, кирәк чакта ярдәм кулы сузу, аңлый белү, укучының нәтиҗәләренә горурлану – болар барысы да “тимер машина”га хас түгел.
Миңа калса, киләчәк укытучысы тормышта барган мондый үзгәрешләрне тоя белергә, аларга әзер булырга тиеш. Мәктәп тә, укытучы да яңалыкларны һәрдаим тоемлап эш итәргә тиешләр. Болар барысы да киләчәк укытучысына үсү өчен этәргеч булып тора.
Шул рәвешле, шәхес, мотивация, иҗат, тәнкыйди фикерләү белән бәйле өлкәләр роботлар белән тулысынча алыштырыла алмый, бик күп сыйфатларны үзендә туплаган укытучылык хезмәте дә куркыныч астында түгел. Кешене кеше генә белемле, иҗади итә, шәхес итеп тәрбияли.
Кеше - гаҗәеп катлаулы материя ул. Аңа меңләгән төрле хисләр өермәсе хас. Башка бер генә җан иясенә дә мондый хасият бирелмәгән. Без һәрберебез көн саен меңләгән тойгы эчендә яшибез, нинди хисләр кичерәчәгебезне алдан белеп, программалаштыра алмыйбыз. Шуңа күрә укытучы да, укучы да, иң әүвәл – төрле хис-кичерешләргә төренгән шәхесләр. Мөгаллим баланың хисләр тулы дөньясын, нечкә күңелен күрә белергә, аны тоярга, битараф булмаска тиеш. Ул баланы яратмаса, могҗиза тумый кала. Ярата икән, серле дөнья ачыла. Минемчә, укытучы, иң элек - бала язмышына, аның киләчәгенә битараф булмаган шәхес. Шул очракта инде мөгаллим технологияләрнең дә уңышлысын таба, эзләнә, дәресләрен дә кызыклы итеп үткәрергә тырыша. Шагыйрәбез Сания Әхмәтҗанова укытучыны үз баласын өзелеп яратучы ана белән тиңли:
Укытучы, әйе! Тик әүвәле
“Ана” дигән изге атым бар.
Чит балага, үз әнкәсе кебек,
“Балам” диеп дәшәр хакым бар.
Җыеп әйткәндә, киләчәк укытучысы кем соң ул? Минем фикеремчә, ул түбәндәге сыйфатларга ия булырга тиеш:
- укучыларын яратучы, балаларның шәхси үзенчәлекләрен күрә белүче, битараф булмаган, сизгер әхлаклы, кешелекле, киң күңелле, мәрхәмәтле шәхес;
- максатчан, үсешкә омтылган, укырга яратучы, үзлегеннән белем алучы, үзгәрешләргә әзер булган яңа технологияләрне өйрәнүче;
- үз-үзенә ышанган, эрудицияле, компетентлы зыялы шәхес;
- укучыларны туган телебезгә, гореф-гадәтләребезгә, йолаларыбызга өйрәтүче;
- гаджетларны үзе дә яхшы куллана белгән, тере, амбицияле, мобиль, иҗади, аралашучан;
- яхшы психолог;
- белемне бирүче генә түгел, фән дөньясына алып керүче, юл күрсәтүче маяк. Тикшеренү өчен корал бирергә, мәгълүматны дөрес кулланырга, мөһим әйберләрне аерып ала белергә, анализ ясарга өйрәтүче.
Минемчә, роботлар, техника укытучыга ярдәм генә итә алалар, әмма тере кешене алар алыштыра алмыйлар. Кешелекнең гасырдан-гасырга тупланып килгән белемнәрен яңа буынга Укытучы-Кеше генә тапшырырга мөмкин. Киләчәк укытучысы - үзендә бик күп төрле сыйфатлар туплаган шәхес ул. Бер генә, хәтта иң заманча компьютер да, робот та баланы иҗат итәргә, мөстәкыйль фикерләргә, чагыштырырга, анализларга һәм нәтиҗәләр ясарга өйрәтә алмый. Миңа калса, бу хокук һәрвакыт укытучыда булды һәм киләчәктә дә шулай булачак!
Прикрепленный файл | Размер |
---|---|
укытучысы (эссе) - Сәфәрова А.Г..docx | 22.46 кб |
- Сафарова Алсу Габдулхаковна's блог
- Войдите на сайт для отправки комментариев