
Минем эш тәҗрибәм
Мин, Сәфәрова Алсу Габделхак кызы, Казан шәһәре Яңа Савин районының 165 нче урта мәктәбендә 2011 нче елдан татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим.
Хәзерге көндә киләчәген алдан күрә белгән, планлаштыра алган һәм шуны тормышка ашыру юлларын ачык төсмерләгән шәхес кирәк. Мәктәп бусагасын атлап чыгучы үзендә җаваплылык хисе, дисциплина, белем күтәрүгә омтылыш, эзләнүчәнлек кебек сыйфатларга ия булырга тиеш. Ул бүгенге базар икътисады шартларында югалып калмаска, тәнкыйди уйлый һәм мөстәкыйль карарлар кабул итә белергә, ярдәмләшеп эшли һәм аралаша алырга тиеш.
Методик темамны да тормышта барган үзгәрешләрне, яңалыкларны исәптә тотып сайладым: “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион-коммуникатив технологияләр куллану”.
Максатым: аралашучан, үз фикерен әйтә белүче, критик һәм креатив фикерләүче, кирәкле мәгълүматны мөстәкыйль эзли, таба алучы, максатчан шәхес тәрбияләү.
Максатка ирешү өчен үз алдыма билгеле бер бурычлар куям:
- фикерләүче укучы тәрбияләү өчен иң элек фикерләүче мөгаллим булу;
- үзенчәлекле, кызыклы мәгълүматтан хәбәрдар булу;
- сыйныфта үзара мөнәсәбәтләрне җайга салу;
- күзаллау мөмкинлеге тудыру;
- укучыларга яңа мәгълүматның асылына төшенеп уйлау һәм эчтәлекле җаваплар әзерләү өчен дәрестә мөмкинлек булдыру;
- тел вәзгыятен исәптә тотып эш итү һ.б.
Мин шәһәр мәктәбенең татар төркемнәрендә эшлим, аларның аралашу даирәсе рус мохите икәнен күрәм, аңлыйм. Татар теленә һәм әдәбиятына өйрәткәндә, әлеге шартларны исәптә тотып эш итәргә тырышам. Аралашучан, үз фикерен әйтә белүче шәхес тәрбияләр өчен, беренче чиратта, аның телдән сөйләмен үстерергә кирәк, дип уйлыйм. Телдән сөйләмгә өйрәтү рус даирәсе шартларында иң катлаулы бурычларның берсе булып тора.
Дәресләрдә коммуникатив мохитне тудыру аралашуның аеруча мөһим факторы булып тора. Ул укучыларның эмоциональ активлыгы белән, дустанә, ышанычлы атмосфера булдыру белән билгеләнә. Мондый аралашу, беренчедән, махсус алымнар һәм уеннар белән, икенчедән, социаль-шәхси факторларны исәпкә алып, өченчедән, аралашуда катнашучы укучыларымның, шул исәптән үземнең дә, үз-үзебезне тоту ярдәмендә ирешелә.
Үз дәресләремдә мин билгеле бер темалар кысаларыннан чыгып, укучыларны кызыксындырган, алар өчен мөһим булган темаларга дикъкать итәргә тырышам: мәхәббәт, дуслык, акча, наркомания, ата-аналар һәм балалар һ.б. Шундый темалар укучыларымның күңелендә җавап табалар, без алар турында рәхәтләнеп фикер алышабыз, тәэсирләре белән уртаклашабыз.
Дәресләремне төрле формаларда үткәрергә тырышам: рольле уен, уйлау, экскурсия, конференция, түгәрәк өстәл, аквариум һ.б. Алар ярдәмендә балалар рәхәтләнеп үз фикерләрен әйтәләр, бәхәсләшәләр, дәлиллиләр.
Мәктәпкә килгәч, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә телебезнең байлыгын мөмкин кадәр файдалы, уңышлы итеп кулланырга кирәк, дип саныйм. Аерым алганда, гадәттә, татар әдәбияты дәресләрендә әдәби әсәрләрне укып чыгабыз, ләкин текстта булган тел байлыгын бер дә үстермичә калабыз, ул дәрес кысаларында гына кала. Беренчедән, әдәби текст телебезнең барлык байлыгын үзенә туплаган чыганак булып тора. Икенчедән, ул һәрвакыт кул астында, аны телдән дә, аудиоязмасында кулланырга була.
Мәсәлән, 6 нчы сыйныф татар төркемендәге татар әдәбияты дәреслегендә урын алган Әмирхан Еникинең “Матурлык” әсәре мисалында тел байлыгын ничек сөйләм теленә кертергә була соң?
Әдәби текст бирелә. Тексттан соң түбәндәге сораулар күрсәтелгән:
1. “Матурлык” дигәндә, сез нәрсәләрне күз алдына китерәсез?
2. Сезнең күзаллау белән хикәядә сурәтләнгән матурлык туры киләме?
3. Беренче кат укып чыгуга, әсәрдәге нинди матурлык исегездә калды?
4. Хикәядә нинди матурлык турында сүз бара?
5. Бәдретдиннең әнисе башта шәкертләрдә нинди тәэсир калдыра? һ.б.
Һәр сорау эчтәлеген ачыклый торган сораулар. Алар әдәбият укыту принципларыннан чыгып дөрес төзелгән, әлбәттә. Әмма минем максат исә: коммуникациягә чыгару, текстта булган тел байлыгын ничек тә булса укучының сөйләменә кертү.
1 нче этап – сүз өстендә эшләү. Һәр абзацны карыйбыз, укучылар өчен авыр булачак, аңлашылмаячак сүзләрне алдан билгелибез. Мәсәлән,
Табигате белән үк ул, ничек дим, шундый тигез, сабыр холыклы бер егет иде. Ялагайлана да белмәс, масая да белмәс, яхшы белән яхшы, ә яман белән алыш-биреше юк — андыйлардан үзен ничектер бөтенләй читтә тота белә иде. Тагын шунысы кызык, никадәр генә ярлы булмасын, ул берәүдән дә бернәрсә дә сорарга яратмый иде.
Холыклы сүзен ничек аңлаулары турында укучылардан сорыйбыз. Холык – характер, холыклы – холыклы (сдержанный, уравновешенный)— с. 1. Холкы яхшы булган, характеры уңай булган 2. Кешенең холкын ача торган сыйфат сүзләр белән килеп, шул сыйфатка ия булуын белдерә: сабыр холыклы.
2 нче этап – сүзтезмәгә чыгабыз. Сабыр холыклы, яхшы холыклы, начар холыклы. Мөмкин кадәр күп итеп мисаллар китерәбез.
Этаплар эзлекле булырга тиеш. Эзлеклелек булмаса, сүз байлыгы артмый, үсми, текстта бирелгән телебезнең матур лексикасы дәрес кысаларында гына кала.
Түбәндәге этапларны үтәргә кирәк: сүз – сүзтезмә – кыска җөмлә – фикер белдерә алырлык озын җөмлә (“высказывание”) – монологик сөйләм (текстны сөйләү – логик яктан теманы ачып бирү - фикереңнең дөрес булуын дәлилли белү)
Һәр җөмләгә әйе, юк җаваплары көтелә торган гомуми сорау бирәм. Бала текстның эчтәлеген аңласын өчен, үз телендә сөйләшсен өчен, миңа тексттагы сөйләм байлыгын аның сөйләменә кертергә кирәк:
Табигате белән үк ул шундый тигез, сабыр яки сабырсыз холыклы бер егет идеме?
Табигате белән үк ул шундый тигез, сабыр холыклы бер егет яки бер кыз идеме?
Тагын шунысы кызык, никадәр генә ярлымы яисә бай булмасынмы?
Ул берәүдән дә бернәрсә дә сорарга яратмый иде яки сорарга ярата идеме?
Һәр җөмләгә мөмкин кадәр күбрәк сораулар уйларга кирәк. Укучы текстка кабат-кабат кайтырга мәҗбүр була, кат-кат кабатлый. Шуннан соң гына текст буенча эчтәлеген ача торган махсус ачык сораулар бирелә. Сүзне мөмкин кадәр төрле очракта кулланыла алуын күрсәтергә кирәк. Сораулар күп булырга тиеш, мөмкин кадәр күбрәк кабатларга.
Укучыларда коммуникатив күнекмәләрне тагы да баету, сөйләмнәрен үстерү максатыннан төрле инновацион технологияләрдән хәбәрдар булу кирәк. Хәзерге көндә мин критик фикерләүне үстерү технологиясенә дә игътибар бирәм. Критик фикерләүне үстерү технологиясе илебез мәгарифендә 1997 нче елда барлыкка килә, аның авторлары – америка галимнәре Ч.Темпл, К.Мередит, Д.Стилл. Әлеге технологиянең төп максаты - укучының мөстәкыйль укырга мөмкинлек бирә торган интеллектуаль сәләтләрен үстерү. Критик фикерләү – интерактив, иҗади, рефлексив фикерләү ул. Әлеге фикерләү тибы:
- кешегә шәхси һәм профессиональ тормышындагы үз өстенлекләрен билгеләргә ярдәм итә;
- индивидуаль җаваплылык тоюны күздә тота;
- мәгълүмат белән индивидуаль эш дәрәҗәсен арттыра.
Критик фикерләүне үстерү технологиясенең татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә түбәндәге алымнарын кулланырга мөмкин, дип уйлыйм: кластерлар, синквейн, “Чыганакларны чагыштыру” таблицасы, фикерләр кәрзине, күрәзә итүләр агачы, дөрес/ялгыш фикерләр, тукталып уку, фишнбоун, Блум ромашкасы, Венна боҗралары һәм башкалар.
Мин аеруча Венна боҗралары, икенче төрле Эйлер-Венна диаграммасы, алымын татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яратып кулланам. Әлеге алым инглиз галиме Джон Венн тарафыннан “Символик логика” дигән китапта тасвирланыла. Ул - ике яисә аннан да күбрәк төшенчәләрне, күренешләрне, предметларны чагыштырырга, аларның уртак һәм аермалы якларын ачыкларга кирәк булганда кулланыла торган график ысул.
Венна боҗралары алымы белән эшләү алгоритмы:
1. Дәрестә чагыштырылырга тиеш ике яисә аннан да күбрәк төшенчәләр, күренешләр ачыклана.
2. Укучылар боҗралар ясыйлар һәм аларны тутыралар.
3. Билгеләнгән төшенчәләрнең, күренешләрнең уртак һәм аермалы яклары турында укучылар фикер алышалар (парларда, төркемнәрдә).
Укучыларга Венна боҗралары алымы белән эшләү ошый, дип әйтә алам. Алар билгеләнгән тема буенча аермалы һәм уртак якларны җиңел һәм тиз табалар. Аларның һәрберсе эзләнә, мәгълүмат туплый, аның белән эшләргә, кирәклесен генә аерып алырга, төшенчәләрне, күренешләрне сайларга, чагыштырырга, анализларга, системалаштырырга өйрәнә. Шулай ук әлеге алымның соңгы этабында укучылар үз фикерләрен тәкъдим итәләр, аны дәлиллиләр, сыйныфташлары ярдәмендә башка яңа һәм кызыклы вариантлар ишетәләр. Бу алымны куллану укучыларда иҗадилыкны, өйрәнелә торган темаларга кызыксынуны арттырды, дип әйтә алам. Венна боҗралары укучының үсешенә юнәлгән, бу исә аның яңа идеяләргә ачык булуы, үз уй-фикерләренең рефлексиясе белән билгеләнә.
Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә электрон кушымталарны куллану да уку-укыту бурычларын чишәргә ярдәм итә, яңа материалны өйрәнү, аны кабатлау, белем һәм күнекмәләрне ныгыту, аларны гамәлдә файдалану; белемнәрне гомумиләштерү һәм системага салу өчен дә зур мөмкинлекләр бирә. Электрон кушымталарда, һәрвакытта да диярлек, аудио- һәм видеоматериалларның булуы аеруча зур өстенлек итеп билгеләнә. Алар ярдәмендә укучы дөрес әйтелешне ишетә, сөйләм кагыйдәләренә төшенә. Мәктәп курсы буенча да, укучының дөньяга карашын киңәйтү өчен дә өстәмә материалны дөрес бирү мөмкинлеге барлыкка килә.
Хәзерге көндә киң кулланылыш алган WhatsApp төркемнәрен үземнең эшемдә еш кулланам. Укучыларым белән төркемнәр булдырабыз, анда татарча аралашыбыз, өстәмә мәгълүматны, кирәкле материалны, дәрескә аудио- һәм видеоязмаларны, төрле сылтамаларны шунда җибәрәм. Бу бик уңайлы, укыту процессын җиңеләйтә, дип әйтә алам. WhatsApp төркемнәре минем өчен укучыларны тикшерү ысулы да булып тора. Теге яисә бу текст буенча фикерләрне, билгеле бер тема буенча монолог/диалогларны тикшерергә кирәк булганда кулланам. Укучылар миңа яздырган аудиоязмаларын җибәрәләр. Дәрестә мин барлык укучыларны да тыңлап өлгерә алмас идем. Бу миңа барысын да ишетергә, булган хаталарын күрергә, төзәтергә мөмкинлек бирә. Инстаграм аккаунты да шул максатлардан чыгып эшләнелә.
Ата-аналар белән дә тыгыз мөнәсәбәттә эшләргә тырышам, алар белән дә мондый группалар булдырам. Аларга да әһәмиятле материалларны җибәрәм, шунда алар белән аралашам, фикерләрен ишетәм.
Укытучы инновацион технологияләрне, заман тәкъдим иткән яңалыкларны уңышлы кулланырга, үз өстендә эшләргә, һәрдаим үзенең компетентлыгын арттырырга тиеш, дип саныйм. Мин төрле белем күтәрү курсларына, семинарларга йөрим, фәнни-методологик әдәбиятны өйрәнәм, һөнәри конкурсларда катнашырга тырышам.
Сыйныфтан тыш чараларның татар телен һәм әдәбиятын кабул итүдә, тәрбия эшендә әһәмияте бик зур, дип уйлыйм. Мин әлеге чараларда татар халкының матур милли бәйрәмнәре, йолалары, гореф-гадәтләре белән, күренекле шәхесләребез белән таныштырам. Туган көннәрен билгеләп үтү, татарча концертлар, спектакльләр кую, олимпиадалар, төрле бәйгеләр, атналыклар үткәрү аша укучыларымда кызыксыну булдырырга тырышам.
Мәктәбебездә “Яшел яр” укытучылар труппасы 10 ел инде уңышлы эшләп килә. Мин әлеге труппа әгъзасы булып торам. Һәр елны без күренекле татар әдипләребезнең әсәрләре буенча спектакль куябыз (А.Гыйләҗев “Шикәрем син, балым син”, Р.Батулла “Кичер мине, әнкәй” һ.б.), аның эшенә укучыларны, әти-әниләрне, башка фән укытучыларын да җәлеп итәбез. Тамашачыларыбыз спектакльләргә бик яратып йөриләр. Татар телен һәм әдәбиятын халыкка җиткерүдә бу бик уңышлы чара, дип уйлыйм.
Эшләү дәверендә тәҗрибәләр дә, нәтиҗәләр дә шактый җыелган, алар белән коллегаларымны да таныштырырга тиешмен, дип саныйм. Шуны исәптә тотып, мин Инфоурок порталы мәйданында сайтымны ачтым (https://infourok.ru/user/safarova-alsu-gabdulhakovna). Аны дәрес, сыйныфтан тыш чаралар эшкәртмәләре, укучыларга, укытучыларга, әти-әниләргә татар телен һәм әдәбиятын өйрәнгәндә ярдәм итә торган материал белән баетырга тырышам. Гомумән, биредә татар теленә һәм әдәбиятына гашыйклар үзләренә кирәкле мәгълүмат таба алалар. Сайт минем өчен аралашу мәйданы да булып тора.
Шулай ук мәкаләләрем дә төрле басма җыентыкларда дөнья күрә. Фәнни конференцияләрдә катнашам. Әлеге чаралар укытучылар белән аралашу өчен әһәмиятле ысул, дип саныйм.
Педагогик эшчәнлегемдә билгеле бер нәтиҗәләрнең булуы, һичшиксез, куандыра. Укучылар мәктәп күләмендә үткәрелеп килә торган А.Гыйләҗев исемендәге фәнни конференциядә, “Нәүрүзбикә”, “Татар егете”, “Татар варислары”, татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда һ.б. бәйгеләрдә теләп катнашалар. Шулай ук район, шәһәр күләмендә дә чыгыш ясыйлар:
район шигырь бәйгесендә - I урын (Низаметдинова А.);
район шигырь бәйгесендә - I урын (Сәләхетдинов М.);
район шигырь бәйгесендә - I урын (Кашапова Р.);
район шигырь бәйгесендә - актив катнашкан өчен Грамота (Садыкова А., Әхмәтова А.);
“Ломоносов укулары” исемле фәнни-практик конференциядә - шәһәр күләмендә Лауреат (Хәйруллина Г.);
Д.С.Лихачев исемендәге фәнни-тикшеренү шәһәр конференциясендә - Грамота (Хәйруллина Г.);
“Татар кызы” бәйгесендә район күләмендә - III урын (Әхмәтҗанова Д.) һ.б.
Замана укытучылардан аларның инновацион технологияләрдән хәбәрдар булуларын, аларны гамәлдә нәтиҗәле куллана белүләрен сорый. Белем бирүнең нәтиҗәлелеген күтәрү укыту процессының яңа, тагын да нәтиҗәлерәк технологияләрен эзләүне, дәресләрдә куллануны таләп итә. Белем бирүдә төрле заманча технологияләрне, шуңа бәйле рәвештә төрле методларны, алымнарны һәм чараларны куллану зарури булып санала.
Шул рәвешле, педагогик эшчәнлектә инновацион технологияләрне куллану уңай нәтиҗәләргә ирешергә, аралашучан, үз фикерен әйтә белүче, критик һәм креатив фикерләүче, кирәкле мәгълүматны мөстәкыйль эзли, таба алучы, максатчан шәхес тәрбияләргә ярдәм итә.
- Сафарова Алсу Габдулхаковна's блог
- Войдите на сайт для отправки комментариев