Киләчәк укытучысы...
Киләчәк...Нинди сихри, серле сүз бу! Аны ишеткәч, ирексездән, хыяллана, күзаллый башлыйсың.
Хыялларым бары киләчәктә генә. Хыялымдагы киләчәк мине дәшә, чакыра, әллә ниләр вәгъдә итә... Тормышта бик күп нәрсә кешенең үзеннән генә тора югыйсә. Ничек исәпләсәң, шулай була ул. Аның өчен бик күп көч түгәргә, тырышырга, камиллеккә омтылырга кирәк.
Көн дә таныш сукмак буйлап яраткан мәктәбемә ашыгам. Кышкы салкын җил, минем кәефемне күтәрергә тырышкандай, бит очларымнан чеметеп ала. Ә мин, акрын гына, кышкы сукмаклардан атлап киләм. Үзем күкне күзәтәм. Болытлар, искиткеч сурәтләр ясап, каядыр агылалар, каядыр ашыгалар. Алар белән бергә күңел дә нидер тели, каядыр талпына, ашкына. Күңел кояш нурларында иркәләнергә тели, йөрәк җылы сорый. Шундый уйлар белән мәктәп ишеген ачып керәм. Ә анда мине яраткан укучыларым каршы ала. Шаяннар, шуклар, шундый якыннар. Алар безнең киләчәгебез бит. Димәк, киләчәк – безнең кулларда.