SMI.KAZANOBR.RU

Минем эш тәҗрибәм.

IMG-20200110-WA0003

Халкым теле-хаклык теле,
аннан башка минем илем юк;
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк.
Бүгенге көндә актуаль булган мәсьәләләрнең берсе – ул туган телебезне, татар телен саклап калу һәм бөтен хәзинәсе белән яшь буынга тапшыру. Бу - беренче чиратта, безнең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының бурычы. Укытучы вазыйфасын кешеләр төрлечә аңлый. Кайберәүләр анда аерым бер предмет укыта торган кешене күрә. Ләкин бу дөрес түгел. Укытучы укучыдан шәхес ясаучы зат.
Эшемнең төп максаты - укыту һәм тәрбиянең бердәмлеге, бала шәхесенә хөрмәт белән карау, иреген чикләмәү, үзара аңлашу, укучы белән укытучы арасында демократик, гуманлы, иҗади эш стилен булдыру.
Заман таләпләре бүгенге көндә татар телен укыту процессында зур үзгәреш сорый. Укытучыларыбыз алдында бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Ә моның өчен укытучыдан үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә.

Прикрепленный файлРазмер
эш тәҗрибәм.pdf556.54 кб

Комментарии

Гөлсинә Мидхатовна!
Гомерен балаларга багышлаган,аларны киләчәк тормышка әзерләүгә алынган, шушы мактаулы эшегездә уңышлар телим!
Һәрвакыт шулай көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, олы җанлы, киң күңелле булып калыгыз.

Гөлсинә ханым!
Татар теле тирәсендә катлаулы вазгыять килеп туган чорда рус мәктәбендә шулай иҗади, заманча хезмәт итүегез сокландыра.
Сезнең эш алымнарыгыз, балаларны яратуыгыз, үзегезнең укытучы буларак тотышыгыз - барысы да рус мохитында яшәүче татар балаларында да,
рус балаларында да татар теленә кызыксыну уята.
Эшегезнең нәтиҗәсе ачыктан - ачык. Афәрин! Яңа үрләр яуларга сезгә!!!

Айгюль Мидхатовна