
Эссе "Киләчәк укытучысы"
Киләчәк укытучысы...
Киләчәк...Нинди сихри, серле сүз бу! Аны ишеткәч, ирексездән, хыяллана, күзаллый башлыйсың.
Хыялларым бары киләчәктә генә. Хыялымдагы киләчәк мине дәшә, чакыра, әллә ниләр вәгъдә итә... Тормышта бик күп нәрсә кешенең үзеннән генә тора югыйсә. Ничек исәпләсәң, шулай була ул. Аның өчен бик күп көч түгәргә, тырышырга, камиллеккә омтылырга кирәк.
Көн дә таныш сукмак буйлап яраткан мәктәбемә ашыгам. Кышкы салкын җил, минем кәефемне күтәрергә тырышкандай, бит очларымнан чеметеп ала. Ә мин, акрын гына, кышкы сукмаклардан атлап киләм. Үзем күкне күзәтәм. Болытлар, искиткеч сурәтләр ясап, каядыр агылалар, каядыр ашыгалар. Алар белән бергә күңел дә нидер тели, каядыр талпына, ашкына. Күңел кояш нурларында иркәләнергә тели, йөрәк җылы сорый. Шундый уйлар белән мәктәп ишеген ачып керәм. Ә анда мине яраткан укучыларым каршы ала. Шаяннар, шуклар, шундый якыннар. Алар безнең киләчәгебез бит. Димәк, киләчәк – безнең кулларда.
Бу дөньяда һәркем киләчәк тормышы бүгенгедән яхшырак, матуррак булуы турында хыяллана. Баладан шәхес тәрбияләү – без, укытучыларның, изге бурычы. Укытучы белем, тәрбия бирүче генә түгел, укучысы өчен үрнәк булырга тиеш. Бары үзе камиллеккә омтылган укытучы гына әлеге максатка ирешә ала.
Киләчәк укытучысы. Ул нинди? Хезмәтендә уңышка ирешү өчен нинди сыйфатларга һәм күнекмәләргә ия булырга тиеш? Минемчә, киләчәк укытучысы – ул универсаль кеше. Әйе, кеше. Машина да, робот та түгел, ә миһербанлы, кешелекле, ягымлы, күңел җылысын бүләк итүче Кеше. Укытучы беркайчан да бала язмышы өчен җаваплы булуын онытмаска тиеш. Бернинди техника да аның җылы, ләкин шул ук вакытта кырыс карашын алыштыра алмый.
Бүгенге көн балалары- дөньяны үзгәртеп корырга омтылучы, актив, хыялый укучылар. Шушы сыйфатларны саклап, киләчәктә яхшы ориентлашучы, күпкырлы, югары эрудицияле шәхес тәрбияләү - безнең бурычыбыз. Шуңа күрә мәгълүмат белән эшләргә өйрәтү күпкә мөһимрәк. Киләчәк укытучысы критик фикерләүне, эмоциональ интеллектны, команда эшен, проектларны эшләү күнекмәләрен үстерергә тиеш. Педагог уку процессын оештыручы һәм ярдәмче ролен үз өстенә ала. Димәк, белем бирү системасында укытучы модератор да, тьютор да, ментор да.
Укучылар укытучыда аның белемлелеген, хәбәрдарлыгын, игелеклелеген, кызыклы дәрес алып бару сәләтен бәялиләр. Мөгаллимнең беренче бурычы – уңайлы мохит булдыру. Укытучы бармак белән янаучы түгел, ә, бәлки, укучыларның эшчәнлеген оештыра белүче, дөрес юлга юнәлтүче киңәшче ул. Шулай итеп, укытучы балаларны ярата, игелекле, гадел, юмор хисенә ия. Идеаль укытучы булыр өчен, бу сыйфатлар гына җитәме соң? Юк, әлбәттә, юк! Минемчә, укытучы үз фәнен генә белергә түгел, күп өлкәләрдә компетентлы булырга тиеш. Кечкенә бөтерчекләр дә, өлкән сыйныф укучылары да үзләрен борчыган сорау белән нәкъ менә эрудицияле укытучыга мөрәҗәгать итәләр. Һәм алар төгәл җавап алырга тели. Укытучы шунда ук җавап бирергә, яки «мин сиңа хәзер әйтә алмыйм, ләкин күпмедер вакыттан соң, һичшиксез, җавап бирәчәкмен» дип әйтергә мөмкин. Һәм җавап бирергә кирәк, чөнки яхшы укытучы һәрвакыт бу сүзне исендә тота, үзен һәм укучыны хөрмәт итә. Киләчәктә нәкъ менә шундый педагог булырга тиеш дип уйлыйм.
Кеше һәрчак яңалыкка, билгесезлеккә омтыла. Ул шулай корылган. Әле күптән түгел генә компьютерлар да, интернет та, хәтта кәрәзле телефоннар да юк иде. Бераз вакыт узачак, тагын да таң калырлык машиналар, технологияләр барлыкка киләчәк. Укытучы заман белән бергә атларга тиеш. Минемчә, киләчәк укытучысы белем бирүдә кулланыла торган яңа компьютер программалары, гаджетлар, укучыларга кызыклы һәм файдалы булган электрон кушымталар белән актив эшләргә тиеш. Тормыш үзгәрә, кеше дә. Әмма ул һәрвакыт башка кешегә, аның мәхәббәтенә һәм дуслыгына, җан җылысына, акыллы сүзенә ихтыяҗ кичерәчәк. Кеше генә кешене тәрбияли ала, ә машина янында җансыз җан үсәчәк.
Бүген педагог-дусның ролен кем кире кагар? Ул мәгълүмат йөртүче генә түгел, оештыручы, консультант та. Куелган бурыч авыр, ул бары тик үз һөнәренә тугры, заман белән бергә атлаучы, югары квалификацияле укытучының гына көченнән килә. Киләчәк мәктәбендә тәрбиянең иң катлаулы бурычларын санаулы секундлар эчендә хәл итүче, баланың алдагы тормышын үзгәртергә сәләтле профессионаллар эшләргә тиеш.
Киләчәк укытучысы тагын нәрсә белергә бурычлы? Әлбәттә, ул һичшиксез балалар психологы, баланың җанын аңлаучы. Әгәр укытучы баланың эчке дөньясына, аның кичерешләренә битараф булса, аңа мәктәптә урын юк, хәтта үз фәнен яхшы белсә дә.
Мин - киләчәк укытучысы! Үземне укучыларга гел кирәкле итеп тояр өчен, заманадан калышырга хакым юк: эзләнәсе, эшлисе, хыялларны тормышка ашырасы бар. Ә алар үлчәүләргә сыймас халәттә.
Прикрепленный файл | Размер |
---|---|
Киләчәк укытучысы.pdf | 349.49 кб |
- Нургалиева Гульсина Мидхатовна's блог
- Войдите на сайт для отправки комментариев
Комментарии
Замана белән бергә атлаган укытучы гына ,үз фәненә мәхәббәт, кызыксыну уята ала. Афәрин, Гөлсинә Мидхатовна!Уңышлар Сезгә!!
Мин сезнең белән килешәм, Гөлсинә Мидхатовна! Битараф укытучыга мәктәптә урын юк.
Кеше генә кешене тәрбияли ала, ә машина янында җансыз җан үсәчәк.
Нинди дөрес сүзләр!!!
Айгюль Мидхатовна