SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Блог пользователя Галиева Нурия Минлехановна

Персональный сайт учителя МБОУ "СОШ №151 с углубленным изучением отдельных предметов" Галиевой Нурии Минлехановны

1

1. Кировский район
2. Галиева Нурия Минлехановна
3. МБОУ "СОШ №151 с углубленным изучением отдельных предметов"
4. Номинация "Лучший сайт педагога"
5. Сайт учителя татарского языка и литературы Галиевой Нурии Миннлехановны
6. Добро пожаловать! Мой сайт https://nuryagalieva.wixsite.com/tatar предназначен для учителей, учеников и их родителей.
Сайт предназначен для учителей, учеников и их родителей. Здесь Вы можете узнать обо мне и моей профессиональной деятельности. Желаю всем успехов!

Галиева Нурия Минлехан кызының шәхси сайты

 300

Хөрмәтле кунаклар, укытучылар, ата - аналар, укучылар, сайтыма рәхим итегез! Сайтымда сез минем эш тәҗрибәм белән таныша аласыз, үзегезгә файдалы мәгълумат табарсыз дип ышанам, алдагы хезмәттәшлеккә өметләнәм.
https://nuryagalieva.wixsite.com/tatar

Эссе "Каршылыклар аша йолдызларга таба"

 300-2

Ни белән үлчәнә үткән гомер?
Калган эзләр белән ,
Кеше күңеленә орлык итеп
Салган сүзләр белән.
Һәм өметләр белән,
Йә табылган, йә тапталып калган,
Гомерең алда-
Үлчәүләргә сыймас хыялларың барда...
С.Сөләйманова

Эш тәҗрибәмнән...

IMG-20180117-WA0001

Тормышта бердәнбер бәхет – алга омтылыш.
Э.Золя
Мин, Галиева Нүрия Миңлехан кызы, педагогик эшчәнлегемне 2001 нче елда Казан шәһәре, Совет районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 141 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә башладым. Хәзерге вакытта мин Киров районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 151 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Укытучы һөнәре гомер-гомергә мактаулы һәм шул ук вакытта авыр хезмәтләрдән санала. Мөстәкыйль тормышка аяк басып килүче балалар белән тәҗрибәне уртаклаша башлау – үзе бер батырлык, талант. Балаларга төпле белем бирү генә түгел, дөньяга дөрес карашлар формалаштыру – болар бездән һөнәри осталык, түземлелек, заманага яраклашуыбызны таләп итә.
Көннәр буе карап утыруны
Тели идем тып-тын чагында,
Диңгез буендагы тау янында,
Утырып яшел йөзем багында. (Мәҗит Гафури “Диңгез буенда”)
Иксез-чиксез диңгез ярында ашыкмыйча гына офыкларны күзәтү йөрәккә хәл кертә, күңелне тынычландыра, илһам өсти әлбәттә. Әмма татар теле һәм әдәбияты укытучысы хезмәтен мин диңгез белән түгел, ә тау елгасы белән чагыштырыр идем. Муса Җәлилчә әйтсәк:
Ник ярсый бу елга,