SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Эссе "Каршылыклар аша йолдызларга таба"

 300-2

Ни белән үлчәнә үткән гомер?
Калган эзләр белән ,
Кеше күңеленә орлык итеп
Салган сүзләр белән.
Һәм өметләр белән,
Йә табылган, йә тапталып калган,
Гомерең алда-
Үлчәүләргә сыймас хыялларың барда...
С.Сөләйманова

“Әй, хыялый бит син, кызым!”- дип әйтә иде миңа әнием кечкенә чагымда. Кеше кулындагы бармаклар яки кышын яуган кар бөртекләре никадәр төрле булса, безнең гаиләдә дә алтыбыз да үзенә бертөрле. Мин иң төпчеге - артык хыялый. Абыйларым дәрес хәзерләгәндә, аларга комачауламас өчен, мин өстәл астында курчакларым белән мәктәп уйныйм. Аларны тезеп утыртам, нәрсәләрдер сөйлим, ниләрдер сораган булам. Ә ахырдан курчакларыма: “Миннехан балалары берничек тә “4”легә укымый, алар “5” кә генә укырга тиеш”, - дип өстәп куям. Югыйсә, әтиемнең ата-аналар җыелышыннан кайткач горурланып әйткән сүзләрен “Нурия Миннехан кызы укучылары” дип үзгәртергә тиеш булганмын да. Әйе, әгәр дә бүген исән булса, китап-дәфтәрләргә кытлык, язарга гади карандаш таба алмыйча йөргән вакытларда да, сугыштан соңгы авыр елларда гел бишле билгеләренә генә укыган әтием үзенең төпчек хыялый кызының уңышлары өчен чын күңелдән горурланыр иде. “Йолдызым“ ук димәсә дә, “йолдызчыгым” дияр иде ул. Укытучы хезмәтенә иң зур хөрмәтне дә, кеше хәленә керә белү, аңа үз вакытында тиешле киңәш бирү, ярдәм итү кебек гүзәл сыйфатларның орлыкларын нәкъ менә ул – әтием салды да инде күңел сандыгыма.
Мәктәптә эшләү дәверендә үз укучыларымны һәрвакыт күрәсем килеп тора, аларны тыңлый һәм аңлый алырга тырышам, йөрәкләренә җылылык, күңелләренә матурлык орлыклары салам икән, монда аның да өлеше зур. Үз чиратымда мин әтиемнең киңәшләрен һөнәри юлымда гел исемдә тоттым. Кечкенә генә бер мисал: саф татар телендә аралашкан, хәтта ки дини-милли гореф-гадәтләребезне саклаган татар гаиләләрендә дә маңкортлар үскән заманда, урыслашкан гаиләдә үскән Аделина, минем укучым, өздереп татарча сөйләшә икән, уйланырлык нәрсәләр бар монда. Кайвакытта аның тапкырлыгына хәйран калам. Ул да минем өметле йолдызым, дип уйлап куям.
“Кешеләр турында начар уйларга да ярамый, бәхет капкаларыгыз ябылыр, балалар!” - монысы инде беренче укытучым Гөлшат апа сүзләре. Зур авылның ике катлы мәктәп бусагасын атлап кергәч, иң беренче каршы алган кеше иде ул. Бүгенгедәй хәтеремдә: япь-яшь, чибәр, толымнары озын, йөрешләре килешле. Шул ук вакытта үтә дә сабыр, үтә дә тыйнак. Бүгенге көн күзлегеннән чыгып фикер йөрткәндә, гап-гади авыл укытучысы. Ләкин ул гадилек астына никадәр көч, таләпчәнлек, балаларга карата мәхәббәт яшеренгән булган. Безнең барыбыз өчен дә ул чын дәрәҗәсендә йолдыз иде. Аның әйткән сүзләре хакыйкать булып яңгырый иде.
Инде килеп, классташларым белән очрашу кичәсе хәтердә калган. Укытучы һөнәрен сайлаучылар бармак белән генә санарлык. Әлбәттә, бу куанычлы хәл түгел. Мәктәптә укытучы һөнәренең дәрәҗәсе бик түбән чорларында эшли башларга туры килде шул миңа. Ә бит заманында бу һөнәрне иң белемлеләр генә сайлаган. Үз вакытында тормыш авырлыкларыннан курыкмыйча, кечкенә генә хезмәт хакына риза булып бетмәс-төкәнмәс укытучы хезмәтенә чумуыма үкенмим мин. Хәзер дә шул ук темпта, шат күңел белән барысына да өлгерергә тырышам. Тырышуымның нәтиҗәләре дә күренә.
Җир шары үз күчәре тирәли әйләнә дә әйләнә. Вакыт елгасы агуын дәвам итә. Шушы агымда мин дә көн дә иртән яраткан эшемә, яраткан укучыларым янына ашыгам. Бик шаян, кызыксынучан, үзсүзле, киребеткән, шул ук вакытта таләпчән, һәрнәрсәдән кызык таба белүче укучыларым янына. Алар барысы да минем шатлыкларым, өмет-хыялларым, борчуларым һәм бәхет-йолдызчыкларым. Игътибар иткәнегез бармы икән: ике укытучы очрашса, үзләренең укучылары турында сөйләшә. Укытучы гаиләсе тулысынча диярлек мәктәп һәм укучылар тормышы белән яши дисәм дә, бер дә ялгыш булмас.
Мин яшәгән Урман арты бистәсендә кичен йолдызлар тагын да биегрәк, тагын да яктырак яна кебек. Тәрәзә янына киләм дә , зәңгәр күккә карыйм. Күк гөмбәзендә иксез-чиксез йолдызлар. Минем өметләрем, минем укучыларым, минем хыялларым төсле. Күңелемдә, ирексездән, әниемнең “Әй, хыялый бит син, кызым!” – дигән сүзләре искәрә. Яңа биеклекләргә күтәрелергә теләк, дәрт, көч булганга, мин бәхетле диеп сөенәм . Ә бәхетлеләрнең гел әйтер сүзләре бихисап...
Бүген минем әйтер сүзләрем күп,
Күзләремнән бәхет түгелә
Кайчак йолдыз булып яну кирәк,
Яшәү матурлыгын күрергә!