SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Эш тәҗрибәмнән...

IMG-20180117-WA0001

Тормышта бердәнбер бәхет – алга омтылыш.
Э.Золя
Мин, Галиева Нүрия Миңлехан кызы, педагогик эшчәнлегемне 2001 нче елда Казан шәһәре, Совет районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 141 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә башладым. Хәзерге вакытта мин Киров районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 151 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Укытучы һөнәре гомер-гомергә мактаулы һәм шул ук вакытта авыр хезмәтләрдән санала. Мөстәкыйль тормышка аяк басып килүче балалар белән тәҗрибәне уртаклаша башлау – үзе бер батырлык, талант. Балаларга төпле белем бирү генә түгел, дөньяга дөрес карашлар формалаштыру – болар бездән һөнәри осталык, түземлелек, заманага яраклашуыбызны таләп итә.
Көннәр буе карап утыруны
Тели идем тып-тын чагында,
Диңгез буендагы тау янында,
Утырып яшел йөзем багында. (Мәҗит Гафури “Диңгез буенда”)
Иксез-чиксез диңгез ярында ашыкмыйча гына офыкларны күзәтү йөрәккә хәл кертә, күңелне тынычландыра, илһам өсти әлбәттә. Әмма татар теле һәм әдәбияты укытучысы хезмәтен мин диңгез белән түгел, ә тау елгасы белән чагыштырыр идем. Муса Җәлилчә әйтсәк:
Ник ярсый бу елга,
Ник шаша, ник таша?
Тын акса ни була,
Җай гына, уртача?
Без яшәгән чор – тау елгасы шикелле, бик югары тизлек, кыюлык, тәвәккәллек, замана таләпләренә яраклаша белү, үзгәрешләр чоры. Заманыбыз конкурентлыкка сәләтле, бүгенге һәм киләчәк тормышта үз урынын таба алучы, иҗади фикер йөртүче шәхесләр укытып чыгаруны таләп итә. Тау елгасы кебек ашкынып агучы, күпкырлы тормышта тәрбия - белем бирү процессын рафтинг – тау елгасыннан көймәгә утырып йөзеп төшүчеләр белән тиңләр идем мин. Белем бирү мохитындагы һәр укучы системалы хезмәттәшлеккә, эзлекле белем һәм тәрбия алуга актив кушылырга мәҗбүр була.
Укучыларның иҗади фикер йөртү сәләтләрен үстерү, җәмгыятьтә социальләшү, шәхес буларак җитлегү проблемасы көн кадагына чыга.
Проблеманың актуальлеге минем методик темамны билгели: “Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда яңа технологияләр кулланып, иҗади фикер йөртүче шәхес тәрбияләү”.
Максатым: “Рухи яктан бай, югары мәдәниятле, үз фикере, идеяләре булган камиль шәхес тәрбияләү”.
Куелган максатка ирешү өчен алдагы бурычларны тормышка ашыру өстендә эшлим.
- татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, класстан тыш чараларда укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү;
- системалы хезмәттәшлек аша шәхескә индивидуаль якын килү;
- укучыларның белемнәрен системалы рәвештә тирәнәйтү;
- төрле чараларда, конкурсларда катнашып, әдәбият һәм сәнгәтькә мәхәббәт тәрбияләү.
Икетеллелек шартларында балаларның белем дәрәҗәсен ачыклау өчен кереш тикшерү материалларыннан файдаланам. Он-лайн режимында ата-аналар өчен анкеталар үткәрәм. Төрле төрдәге сораулар аша үземә нәтиҗәләр ясыйм, тел белү дәрәҗәләрен ачыклыйм.
Өч еллык белемнәрне тикшерү мониторингында күренгәнчә, сыйныфларымда, укучыларның тел белү дәрәҗәсенең өлгереше һәм сыйфаты татар теленнән (Кушымта №1) һәм татар әдәбиятыннан (Кушымта №2) елдан-ел күтәрелә.
Заман таләпләре бүгенге көндә татар телен укыту процессында зур үзгәреш сорый. Без - укытучылар алдында бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклау бурычы булса, икенчедән, укучыларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, аны үстерү бурычы. Дәресләрдә заман таләпләренә туры килгән электрон диагностик материаллар, тыңлап аңлау күнегүләре, грамматик биремнәр, җанлы текстлар, татарча анимацион фильмнар күрсәтү – болар барысы да дәресләремне җанландыра, балаларда кызыксыну уята.
Уку, укыту эшчәнлегенең төре буларак, проектлар методын бик яратып кулланам. Укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеге, иҗади эзләнүе, башкарган хезмәтләренең нәтиҗәле булуы, укытучы ярдәмендә юнәлеш, этәргеч алулары проект эшен тагын да кызыклы итә. Бу белем бирү процессының нәтиҗәлелеген арттыра, укчыларны киләчәк тормышка әзерли.
Әдәбият, уку дәресләрендә шигырь-әкиятләрне җанландыру, сәхнәләштерү балаларның иҗади күзаллавын киңәйтә, аралашу компетенциясен алгы планга чыгара. Тематик кичәләр, шигырь бәйгеләрен дә зур кызыксыну белән үткәрәм. “Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек” шигырь бәйгесенең шәһәр күләмендә еллар дәвамында “нәфис сүз остасы” һәм “иң яхшы инсценировка” номинацияләрендә ел саен җиңүчеләрем булуы бик сөенечле.
Әле менә яңа гына “Сәләт” түгәрәге кысаларында укучылар белән анимацион фильмнар төшерү өстендә эшли башладык. Бу эшебез дә үзенең җимешләрен китерер дигән өметтә калабыз. Түгәрәгебезнең эшчәнлеге шулай ук “Сөйкемле Шүрәле” халыкара иҗади бәйгесендә югары бәяләнде. Ул Арча районы Яңа Кырлай авылындагы Габдулла Тукай музей-комплексында саклана. (Кушымта №3)
Сыйныфтан тыш эшчәнлектә укучыларда нәтиҗәлелекне арттырыр өчен музейда дәресләр алып барам. Безнең мәктәбебездә озак еллардан бирле “Хәтер” музее уңышлы гына эшләп килә. Ике ел элек, директорыбыз ярдәме белән, татар этнографик музеен да оештырып җибәрдек. “Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк”,- дигән хакыйкатьне мин гел хәтердә тотам. Халкыбызның тарихын өйрәнүдә, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә музей материалларын, андагы экспонатларны, бер сүз белән әйткәндә, музей педагогикасын уңышлы файдаланам. (Кушымта №4)
Башкалабызның “Әкият” курчак, “Яшь тамашачы”, “Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия”, “Галиәсгар Камал исемендәге татар Дәүләт академия” театрлары, төрле музейларга йөрү – барысы да татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ тудыра. Бездә рус телле балаларны әти-әниләре белән берлектә татар мәдәнияты, гореф-гадәтләре, тарихы белән таныштыру традициягә кереп китте. Һәр елны мәктәбебездә оештырылган “Язгы тамчылар” җыр-бию фестивале моңа дәлил булып тора. Шулай ук 2013 нче елдан алып бүгенге көнгә кадәр укучыларым ТНВ каналы оештырган тапшыруларны алып баруда катнашалар, “Без- Тукай оныклары” тапшыруында үзләренең нәфис сүз осталыкларын күрсәтәләр. Шәһәр күләмендә ТНВ каналы үткәргән “Яшь диктор” бәйгесендә укучыларымның чыгышы ел саен югары бәяләнә, җиңүче һәм призерлар булуы бик сөенечле.
“Халык җәүһәрләре” II –регионара ачык фольклор фестиваль-конкурсы, татар халык җырлары номинациясендә 2 нче урын; “Казан сандугачы” шәһәр бәйгесендә 1 нче урын; республика күләмендә уздырылган “Созвездие – Йолдызлык” фестивале җиңүчесе; “Ике йолдыз” шәһәр бәйгесе җиңүчесе; башка күпсанлы уңышларыбыз алга таба эшләргә көч бирә һәм киләсе җиңүләргә илһамландыра. (Кушымта №5)
Сәләтле укучыларга индивидуаль якын килү – эшчәнлегемнең тагын бер юнәлеше булып тора. Аерым укучылар белән республика, төбәкара, бөтенрәсәй күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннарга лаек булу, әлбәттә, бик дәрәҗәле. Укучыларым белән төрле фәнни конференцияләрдә катнашып җиңүләр яулыйбыз. Фән буенча читтән торып һәм турыдан туры үткәрелгән олимпиадаларда, интернет – конкурсларда катнашу өчен теләге, мөмкинлекләре булган сәләтле балалар белән индивидуаль эш алып барам. Эшебезне нәтиҗәле дип әйтә алам, чөнки берничә ел рәттән укучыларым җиңүләр яулыйлар.
Туган телләр укыту темасы көн кадагында иң актуаль темаларның берсе булып кала бирә. Рафтинг- спорт төренең иң тәвәккәл төрләреннән булган кебек, мин туган тел укытучысы буларак, сынатырга җыенмыйм. Яңа технологияләр, интерактив формалар, кызыклы методикаларны өйрәнү, аларны куллану өстендә эшләвемне дәвам итәм. Текә борылышларда тизлекне киметә төшеп, кайвакыт тукталып, хәл җыеп, узган юлга- эшләнгән эшкә нәтиҗә ясап алырга да кирәк була. Уңышлар кандагы адреналинны арттырып, алга таба эшләргә, эзләнергә дәшә. Бай тарихлы, туган телем –татар телем, аның искиткеч зур киләчәге сынауларга бирешмәскә, яшәргә, эшләргә чакыра .

Прикрепленный файлРазмер
РАБОТЫ.pdf665.19 кб