Казан шәһәре Яңа Савин районының 155 нче гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен “Укытучыларның һөнәри осталыгын үстерү аспектының бер төре – педагогик бәйге” темасына шәһәр семинары булды. Семинарны Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин ачты, бу семинарның даими эшли торган булуын ассызыклады, беренче семинарда каралган мәсьәләләргә тукталды, максат һәм бурычларны җиткерде. “Ел укытучысы” конкурсында катнашучылар бәйге барышында берничә бирем үтәргә тиеш булуларын искәртте: дәрес, дәрестән тыш чара, мастер-класс, белем проекты, методик портфолио, эссе язу. Ул бүгенге семинарда дәрес, дәрестән тыш чара, мастер-класслар күрсәтү планлаштырылган булуын әйтте.
Директор Н.Р. Фазылов инновацион эшчәнлекне оештыру буенча гимназиянең стажировка мәйданчыгы булуын билгеләп үтте. Педагогик коллективның бу юнәлештә башкарган эшләренә тукталды, гимназиядә тормышка ашырыла торган проектлар турында сөйләде.