Күпмәдәниятле җирлек шартларында Россия халыкларының телләрен саклау һәм үстерү, халыклар арасында дуслыкны ныгыту, укучыларның иҗади мөмкинлекләрен, сәләтләрен ачыклау, балаларны фәнни-эзләнү эшләренә тарту максатыннан Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Халыклар дуслыгы йорты, Казан шәһәре мәгариф идарәсе белән берлектә ел саен төбәкара фәнни-гамәли конференция һәм укучыларның фәнни укуларын оештыра.
Конференциянең беренче турында 600 якын укучы катнашты. Укучылар рус, татар, чуваш, башкорт, мари, удмурт, мордва (эрзя, мокша) телләрендә әзерләгән тикшеренү эшләрен мәртәбәле жюрига тәкъдим иттеләр. Жюри составында Казан федераль университеты, Казан технология тикшеренү институты, Мәгарифне үстерү институты, Удмуртия һәм Мордовия Республикалары галимнәре, чуваш телендә нәшер ителә торган “Сувар” газетасы хезмәткәрләре, милли-мәдәни автономия җитәкчеләре бар иде. Галимнәр Татарстан, Башкортостан, Чувашия, Мордовия, Удмуртия республикаларыннан, Ульяновск өлкәсе, Пермь крае мәктәпләреннән килгән иң яхшы 94 эшне сайлап алдылар.