SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Таныш булыйк!

jpg

Мин- Хисамиева Гүзәл Фирдинант кызы. Казан шәhәре Совет районының "Татар телендә тәрбия hәм белем бирүче 64 катнаш төрдәге балалар бакчасы музыка җитәкчесе.
2004 елда Арча педагогия көллиятен "Музыка белеме" hәм өстәмә квалификация "Мәктәптә ял итү эшчәнлеген оештыручы педагог" белгечлеге буенча тәмамладым. 2006 елда Социаль белем бирү академиясенең "Психология" белгечлеген бетердем.
Нәни балаларга чиксез мәхәббәт, аларның чиста, пакъ күңеленә матурлык, белем бирү теләге мине балалар бакчасына китерде. Бу -алган белгечлегемә, һөнәремә тугрылык, бу- минем акыл һәм аң белән сайлаган юлым, язмышым.
Мин- 21 гасырның музыка җитәкчесе. Белем бирү процессына югары таләпләр куелган заманча технологияләр үскән яңарыш чорында эшлим. Хәзерге җәмгыятьнең үсеш этапларына җавап бирергә теләгәнемне, шуңа омтылганымны ачык беләм, аңлыйм. Музыка җитәкчесе- һөнәр генә түгел ул, бу- яшәү рәвеше. Минем сөенечемнең нигезе шунда- һәрвакыт бәхетле балачак дөньясында булу мөмкинлеге. Максатым- актив, иҗади, гармонияле үсеш алган инициативлы шәхес тәрбияләү.