SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Минем эш тәҗрибәм

IMG_20191004_074619_135

Бүгенге көндә без үзгәрешләр чорында яшибез. Җир шарының төрле өлкәләрендә барган үзгәрешләр безнең тормышыбызга көннән-көн ныграк тәэсир итә бара. Җәмгыятьнең социаль-икътисади һәм рухи өлкәләрендә барган глобаль үзгәрешләр мәгариф эчтәлегенә дә яңа төсмерләр кертә, яңа таләпләр куя, аның үсешенә яңа юнәлешләр билгели. Бу исә заман мәктәбе укучыларга билгеле бер дәрәҗәдә белем бирү белән генә чикләнмичә, аларны мәстәкыйль рәвештә даими белем тупларга, һәрьяклап үсешкә ирешергә, үз-үзе белән идарә итә белергә, җәмгыятьтәге мөһим процесслар турында хәбәрдар булырга өйрәтергә тиеш дигән сүз.
Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Укытучы буларак, безнең төп максатыбыз – замана таләпләренә җавап бирә торган, тормышта үз юлын табарга сәләтле, иҗади, белемле, ике дәүләт телендә һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы шәхес тәрбияләү, аларны хезмәттәшлеккә өйрәтү, чөнки бүгенге көндә яшүсмерләр арасында сүлпәнлек, битарафлылык, белмәгәнне белергә теләмәү, матур әдәбият укудан бөтенләй бизү, яхшылыкны күрергә теләмәү кебек кире сыйфатларның көчәюе сизелә. Шуңа күрә без балаларга теоретик белем генә биреп калмыйча, аларның алган белемнәрен тормышта куллана белүләренә зур игътибар бирәбез.
Белем бирү эшен үзара хезмәттәшлек шартларында оештыру – тәрбияләүнең төп ысулы. Мөгаллим һәм балаларның үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә шәхеснең ихтыяҗы һәм сәләте тулысынча ачыла. Бу очракта укытучы да, укучы да бер-берсенең ярдәмчесе, киңәшчесе булырга тиеш. Белгәнебезчә, яңа дәүләт стандартларында дүрт эшчәнлеккә өстенлек бирелә: шәхси, регулятив, танып-белү эшчәнлеге һәм коммуникатив эшчәнлек. Дәресләрдә әле моңа кадәр билгеле булмаган чаралар кулланыла, элеккеге метод-алымнар яңара, камилләшә. Укытучы алдында яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлеләрен сайлап алып, аны үзләштерү зарурлыгы туды. Хәзерге уку-укыту процессында иң әһәмиятле урынны заманча технологияләрнең берсе булган уен технологиясе алып тора. Укучыларга белем бирү, тәрбияләү процессында уен технологиясен куллану мәгълүматны кабул итү, игътибарны көчәйтү, хәтер һәм интеллектны үстерүдә югары күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирә; образлы кабул итү аша кешенең ми эшчәнлеген, уйлау сәләтен активлаштыра.
Укыту процессында уен технологиясе аерым игътибар таләп итә, чөнки телне өйрәнгән вакытта, уен кызыксыну уятучы, дәртләндерүче фактор булып тора. Балаларның бай рухлы, сау-сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте зур. Өлкәннәргә эштән бушаган вакытларда күңел ачу, ял итү, вакыт уздыру чарасы булса, бала өчен уен – чын шөгыльгә, тормыш көрәшенә һәм хезмәткә әзерләнү ул. Уеннарның эчтәлегенә күз салсаң, аларның тормыш-көнкүрешнең һәм хезмәт төрләренең бер чагылышы икәненә ышанасың. Уен дигәндә, кешелек җәмгыятенең үсеш дәверендә хезмәт формаларын чагылдыру рәвешендә барлыкка килгән, яшь буынны физик һәм әхлакый, эстетик яктан тәрбияләү вазыйфасын һәм шулай ук олылар өчен күңел ачу, вакыт үткәрү һәм көнкүрештә берәр эш-шөгыльне, йоланы үтәү вазыйфасын башкаруы мавыктыргыч чаралар системасын аңлыйбыз. Укучыларның белем һәм күнекмәләрен арттыруда, аларның үз фикерләрен язмача яки сөйләмә рәвештә формалаштыра белергә өйрәтүдә, укыту һәм тәрбиянең бердәмлегенә ирешүдә, шулай ук балаларны тел фәне белән кызыксындыруда уеннарның әһәмияте зур. Дәресләрдә урынлы кулланылган уеннар укучыларны активлаштыра, аларның игътибарын дәрес материалына юнәлтә һәм иҗади халәт булдыра. Уеннар вакытында фән нигезләрен үзләштерү белән бергә укучы үз фикерләрен дәлилли белү күнекмәләре дә ала. Шулай итеп, уеннар бала тормышында әһәмиятле урын алып торалар, белем һәм тәрбия бирүдә мөһим чыганак булалар.
Дәресне тулысынча уен формасында үткәрергә дә, моңа аның бер өлешен генә багышларга да мөмкин. Укырга-язарга өйрәтү, дөньяны танып белү, тәҗрибә туплау, тәҗрибә уртаклашу, фән-техника, сәнгать яңалыклары белән танышу, иҗат итү тел ярдәмендә генә була ала. Тел кешенең барлык иҗтимагый эшчәнлеген оештыра. Шуңа күрә дә борын заманнан ук һәр халык балаларны ана теленә ныклап өйрәткән, аның телен шомартуга, сөйләгәндә һәм язганда аннан оста файдалануга бик нык игътибар иткән. Һәр ана, баласына «тел ачкычы» бирү өчен, бишек җыры җырлаган, сүзле уеннар оештырган; үсә төшкәч, такмаклар, тизәйткечләр, санамышлар, табышмаклар өйрәткән. Аеруча кече яшьтә балага белем һәм тәрбия уен аркылы бирелә, уйнаган вакытта бала күп нәрсә таный, күнекмәләр ала. Шуның өчен укытучы, татар теле фәненнән белем һәм тәрбия бирү бурычын күздә тотып, тел дәресләрендә балаларның уеннарын максатка ярашлы итеп оештырырга тиеш. Уеннар яки уен элементлары кергән дәресләр укучының татар теле белән кызыксынуын көчәйтә, мөстәкыйльлеген, ихтыяр көчен, акыл эшчәнлеген, зирәклеген үстерә, алга билгеле бер максат куеп эшләргә өйрәтә. Татар теле дәресләрендә кулланылган уеннар балаларга ныклы белем бирергә, тотрыклы күнекмәләр булдырырга, мөстәкыйль рәвештә танып белү эшчәнлеге белән кызыксынуларын уятырга ярдәм итәләр. Уеннар һәм уен элементлары кулланылган дәрестә укучы актив катнаша, мөстәкыйль фикер йөртә, һәр яңаны нәтиҗәле итеп тану ысуллары белән кораллана. Мондый дәресләрдә грамматик теорияне һәм сөйләм практикасын үзләштерү процессы уңышлы барачак. Татар теле дәресләрендә, аерым тел фактын өйрәнгәндә, сөйләү һәм язу күнекмәләре биргәндә, мавыктыргыч уеннар белән читенлек ситуациясе тудырылырга, уен элементлары кертеп, проблемалы сорау һәм мәсьәләләр куелырга тиеш. Аларны чишү балада үз көченә ышану тойгысы уята, аннан зуррак эшләрне башкаруга, катлаулы күнегүләрне эшләүгә дәртләндерә, максатка ирешүдә бернинди киртәләр алдында да тукталып калмау сыйфатын формалаштыра. Шулай итеп, дәрестә үткәрелгән уеннар, кулланылган уен элементлары дәресне җанлы һәм кызыклы итә, укучыларда ана теленә мәхәббәт тәрбияли һәм аның белән тирән кызыксыну уята.
Уен технологиясе укучыларның танып белү активлыгын үстерә, акыл үсешен активлаштыра, аларда яңа сыйфатлар булдыруга ярдәм итә. Уен вакытында фән белән кызыксыну көчәя, мөстәкыйльлек, ихтыяр көче, игътибарлылык арта, хәтер яхшыра, уйлау күнекмәләре камилләшә. Уен аша укытучы укыту һәм тәрбия бурычларын уңайлы хәл итеп кенә калмый, ә укучы белән аралашуны да җайга сала. Балалар коллективын берләштерүдә, туплауда, дусларча мөгамәлә урнаштыруда да уенның әһәмияте зур.
С. Х. Айдарова билгеләп үткәнчә, теләсә нинди телгә өйрәтүнең төп үзенчәлеге булып аның коммуникатив юнәлгәнлеге тора. Татар теле дәресләрендә дә, иң беренче чиратта, балаларга телне аралашу чарасы буларак кулланырга өйрәтелә. Телгә өйрәткәндә, авырлыклар автоматизмнар эшләнүдән башка сөйләшеп, әлеге телне белеп булмау белән бәйле. Шул рәвешле, телне өйрәнү билгеле бер күнекмәләр булдыруны да күз алдында тота. Моңа исә төрле дидактик уеннар куллану ярдәм итә ала.
Уеннар кайчан барлыкка килгән соң? Бу сорауга төгәл генә җавап бирүе читен. Шулай да борынгы чыганакларда бала уеннары турында кайбер мәгълүматлар очрый. Археологлар, мәсәлән, моннан күп гасырлар элек яшәгән кешеләрнең таштан, балчыктан ясалган уенчыкларын табалар. Күренекле фольклорчы Р. Ф. Ягъфәров уеннар турында төрки язма чыганакларда да мәгълүматлар булуын әйтә. Мәсәлән, М.Кашгариның XI гасырда язылган «Диване лөгатет-төрек» хезмәтендә «мөңүз-мөңүз» дигән балалар уенының тасвирламасы бирелә. Бу уен эчтәлеге белән «очты-очты» уенына якын тора дип яза Р. Ф. Ягъфәров.
Чит телне өйрәнгән вакытта, уен кызыксыну уятучы, дәртләндерүче фактор булып тора. Г. К. Селевко, максатчан юнәлеш буенча, дидактик (белем дәрәҗәсен, танып белү эшчәнлеген киңәйтү, белем һәм күнекмәләрне гамәли эшчәнлектә куллану һ.б.), тәрбияви (мөстәкыйльлек тәрбияләү, билгеле бер юнәлешләр, дөньяга караш тәрбияләү һ.б.), үстерелешле (игътибар, хәтер, сөйләм, фикерләүне, уку эшчәнлеген үстерү һ.б.), социальләштерүче (аралашуга өйрәтү һ.б.) уеннарны аера. С. Х. Айдарова укытучы башлангыч сыйныфларда ирешергә тиешле максатлар дип, түбәндәгеләрне санап үтә: 1) укучыларны уку уеннары белән мавыгырга өйрәтү; 2) уенга мотивация булдыру һәм үстерү; 3) укучы беренче минуттан ук соңгы нәтиҗәгә игътибарын юнәлткән булырга тиеш; 4) укытучы баланың ирешкән нәиҗәләрен күрергә, аны канатландырырга тиеш.
Уку процессын интенсивлаштыруны активлаштыру максатында, уенны төшенчәләрне үзләштерү, теманы өйрәнү, яңа материалны аңлату-ныгыту, сөйләм эшчәнлегенең телдән төрләренә өйрәтү вакытында технология буларак файдаланырга була.
«Уен технологияләре» төшенчәсе үз эчендә педагогик процесста кулланыла торган бер төркем метод һәм алымнарны берләштерә.
Дәрестә уен куллануның төп максаты – укучыда чит телне өйрәнүгә кызыксындыру уяту. Башлангыч сыйныфларда уенны куллану бигрәк тә отышлы, чөнки укучылар әле балалар бакчасыннан гына килгән, уенга күнеккән була. Шул ук вакытта материалны уен формасында тәкъдим итү аны кабул итүне җиңеләйтә.
Уеннарның төп функцияләре түбәндәгеләр:
1) укучыларның уйлау һәм сөйләү эшчәнлеген активлаштыру,
2) аларның сүз байлыгын арттыру һәм фикерләү даирәсен киңәйтү,
3) аралашу культурасы тәрбияләү.
Кешелек тормышында, димәк, мәктәптә кулланганда да, уеннар тагын түбәндәге функцияләрне башкаралар:
1) Күңел ачу. Ул башлангыч сыйныф укучысына үзе өчен авыр тоелган уку мәшәкатьләреннән арынырга ярдәм итә. Дәреснең уртасында җиңел генә уен үткәреп алу киеренкелекне бетерергә булыша.
2) Коммуникатив функция. Уен вакытында балага аралашу психологик яктан җиңелрәк була. Гомумән, уеннар вакытында, бигрәк тә рольле уеннар кулланылганда, табигый шартларда аралашу барлыкка килә, бала уңайсызланмый, иркен ситуациягә куела.
3) Бала уен вакытында үзенең сәләтләрен ача һәм тормышка ашыра ала. Бу да уенның мөһим бер функциясе булып тора.
4) Уен процессында укучыларның төрле кыенлыклар белән көрәшү, үз-үзен җиңү сыйфатлары үстерелә.
5) Диагностик функция. Уйнаганда балалар турында бик күп информация алып була: аларның холык, характер сыйфатлары, сәләте, билгеле бер әйберләргә мөнәсәбәте, башкалар белән аралашу мөмкинлеге, белем дәрәҗәсе һ.б.
6) Коррекция функциясе. Уен балаларның белемен генә түгел, ә бәлки холык-фигылендәге кайбер сыйфатларны да үзгәртергә, төзәтергә мөмкинлек бирә.
7) Социальләштерү функциясе. Уен вакытында бала җәмгыятьтә кабул ителгән нормаларны үзләштерә, башкалар белән мөнәсәбәтләрен җайга сала.
Күренеп тора: уенның функцияләре гаять күп. Ул баланың белем дәрәҗәсен тикшерүдән тыш, аның үз-үзен тотышы нормаларын да формалаштыруга ярдәм итә. Моннан чыгып, уенның татар телен чит тел буларак укыту процессын оештыруда зур ярдәмче булуын күрәбез. Башлангыч сыйныфларда, гомумән, уен элементлары мөмкин кадәр күбрәк кертелергә тиеш.
Уен, бала эшчәнлегенең хәлиткеч сыйфаты буларак, аның активлыгы үсүгә ярдәм итә, иптәшлек, бер-берсенә карата ихтирам хисен үстерә. Уен баланың акыл даирәсе үсешенә ярдәм итә, уенда аларның күзаллаулары, кызыксынулары, тирә-юньдәге тормышка мөнәсәбәтләре күренә, дигән фикер әйтә Н. П. Аникеева.
Укытучылар, балалар тормышындагы төрле характердагы уеннарның аеруча әһәмиятле урын алып торуын, аның акыл эшчәнлеген камилләштерү белән бергә белем, тәрбия бирүен дә истә тотып, дәресләрдә уеннарны яратып һәм еш кулланалар. Бигрәк тә башлангыч сыйныфта уку-укыту процессында уеннар куллану яки уен элементларыннан файдалануның әһәмияте гаять зур. Чөнки уенны белем бирүнең барлык этапларында да кулланырга була. Аеруча татар милләтеннән булмаган балаларга татар телен өйрәтүнең башлангыч чорында уеннарны дәрестә һәм дәрестән тыш үткәрү уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Уен балаларда чит телгә кызыксыну уятырга булыша. Уен барышында балалар үзара ярдәмләшеп эшлиләр һәм аларда иптәшлек хисе тәрбияләнә. Шулай ук дәресләрдә уен элементларыннан файдалану аралашуга өйрәтүнең мөһим чарасы булып тора. Рус балаларын татар телендә сөйләшергә өйрәткәндә һәм сөйләм үстерүне күздә тотканда, беренчедән, сүзләрне еш кабатларга, икенчедән, һәр укучы дәрестә күбрәк сөйләргә тиеш. Бу очракта рольле уеннар ярдәмгә килә.
Рус балаларын татар теле белән кызыксындыруда, аларның сүзлек запасын баетуда, шул сүзләрне сөйләмдә кулланырга өйрәтүдә дә уеннарның әһәмияте гаять зур. Дәресләрдә уңышлы кулланылган уеннар укучыларны активлаштыра, аларның игътибарын туплый. Уеннар дәресләрне хисләр белән баета, балаларның иң яхшы сыйфатларын ачарга ярдәм итә. Үзләштерергә читен булган материал да, уен рәвешендә аңлатканда, кызыксыну уята. Укытучы һәр укучыны эшкә тарта, уйната, уйлата, өзлексез иҗат итүгә этәрә.
С. Х. Айдарова билгеләвенчә, татар теле дәресләрендә уеннар дәреснең аерылгысыз өлеше булырга тиеш, чөнки уен балаларны аеруча кызыксындыра. Ә кече сыйныф укучысының хәтере үзенә ошаган әйберне, күренешне бик тиз исендә калдырырга сәләтле. Дәрестә без дидактик уеннар белән эш итәбез. Ә алар методик максатлы булуы белән аерылып тора. Укытучы бу максатларны бик яхшы белә, әмма укучыларга бу турыда әйтергә кирәкми. Әгәр укучылар бу максатны белә икән, уен гадәти бер күнегүгә әйләнеп кала.
Күренекле методистлар, укытучылар татар телен чит тел буларак өйрәткәндә, уеннарның файдасын күреп, әһәмиятен сизеп, үзләренең хезмәтләрендә аларны аеруча киң яктырталар. Шундыйларның берсе – Ф.Ф.Харисов. Аның хезмәтләрендә татар теленә өйрәтү чарасы буларак уенның әһәмияте, төрләре, үткәрү методикасы бирелә. Ул иҗади активлыкны үстерүнең иң нәтиҗәле юлларыннан берсе, күзаллауны яхшырту чарасы булып, белем бирүнең коммуникатив юнәлешендә өйрәнелә торган предметка кызыксыну арттыру чарасы булып, төрле уеннар оештыру тора, ди.
Ф.Ф.Харисов дәрестәге уенның аны оештырганда исәпкә алынырга тиешле үзенчәлекләре булуын күрсәтә:
1. Уен дидактика күзлегеннән чыгып төзелергә, көч җитәрлек булырга, катнашучылар тарафыннан үтәлерлек булырга тиеш;
2. Чит телне өйрәнүгә омтылыш булдыру өчен, уен кызыклы да булырга тиеш;
3. Уен барышында дустанә мөнәсәбәт, үзара ярдәмләшү атмосферасы, танып белү шатлыгы һәм нәтиҗә куанычы булу мөһим.
Рольле уеннар ярдәмендә укучыларны активлаштыру шартлары булып түбәндәгеләр санала:
1. Һәр дәреснең сюжетлылыгы, укучыларның мотивациясе.
2. Уку материалының махсус формада бирелүе (монолог, диалог, полилог).
3. Күрсәтмәлелектән файдалану, театральләштерү.
4. Танып белүнең коллектив формаларын куллану.
5. Гомуми процесста һәр балага индивидуаль якын килә алу.
6. Шатлык атмосферасы һәм киеренкелекнең булмавы.
Уеннар төрле һәм бик күп була. Аларның иң нәтиҗәлеләрен генә сайлап, дәресләрдә кулланырга кирәк. Уеннар белән бик мавыгырга да ярамый. Чөнки дәрес үзенең чигеннән чыгып китәргә мөмкин.
Нәтиҗә ясап әйткәндә, балалар тормышында уенның әһәмияте искиткеч зур. Уенны, аның һәм алымнарын балалар бик ярата һәм теләп кабул итә. Ул бала шәхесенә һәрьяклап йогынты ясый, аның акыл үсешен активлаштыра, укучыда хисләр эшчәнлеген көчәйтә, ихтыяр көче тәрбияли. Шул ук вакытта хәрәкәт гүзәллеген камилләштерергә, фантазиясен үстерергә, сөйләм телләрен баетырга, белем алу, тәрбия эшчәнлегенә кызыксыну уятырга, тирә-юнь һәм дөньяны, табигатьне танып белүгә омтылыш булдырырга ярдәм итә.