SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Блог пользователя Каримова Алина Халитовна

Хезмәтем, көчем - милләтем өчен!

IMG_6235 копия

Хөрмәтле хезмәттәшләрем! Сезне үземнең блогымда сәламлим! Мин, Кәримова Алинә Халит кызы, Казан шәһәре Яңа Савин районы 23 нче лицейның туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы. Сайтымда минем эш тәҗрибәм, уңышларым, иҗатым белән таныша аласыз. Үзегезгә файдалы мәгълүмат табарсыз, дип ышанам. Сезнең белән хезмәттәшлеккә өметләнәм. Сайтыма сылтама: https://tatar-tele-karimova-alina.webnode.ru/

Минем эш тәҗрибәм

IMG_20191004_074619_135

Бүгенге көндә без үзгәрешләр чорында яшибез. Җир шарының төрле өлкәләрендә барган үзгәрешләр безнең тормышыбызга көннән-көн ныграк тәэсир итә бара. Җәмгыятьнең социаль-икътисади һәм рухи өлкәләрендә барган глобаль үзгәрешләр мәгариф эчтәлегенә дә яңа төсмерләр кертә, яңа таләпләр куя, аның үсешенә яңа юнәлешләр билгели. Бу исә заман мәктәбе укучыларга билгеле бер дәрәҗәдә белем бирү белән генә чикләнмичә, аларны мәстәкыйль рәвештә даими белем тупларга, һәрьяклап үсешкә ирешергә, үз-үзе белән идарә итә белергә, җәмгыятьтәге мөһим процесслар турында хәбәрдар булырга өйрәтергә тиеш дигән сүз.