SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2020

Эссе "Укытучы һөнәре - минем омтылыш".

DSC02157

Эссе
“Укытучы һөнәре – минем омтылыш”.
Педагогик эшкә, диңгез, медицина яки шуңа охшаш эшкә
караган кебек, үз тормышын тәэмин итәргә генә омтылган
кешеләрне түгел, ә бу эшкә һәм фәнгә аңлы рәвештә
бирелгән һәм үзендә, гомуми халык ихтыяҗларын аңлап,
канәгатьләнү хисе тойганнарны чакырырга кирәк.
Д.И.Менделеев
Кулымда фотосурәтләр. Аларда минем тормышымның онытылмас якты мизгелләре. Бу сурәтләрне сезгә дә күрсәтеп китәсем килә.
1995 ел, 1 сентябрь. Ак алъяпкыч, зур ак бантлар... Кулымда төрле төсле кашкарыйлардан җыелган зур чәчәк бәйләме... Бу көн минем нәни күңелемдә иң кояшлы, иң бәхетле көн булып истә калды. Беренче укытучыма шул чәчәкләрне биргәндә туган дулкынлану хисләрен бүгенгедәй хәтерлим. Беренче укытучымның күзләреннән шатлык нуры чәчелә иде. Шушы көннән алып укытучы апам минем кечкенә йөрәгемә сүнмәслек зур дәрт салды. Шул хис тулы күңел белән өйгә кайттым да: “Әни, зур үскәч, миңа да шулай чәчәк бирерләр, мин дә укытучы апа булам!” – дидем.
Ә бу сурәт артына “Кечкенә Гөлия – укытучы апа” – дип язылган. Ә бит монда мин чыннан да укытучы апа булып уйныйм. Теге көннән бирле безнең өй көн дә мәктәпне хәтерләтә килде. Әти кара такта әзерләп бирде, әни акбур алып кайтты. Әйтерсең лә, алар да бертавыштан минем укытучы булу теләгемне хупладылар.
Дәрестә укытучыларымның һәр хәрәкәтен, һәрбер эшен игътибар белән күзәтеп утырырга яраттым. Еш кына, дәрес темасын тыңламыйча, уйларым белән укытучы образына кереп укыта да башлый идем. Еш кына Әнием “Укытучыңның копиясенә әйләнеп беттең инде”, - дип шаярта иде.
2005 ел. Татар дәүләт гуманитар педагогика университеты каршында басып торам. Монсы инде уен эш түгел. Әкрен генә хыялыма таба бару. Татар филологиясендә уку – минем укытучы профессиясенә мәхәббәтемне тагы да көчәйтте. Күңелле студент еллары сизелми дә узып китте.
2010 ел, ниһаять, мин – дипломлы татар теле укытучысы!
2010 ел, 1 сентябрь. Мин 33 нче номерлы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Белем бәйрәмендә басып торам, ә кулымда чәчәк бәйләме. “Әни, миңа укучыларым чәчәк бәйләме бирделәр. Хәзер мин чын укытучы апа!”
Шушы көннән башлап мин кулларыма китап-дәфтәрләр тутырылган сумкамны тотып эшкә ашыгам. Соңга калмаска тырышып, ашыга-ашыга атлыйм, ә үзем кечкенә чагымны искә төшерәм. Әйтерсең лә эшкә түгел, мәктәбемә укырга барам...
Һәркем тормышта үз юлын эзли, аңа дөрес юлны табу бик мөһим. Кеше үз күңеленә хуш килгән һөнәр иясе булганда гына, йөрәген биреп эшләячәк, ниндидер нәтиҗәләргә ирешәчәк.
Еллар узган саен, мин шуны аңладым: педагогик осталыкны диплом белән бирмиләр, ул укучыларың, хезмәттәшләрең, ата-аналар белән даими аралашу нәтиҗәсендә туа. Кайбер вакытта укучыларыбыз да безне күп нәрсәгә өйрәтә: аларның тормышка, әйләнә-тирәдәге вакыйгаларга карата фикерләре безнекеннән шактый аерыла. Алар белән аралашкан саен, без тормышка сабый күңеле аша карарга өйрәнәбез. Бала күңелен аңларга өйрәнмичә торып, укытучы булып булмый, минемчә. Бу һөнәрне сайлаган һәр кеше аңа бөтен гомерен багышлаячагы турында да уйларга тиеш. Укытучы һөнәре – гаҗәеп, бала күңелен үзгәртә, аны шәхес итеп формалаштыра торган һөнәр ул. Балачак, яшьлек еллары, өметләр, хыяллар укытучы һөнәре белән бергә үрелеп бара. Шуңа күрә, укытучы - һәрвакыт яшь, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган, авырлыклар килгәндә дә югалып калмый торган шәхес ул.
Укытучы - дөньяны танып белергә омтылучы балаларның керсез пакъ күңеленә гыйлем орлыклары чәчүче һәм аларның матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче Остаз. Мин үзем дә шушы зур исемне аклау өчен бөтен көчемне куям. “Укытучының бөтен горурлыгы – укучылары. Нинди түземлелек, ә иң мөһиме, балаларга мәхәббәт таләп итә бу эш. Алай гына да түгел, ул – профессия дә, эш тә түгел, ул – осталык. Укытучы булу өчен уку гына җитми, ул синең йөрәгеңдә булырга тиеш,” – дигән Татарстанның беренче президенты М.Шәймиев. Зур сулыклар бәләкәй чишмәләрдән башланган кебек, һәр олы эшнең нигезендә кечкенә гамәл ята. Чишмә башыбызда торучы, олы тормышка тәүге адым ясарга ярдәм итүче Укытучы бит мин!
Үзең белемле булу бер нәрсә, ә шул белемне балаларга җиткерә алу – монысы педагогик осталык. Ул исә, йокысыз төннәр, тырышлык, даими эзләнү, үз һөнәреңне чиксез ярату нәтиҗәсе.
“Укытучы булып туарга кирәк”, — ди халык. Әлбәттә, бу сүзләрдә хаклык бар. Ләкин “Табигый сәләт очкын гына, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин, аның кабынып китеп, зур ялкынга әверелүендә төп мәҗбүри көч булып хезмәт һәм үз-үзеңә таләпчән булу тора” (К. Насыйри).
Күпме түземлелек, сабырлык, тәртип, пөхтәлек, вакытны дөрес бүлә белү, балаларны ярату, гомер буе үрнәк булып яшәү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк укытучы кешегә. Бертуктаусыз эзләнү, һәр эштә осталык, белемгә омтылу да укытучы өчен бик әһәмиятле, минемчә. Укытучы сабый күңелендә игелекле, гаҗәеп кешелекле, якты күңелле җан, гомер буе остаз да, үрнәк тә булып кала.
Нинди генә заманда эшләмәсен – укытучы алдына зур бурычлар, яңадан-яңа таләпләр куела. Заманалар үзгәрү белән, мәгариф өлкәсе дә зур үзгәрешләр кичерә. Ләкин укытучы шәхесе үзгәрешсез кала, ул үз фәнен “су кебек эчүче”, түземле, намуслы, балалар күңеленә юл таба белүче, гадел һәм риясыз, таләпчән, әдәпле, үз һөнәренең остасы һәм балаларны яратучы шәхес булырга тиеш. Һәм фикеремне йомгаклап, шигырь юллары китерәсем килә:
Укытучы юл күрсәтә,
Аң, белем түрләренә.
Белем белән менеп була,
Дәрәҗә үрләренә...
Укытучы хезмәтенең,
Кадере чиксез була.
Укытучы бу дөньяга,
Таланты белән туа...