SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Блог пользователя Мисалова Гулия Наилевна

Шәхси сайтыма рәхим итегез!

 Мисалова

Исәнмесез! Таныш булыйк! Мин - Мисалова Гөлия Наил кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш урыным Казан шәһәре Авиатөзелеш районы "33нче гимназия" муниципаль белем бирү учреждениесы.

Минем турында тулырак мәгълүматны (дәрес эшкәртмәләре, класстан тыш чара материаллары, дипломнар, сертификатлар, шәхси эш планы, дәрес өчен материаллар, һ.б.) минем шәхси сайтыма кереп таба аласыз: https://misalova88.wixsite.com/website

Шулай ук социаль челтәрләрдә дә битем бар, бары тик шушы ссылка аша гына узарга кирәк https://nsportal.ru/misalova-g-n

Мәгариф порталында блог адресы:
http://kazanobr.ru/blog/15668

Эссе "Укытучы һөнәре - минем омтылыш".

DSC02157

Эссе
“Укытучы һөнәре – минем омтылыш”.
Педагогик эшкә, диңгез, медицина яки шуңа охшаш эшкә
караган кебек, үз тормышын тәэмин итәргә генә омтылган
кешеләрне түгел, ә бу эшкә һәм фәнгә аңлы рәвештә
бирелгән һәм үзендә, гомуми халык ихтыяҗларын аңлап,
канәгатьләнү хисе тойганнарны чакырырга кирәк.
Д.И.Менделеев
Кулымда фотосурәтләр. Аларда минем тормышымның онытылмас якты мизгелләре. Бу сурәтләрне сезгә дә күрсәтеп китәсем килә.

Эш тәҗрибәсеннән

IMG_20160126_123536

Эш тәҗрибәсеннән
Җир йөзендә иң зур байлык- кеше белән аралашу байлыгы.
А.Сент-Экзюпери.

Мин – Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 33 нче гимназиянең туган тел һәм әдәбияты укытучысы Мисалова Гөлия Наил кызы. Минем педагогик эш тәҗрибәм 11 ел. Методик темам: “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенцияләрен үстерүдә электрон ресурсларны куллану”.
Телебез - безнең тарихыбыз да, бүгенгебез һәм киләчәгебез дә. Безнең бурыч - туган телебезне күз карасыдай саклау, киләчәк буынга тапшыру.

Эссе: "Үткән белән горурланабыз, киләчәкне төзибез".

246501

Без - адәм балалары! Җиргә яратырга, яратылырга, үзеңнән соң матур эшләр калдырып, башкаларны сөендерергә килгән. Без - адәм балалары! Җиргә матурлык өләшергә, белмәгәннәрне белеп, башкаларга мирас итеп калдырырга килгән. Без - адәм балалары! Җиргә нәсел калдырырга, шәһәрләр һәм авыллар төзергә, яңа планеталар ачарга, шул планеталарда тормыш корырга килгән. Без - адәм балалары! Кылган яхшы эшләребез белән горурланырга, яңаны - киләчәкне төзергә килгәнбез. Дөрес, без җиргә матур яңа тормыш корырга килгәнбез!

Минем шәхси сайтым

246501

Минем турында тулырак мәгълүматны (дәрес эшкәртмәләре, класстан тыш чара материаллары, дипломнар, сертификатлар, шәхси эш планы, дәрес өчен материаллар, һ.б.) минем шәхси сайтыма кереп таба аласыз: https://misalova88.wixsite.com/website