SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Әдәбият дәресе буенча технологик карта

Предмет:Татар әдәбияты
Тема:Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил.
Максат:
1. Роберт Миңнуллин шигырьләре мисалында балалар әдәбиятының үзенчәлекләрен, әдәбият һәм сәнгать мәйданында тоткан әһәмиятле урынын аңлату.
2. Шигъриятнең балачактан ук фикерләргә, шатланырга һәм борчылырга өйрәтүен төшендерү.
3. Укучының Ватанын яратуы, аның патриоты булуы; этник чыгышын белүе, туган телен, үз халкының тарихын, мәдәниятен белүе.
Планлаштырылган нәтиҗәләр
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:
1.Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булу. Үзмаксат кую.
2.Күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы булу.
3.Тормышта үз урыныңны табарга омтылу хисенә төшенү, сагыну төшенчәсен аңлау.
4. Туган якка мәхәббәт хисенә төшенү
Метапредмет нәтиҗәләр:
Танып-белү УУГ:
1.Танып-белү мәсьәләсен аңлау, дәреслек материалында кирәкле информацияне таба белү, аңлап укый белү.
2. Дәрестә алган информацияне , тормыш тәҗрибәсен һәм өстәмә әдәбиятны кулланып, сорауларга җавап табу.
3.Уку мәсьәләсен чишү өчен анализ, синтез, чагыштыру, классификацияләү гамәлләрен тормышка ашыра белү
4.Сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен урнаштыра белү, гомумиләштерүләр ясый белү, нәтиҗәләр чыгара белү
Коммуникатив УУГ:
1.Сораулар бирә белү, тыңлый һәм башкаларның сорауларына җавап бирә белү
2.Үз фикерләрен тәгъбир итә белү, үзенең карашын әйтә һәм дәлилли белү, үз позициясен тәгъбир итә белү
3.Эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыра белү, укытучы һәм сыйныфташларың белән хезмәттәшлек итү.

Регулятив УУГ:
1.Укытучы тәкъдим иткән биремнәрне үтәү. Үз эшчәнлегеңә төзәтүләр кертә белү, үзконтроль.
2.Эшчәнлекне оештыра белү, уку мәсьәләсен мөстәкыйль рәвештә билгели һәм тәгъбир итә алу. Җавап алгоритмын планлаштыра белү. 3.Җавапларны бәяләү. Үзбәя.

Предмет буенча:
Р. Миңнуллинның тормыш юлын һәм иҗатын белү. “Шундый минем туган ягым” һәм “Кайтыйк ла үзебезгә” шигырьләрен уку, анализлау.

Дәреснең тибы Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе
Төп төшенчәләр “Ватан”, “туган як”, “сагыну”төшенчәләре
Предметара бәйләнеш Әдәбият белеме, татар теле, тарих
Эшне оештыру Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль
Материал Ганиева Ф.Ә. Әдәбият. 6 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. Ф.Ә.Ганиева, М.Д.Гарифуллина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2015. – Б.137,138
Җиһазлау Проектор, слайдлар, Роберт Миңнуллин портреты, китаплары.

Прикрепленный файлРазмер
6 кл.технологик карта.docx42.65 кб