SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Тукай әсәрләре буйлап сәяхәт

Тукай әсәрләре буйлап сәяхәт
Зал бәйрәмгә бизәлә. Сәхнә түренә Габдулла Тукайның портреты эленә, әсәрләреннән, китапларыннан, шагыйрьнең әсәрләренә иллюстрация итеп ясалган рәсемнәр, балалар өчен язылган шигырьләрдән күргәзмә оештырыла.
Залның бер ягына интерактив такта, ноутбук, аудио- видеоаппаратура урнаштырыла.
Кичә интерактив такта ярдәмендә презентация карау белән башланып китә.
Кичәнең барышы:
Залда бәйрәмчә киенгән балалар түгәрәкләнеп тезелешеп басалар.
“Арча көе” яңгырый.
Татар халык киемендә малай һәм кыз алга чыгалар.
Тәрбияче сүзе: Исәнмесез, балалар! Арча көе яңгырау – очраклы түгел. Чөнки, нәкъ менә Арча төбәге җиһанга сөекле Тукаебызны бүләк иткән.
Бүгенге кичәбез яраткан шагыйребезгә багышлана.
( Тукай күз алдына китерелә, нәкъ кечкенә Тукай кебек итеп киенгән бер малай күренә)
Кыз: Нәкъ Казанның артында –
Әтнә, Арча ягында,
Яшәгән ди бер малай,
Кырлай дигән авылда.
Исем- аты Габдулла.
Булган икән малайның.
Малай: Үз итеп, Апуш дип тә
Йөрткәннәр бу баланы.
Габдулла әкиятләр
Сөйләргә яраткан, ди.
Тыңлаучыларның барысын
Авызына караткан, ди...
Габдулла: (Апуш, алга чыгып)
Баллы икән алмагыз,
Әче икән тормагыз.
Чын әкият сөйлим сезгә
Авыз ачып тормагыз!
Бер бала: Сөйлә син, Апуш, сөйлә,
Безнең тыңлыйсы килә.
Габдулла: (Апуш)
Эһем, эһем, бервакыт
Карурманда йөрдем мин.
Гаҗәп хәлләр күрдем мин,
Барам шулай җ ай гына.
Тукта! Ни бу? Күр әле!
Килеп чыкты каршыма,
Килеп чыкты, Шүрәле!
Икенче бала: Кит аннан, булмас, булмас,
Арттырмәле шулчаклы!
Өченче бала:Син, Апуш, күзгә карап
Күп сибәсең борчакны.
Дүртенче бала:Булыр, булыр, ышанам,
Бу хәл чынга охшаган.
Габдулла:Борын-борын заманда
Булган икән бер малай.
Сөйләп тә тормам әле,
Тавышлансагыз алай.
Тәрбияче:Тукайның да балачагы нәкъ сезнеке кебек үк җырлы-биюле уеннарда уйнап үткән. Без дә бүгенге кичәбезне уеннар белән үрелдереп алып барырбыз.
“Челтәр элдем читәнгә” уены уйнала.
Кыз:Ул чакта ук булган икән
“Түгәрәкле” уены.
Күмәкләшеп уйнаганнар
Белми ару-талуны.
“Түгәрәкле” уены уйнала.
Малай: “Борылдырыш” уеннары
Уйналган шаулап-гөрләп.
Сабый күңеле бирешмәгән,
Янса да йөрәк дөрләп.
“Борылдырыш” уены уйнала
Кыз: Кырлай авылы болыннары
Булган диләр бормалы.
Балалары бик яратып,
Уйнаганнар “Назалы”
“Назалы” уены уйнала.
Малай: “ Тычкан салыш” уйнаганнар
Теп-тере тычкан белән.
Утыргыч ролен үтәгән
Чирәмнән сырган келәм.

“Тычкан салыш” уены уйнала.
Кыз: Авыл тормышын яктыртып
Язгандыр ул бу җырны.
Бик яраткан безнең Тукай
Су буйларын һәм кырны.
“Туган авыл” җыры җырлана. ( 1 куплет)
Малай: Язмыш сынавына буйсыныптыр,
Язгы сулар аккан бер чакта.
Китә шагыйрь Казан каласына
Кучер белән сихри пар атта.
“Пар ат” җыры сәхнәләштереп җырлана.
Кыз: Ә Казанга баргач инде
Ачыла аның сәләте.
“Су анасы” н караганнар
Булмый начар гадәтле.
“Су анасы” поэмасыннан өзек сәхнәләштерелә.
Малай: Авылда алган хистән туган
“Гали белән Кәҗә”се.
Шундый да матур дуслыкны
Килгән ачып бирәсе.“Гали белән кәҗә” шигыре сәхнәләштерелә.
Кыз: Эшне яшьтән үк сөяргә
Өйрәнгән хәтта эт тә.
Күрәбез а чык мисалын
Без “Кызыклы шәкерт” тә.
“Кызыклы шәкерт” шигыре сәхнәләштерелә.
Малай: Тыңлагыз әле бер генә
Менә бу хикәяттә.
Үз-үзеңне зурга куеп
Яшәмәскә өйрәтә.
“Көзге белән маймыл хикәяте” сәхнәләштерелә.
Кыз: Бик аз гына яшәсә дә
Сөекле Тукаебыз.
Кара төндә булган икән
Яктыртучы аебыз.
Малай: Иң кирәкле тәрбияне
Аннан укып өйрәник.
Ямьле балачак илендә
Кирәгенчә тирбәлик.
Кыз: Балачак ул –гүзәл мизгел,
Мәңге истә калачак.
Тукайлардай уйныйк,җырлыйк
Матур үтсен балачак.
Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамлана.