SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Минем эш тәҗрибәм

 М.Г

Мин, Камалова Миләүшә Годәер кызы, 35 ел элек Укытучы дигән бөек исемгә лаек булдым.
Укытучы дигән зур исемне алган идек якты бер таңда,
Шул исемне аклап безнең гомер, хезмәт белән үтсен Ватанга.
Гомер уза, ләкин балаларга булган мәхәббәтем арта гына бара. Педагогик хезмәтем 1984 нче елдан башланды. Хәзерге вакытта Казан шәһәре Киров районы 4 нче татар гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытам.
Минем методик темам – “Татар теле дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану”. Бу тема, минемчә, хәзерге XXI гасыр – компьютер заманында бик актуаль санала дип уйлыйм. Чыннан да, мәгълүмат бик күп, шуңа да һәр кеше үзенең шәхси тормышына, һөнәренә кирәклесен аерып ала белергә тиеш. Шәхесне үстерү, аның фикерләвен заман таләпләренә яраклаштыру, дөньяны дөрес итеп кабул итәргә өйрәтү – укытучының мөһим бурычы. Куелган максатка ирешүдә эшчәнлеккә корылган технология ярдәмгә килә. Бу технологияне кулланганда, дәрестә бала белемне әзер килеш кенә алмый, үзенең эшчәнлеге нәтиҗәсендә эзләп таба.
Эшчәнлеккә корылган мөнәсәбәтнең бер формасы булган тәнкыйди фикер йөртү технологиясе балаларда кызыксыну, тикшеренү эшчәнлеген үстерә. Дәрес вакытында укучылар темага кагылышлы сораулар куеп, ул сорауларга җавапны үзләре эзлиләр. Аларның үз фикерләре, үз карашлары формалаша, укучылар үзләренең хаклы икәнен исбатларга өйрәнәләр. Татар теле дәресләрендә грамматик категорияләрне модельләштерәләр, ягъни график мәгълүмат барлыкка китерәләр. Бу модельләрне балалар дәрестә чыгыш ясаганда да файдаланалар.
Тәнкыйди фикерләү 3 этаптан тора.
I этап: “Чакыру” . Бу этап – элек өйрәнгәннәрне актуальләштерү, тема белән кызыксындыру һәм яңа мәгълүмат алуга этәргеч биреп, укучыга үз максатын формалаштырырга булышу, ягъни әзерлек этабы. Бу этапта укытучы укучыларга дәрестә өйрәнелергә тиешле тема буенча белгәннәрен исләренә төшерергә этәргеч бирә. Балаларның җавапларын модельгә салырга, схема, таблица итеп төзергә ярдәм итә. Дөрес һәм дөрес булмаган раслаулар, проблемалы сораулар тәкъдим итәргә мөмкин.
II этап: “Фактларны аңлап төшенү”. Бу этапта укучы текст белән эш итә. Уку барышында, кирәк булса, таблица, схема, план төзи. Бу очракта текст сүзе киң мәгънәдә кулланыла, ягъни ул язма текст та, укытучы сөйләме дә, видеоматериал да булырга мөмкин. Икенче этапта яңа мәгълүмат кабул ителә, укучы куйган максатына төзәтүләр кертә. Дәреснең бу өлешендә тема белән кызыксынуны көчәйтү, яңа мәгълүмат алуга этәргеч биреп, “иске” белемнән “яңа” белемгә килергә ярдәм итү күзаллана. Монда маркер белән төрле тамгалар куеп уку күздә тотыла. Мәсәлән, кәгазь читенә шартлы билгеләр: “!”, “+”, “-“, “?” куела. Инсерт методы дәресләремдә уңышлы файдаланыла. Шулай итеп, I этапта куелган сорауга җавап эзләнелә.
III этап: “Рефлексия”, ягъни уйлану нәтиҗәсендә яңа белем туу этабы. Бу этапта укучының киләчәктә, ягъни алдагы дәресләрдә белем алу өчен яңа максаты да барлыкка килергә тиеш.
Рефлексия стадиясендә укытучы балаларны баштагы язмаларга, фаразларга яңадан кайтарып, кирәк булганда үзгәрешләр кертер өчен, иҗади, тикшеренү биремнәре тәкъдим итә. Укучылар “яңа” һәм “иске” мәгълүматларны чагыштырып карыйлар, таблицалар, схемалар да төзиләр, төрле күренешләр арасындагы бәйләнешне күзәтәләр, сорауларга җавап бирәләр, бәхәсләшәләр, иҗади эшләр башкаралар, теманың аерым өлешләрен тикшерәләр. Рефлексия вакытында синквейн алымы уңышлы санала– француз сүзе “cing” – биш дигәнне аңлата. Биш юл бер эзлеклелектә пирамида кебек урнаша.
Аны язу тәртибе:
Беренче юл – теманы бер сүз белән язу.
Икенче юл – теманы ике сыйфат белән белдерү.
Өченче юл – өч фигыль белән эш- хәлне күрсәтү.
Дүртенче юл – 4 сүзле фраза. Канатлы сүз, фразеологик әйтелмә дә булырга мөмкин. Ул темага авторның мөнәсәбәтен белдерә.
Бишенче юл – ассоциация, теманың синонимы (гадәттә исем белән белдерелә).
Практикада бу тәнкыйди фикерләү технологиясен бигрәк тә әдәбият дәресләрендә уңышлы куллану күзәтелә. Чөнки әдәбият ул сәнгать. Ә сәнгатькә һәр укучының үз фикере, үз карашы бар. Берничә мисал күрсәтәсем килә. Аерым әсәрләрне анализлаганда һәр баланың бу әсәргә үз мөнәсәбәте бар.
Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәрен генә алыйк. Әсәрдә балаларның әбигә карата битарафлыгы сурәтләнә. Ә укучылар тәнкыйди фикер йөртә, төрле юнәлештә уйлый.
– Әби бар күңелен балаларына биргән, ә кайда соң аның ялгышлыгы?
– Бәлки, әбидә дә ялгышлык бардыр.
– Бәлки, тәрбия дөрес булмагандыр...
Шулай ук төрле телдә иҗат ителгән әсәрләрне чагыштыру аша. Мәсәлән, Н.Островскийның “Грозасы” һәм Г.Ибраһимовның “Татар хатыны ниләр күрми?” әсәрләрен алыйк. Ике әсәрдә дә хатын-кыз язмышы сурәтләнә.Тәнкыйди фикерләү технологиясе булганда балаларда ике төрле фикер яши.
– Ни өчен хатын-кыз язмышы сурәтләнгән?
– Автор дөрес язганмы?
Башкаларны кабатламас өчен, ул үз фикерен әйтә белергә тиеш, әдәби әсәрне анализлаганда эзләнә башлый.
Футуристлар турындагы фәнни-тикшеренү эшем дә нәкъ тәнкыйди фикер йөртүгә нигезләнеп язылган иде. Бу очракта инде өч милләт кешесенең иҗаты чагыштырылып анализланды.
Бүгенге көндә, Дәүләт стандартлары таләпләреннән чыгып, ана теле укытуның төп бурычлары түбәндәгеләрне тәшкил итә:
– Укучыларда ватанпәрвәрлек хисләре, туган телгә сакчыл караш
тәрбияләү,
– Укучыларның сөйләм эшчәнлеген һәм фикерләү сәләтен, төрле шартларда әдәби телдә дөрес аралаша белү күнекмәләрен үстерү;
– Алынган белемне һәм осталыкны тормышта максатчан кулланырга өйрәтү.
Шушы максаттан чыгып, тәнкыйди фикер йөртү технологиясе гомуми белем бирү системасында универсаль уку-укыту эшчәнлеге төрләре шәхескә кагылышлы, регулятив, танып-белү, коммуникатив гамәлләр белән бергә үрелеп бара. Универсаль уку гамәлләре бербөтен системаны тәшкил итә, шуңа да аларны комплекслы өйрәнгәндә генә көтелгән нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Мәктәптә татар телен өйрәнү түбәндәге нәтиҗәләргә алып килергә тиеш.
1.Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: укучының һәр яклап үскән
мөстәкыйль рәвештә белем алырга, камилләшергә әзер буларак
формалашуы;
2. Метапредмет нәтиҗәләр: предметара төшенчәләрне үзләштерү;
уку фәне(предмет) буенча нәтиҗәләр: татар теле программасы буенча
билгеле бер белем һәм күнекмәләргә ия булу; иҗади эшчәнлек
тәҗрибәсен, белем-күнекмәләрен гамәли файдалана алу.
Тәнкыйди фикерләү технологиясенең төп үзенчәлеге – белемеңне үзеңнең шәхси эшчәнлегеңә таянып формалаштыру.
Татар теле дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану белемнең сыйфатын яхшырта, логик фикерләү, образлы сурәтләү сәләтен үстерә.
Эшчәнлеккә корылган технологиянең барлык дидактик принциплары тәнкыйди фикерләү методикасына килеп керә.
Укучылар, аңлап, үз эшчәнлекләрен оештыралар, максат куеп, аны тормышка ашырырга тырышалар, үз эшчәнлекләренең нәтиҗәсен анализлыйлар.Тәнкыйди фикерләү технологиясе укучыларда мәдәни кыйммәтләр формалаштыра, ана теленә мәхәббәт, бер-береңә ярдәм итү хисе тәрбияли. Шулай итеп, көтелгән нәтиҗә: белем сыйфаты арта, иҗади конкурсларда, олимпиадаларда катнашучылар саны арта, татар теле буенча өлгермәүче укучылар булмавы күзәтелә, тел өйрәнүгә кызыксыну көчәюе арта.
Язмамны Ризаэтдин Фәхретдиннең “Гыйлем юлы – бик кадерле юлдыр, ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр. Шулай булса да, очы–бәхеткә, ахыры камиллеккә барып туктыйдыр” дигән сүзләре белән тәмамлыйсым килә. Чыннан да, укытучы һәрвакытта да үзенең белем дәрәҗәсен камилләштерү өстендә эшләргә тиеш. Шул очракта гына уңышлар юлдаш булачак.