SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Эссе "Киләчәк укытучысы"

002

“Гыйлем юлы – бик кадерле юлдыр, ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр. Шулай булса да, очы – бәхеткә, ахыры камиллеккә барып туктыйдыр”. Ризаэтдин Фәхретдин.
Чыннан да, гыйлем юлы – бик озын юл. Даими рәвештә үзгәреп торган заманнан артта калмас өчен, укытучы һәрвакытта белем дәрәҗәсен камилләштерү юнәлешендә эшләргә тиеш.
– Сезнең әкрен генә таң атканын хозурланып күзәткәнегез бармы?
– Бу – искиткеч күренеш!
Мин укытучы хезмәтен кояш белән чагыштырам. Кояш галәм киңлекләрен яктырткан булса, укытучы да бала күңелен аң-белем белән яктырта, тулыландыра. Иртәнге кояшка игътибар иткән булсагыз, сизгәнсездер – ул әкрен генә чыга, билгеле югарылыкка күтәрелә һәм бар җиһанны җылыта. Бала күңеле дә нәкъ шулай ук. Укытучы баланың танып-белүен, күзаллауларын баета һәм нәтиҗәдә баланың белеме тулылана, арта һәм, ниһаять, бала мөстәкыйльлеккә омтыла.
Минем тынгысыз җанымны берничә сорау борчый:
– Киләчәк көн укытучысы нинди булырга тиеш?
– Киләчәк укытучысы эшләгән мәктәп нинди мәктәп булыр?
Бу сораулар турында минем күп тапкырлар уйланганым бар.
“...Заман һәм мәдәният алга үскәнчә һәм икенче төрле итеп әйткәндә, ихтыяҗ һәм мәҗбүрилек кебек нәрсәләр мәҗбүр иткәнчә, укыту рәвешләре төрлеләнер, монда исә акыл ияләре берләшәләрдер”, – дип бик хаклы язган күренекле мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдин. Җәмгыять үскән саен, укыту процессы да үсеш-үзгәреш кичерә. Киләчәк укытучысы – ул остаз. Үзе белгәнне балаларга өйрәтү, балаларның алган белемнәрен кулланылышка кертүләре – менә ул киләчәк укытучысының эше.
Әйе, заман таләпләре бүгенге көндә татар телен укыту процессында зур үзгәреш сорый. Алдыбызда бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән – телне өйрәнүгә кызыксынуны уяту, үстерү. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә. Киләчәк заман мәктәбе укытучыдан иҗади эшли белүне таләп итә. Педагогик эшчәнлектә иҗадилык – бу, беренче чиратта, яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу. Бүген укытучы иҗади шәхес буларак күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли белергә дә тиеш. Заман таләбе – баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес итеп тәрбияләү.
Киләчәк һәм заманча педагогикада укытучы остаз позициясен өстенлеккә ала. Укытучы-остаз баланы тәнкыйди фикер йөртергә өйрәтә, эшкә иҗади якын килергә ярдәм итә, кирәкле мәгълүматны мөстәкыйль табарга юнәлеш бирә.
Без мәктәп яшендәге һәр баланың укуы белән кызыксынабыз. Әлбәттә, без төрле җаваплар ишетәбез. Баланың уңышларын билгеләүгә мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк дип уйлыйм мин. Замана баласына заманча укыту, төрле типтагы дәресләр уздыру, замана белән янәшә атлаучы укытучы кирәк. Педагогик эшчәнлекне анализлап, укытучы түбәндәге өч сорауга җавап бирергә тиеш:
1. Өлгермәүчеләрдән башка мәктәп нинди була?
2. Өлгермәүче укучылар ни өчен барлыкка килә?
3. Мәктәпне ничек уңышлы итеп була?
Уңышлы мәктәп ул – һәр балага рәхәт атмосфера тудыру, билге алудан канәгатьлек хисе булдыру, ата-ананың белем бирү процессында катнашуы һәм укытучының кирәклеген тоюы. Икенче төрле сүз белән әйткәндә, мәктәптә һәр бала үзенең психологик һәм физик мөмкинлекләреннән башка да үзен күрсәтә белердәй шартлар тудырылуы.
Өлгермәүче балалар ни өчен барлыкка киләләр соң? Әлбәттә, медицина һәм психологик күрсәткечләр буенча белем бирүдә артта калучы балалар бар. Минем фикеремчә, төп сәбәп укытучының үзендә. Укытучы ул – бар булган тәҗрибәсен балалар җанына салучы архитектор да, администратор да, артист та, рәссам да, шагыйрь дә... Укытучы – ул зур хәзинә. Хәзинәне үзеңдә туплаганнан соң, ул аны башкаларга да бирә. Ә мондый осталык бары тик укытучыда гына була. Укытучының гүзәл сыйфатларын санап бетерерлек түгел.
Әгәр дә үз эшенең остасы булган укытучы-остаз эшкә тотынса, һичшиксез, уңышка ирешәчәк. Шуңа күрә дә укучыларның иҗади сәләтләрен ачу максатыннан чыгып, түгәрәкләр, дәрестән тыш чаралар, дәрестән тыш эшчәнлек оештырыла. Мондый укытучылар зур уңышларга ирешәләр һәм үзләре артыннан балаларны әйдәп алып баралар. Димәк, киләчәк укытучысы ул әйдаман да булырга тиеш.
Киләчәк укытучысында инновацион-педагогик эшчәнлеккә һөнәри ихтыяҗ туу әһәмиятле күренеш. Тагын да әһәмиятлесе – балаларның кызыксыну траекториясен билгеләү. Һичшиксез, ата-аналар белән бердәм эшчәнлек бу траекториянең югары ноктасын билгели.
Алдынгы мәктәп тәҗрибәсен өйрәнеп, киләчәк укытучысы эшчәнлек оештырганда түбәндәге принципларга нигезләнергә тиеш.
1. “Акыллы булу – алдынгылык билгесе!” принцибы. Укытучы һәрвакытта укучылар арасында алдынгы роль уңышлы укучыга юнәлдерелгән психологик климат тудырырга тиеш. Менә шул вакытта гына башка укучылар да яхшы белем бирүнең әһәмиятенә төшенерләр. Чыннан да, танып-белүгә ихтыяҗ – белемгә омтылучы кешенең төп билгесе.
2. “Сәләтсез укучылар юк!” принцибы. Укытучы һәрвакытта барлык балаларны тигез күрергә тиеш, чөнки бар бала да тиешле югарылыкта белем алуга ирешә алмый.
3. “Әзер түгел икән - кулланма!” принцибы. Һәр тема тиешле дәрәҗәдә үзләштерелгән очракта гына, тест биремнәрен, тренажерларны һәм башка төрле тикшерүгә юнәлдерелгән уку-укыту алымнарын кулланырга мөмкин.
4. “Белемнән - иҗади юлга” принцибы. Иҗади бирем нинди генә катлаулылыкта булмасын, тиешле белем бирүгә нигез салынган булырга тиеш. Бала уйларга өйрәнсен өчен, кирәкле шартлар тудырылырга тиеш.
5. “Гадидән - катлаулыга” принцибы. Катлаулы фикерләү операцияләрен үтәргә булышучы эффектив методлар кулланганда, укытучы тикшеренү-эзләнү алгоритмнарына өйрәтергә тиеш. Шулай итеп, әкренләп укытучы билгеле тәртиптә, катлаулы проблемаларны хәл иткәндә укучыларга мөстәкыйль эшләргә юл ача. Нәтиҗәдә, укучы укытучыдан башка мөстәкыйль эшләргә өйрәнә. Бала үз темпында әкренләп алга белемгә омтыла, ул үзе эшләргә күнеккән юл буенча яңалыкка бара, шул вакытта гына эшчәнлеккә корылган белем алу күнекмәсе барлыкка килә. Киләчәк укытучысы укучыга белемне мөстәкыйль алуга юнәлеш бирә.
Киләчәк заман мәктәбендә һәр бала көн саен тормыш турында танып-белә, киләчәктә дә югалып калмастай фикерли белүче шәхес тәрбияләнә. Ә уңышка ирешкән укучыны артка калучылар рәтенә кертеп булмый. Уңышлы мәктәп үзеннән-үзе барлыкка килми. Ул һәр көнне дәресләрдә, безнең даими эшчәнлегебез нәтиҗәсендә, иҗади сәләтле балалар белән барлыкка килә. Киләчәк мәктәбе – алга баручы уңышлы мәктәп. Киләчәк мәктәбендә заман белән бергә атлаучы укытучы кирәк. Киләчәк укытучысы төрле яңалыклардан калышмыйча, укучыларны дәртләндереп, иҗади уңышларга ирешергә булышырга тиеш.
Константин Дмитриевич Ушинскийның “укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала” дигән сүзләре бүген дә актуаль.
Мин 35 ел балалар укытсам да, әле дә нәрсәгәдер өйрәнәм, укыйм, бар җанымны биреп эшлим, балаларның язмышы өчен борчылам, укучыларым өчен яшәү өлгесе булырга тырышам. Бу – минем тормыш девизым.
Мин Д.И.Менделеевның “...мәктәп – халык һәм дәүләтләр язмышын һәм яшәешен хәл итүче гаять зур илаһи көч” дигән сүзләре белән килешәм. Чыннан да, югарыда санап үтелгән кешелек сыйфатларына омтылган хәлдә, татар халкының киләчәге, милли гореф-гадәтләребезне саклаучы һәм милли үзаң тәрбияләүче укытучы булсак кына, без бу шатлык мәктәбенең бер өлгесе була алабыз. Минем фикеремчә, шатлык мәктәбе – өлгермәүче балалар булмаган мәктәп. Бу киләчәк көн мәктәбендә үзенең киләчәгеннән курыкмый торган, тиз үзгәрүчән дөньяда үз урынын таба ала торган балалар тәрбияләнәчәк. Укытучы-остаз балалар белән бердәм эшчәнлектә уен, үзара хезмәттәшлек, аралашу, мәгълүмати-комьютер технологияләрен кулланырга өстенлек бирәчәк.
Җанымны борчыган сорауларга җавап таптым ахры. Киләчәк укытучысы эшләгән мәктәп шатлык мәктәбе икән!