SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Шәхси сайтыма рәхим итегез!

 М.Г.

Мин, Миләүшә Годәер кызы, югары профессиональ белемле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Хөрмәтле коллегаларым,
“Татар теле укытучысы Миләүшә Годәер кызы сайты” сезнең хозурыгызда! Рәхим итегез, дусларым! http://milausha.ru/
Бу сайтымны коллегалар, укучыларым һәм ата-аналар белән өзлексез элемтәдә булу өчен бик кирәк дип саныйм.
Бүгенге заман кешесенең яшәү рәвеше интернет белән тыгыз бәйләнгән, шунлыктан туган телдә сыйфатлы контент булдыру аеруча мөһим. Бу өлкәдә зур тәҗрибә һәм тирән белем тупларга тырышам. Милләтебезнең асыл кыйммәтләрен кадерләп саклап, халыкка ихлас хезмәтемне багышлыйм. Интернет челтәренең татар сегментын файдалы мәгълүмат белән баетырга омтылам.
Персональ сайт үз эченә “Төп бит”, “Үзем турында”, “Татар теле, әдәбияты”, “Татар теленнән олимпиадалар”, “Татарча файдалы сайтлар”, “Укучылар иҗаты”, “Күңелле мизгелләр”, “Милли хәзинә” рубрикаларын үз эченә ала. Шулай ук “Укытучыларга ярдәмлек”, “Ата-аналарга ярдәм”, “Укучылар өчен” дигән файдалы рубрикаларга да өстенлек бирдем.
Максатым - балаларга үз телебезнең асылын, гүзәллеген җиткерү, гореф-гадәтләребезгә ихтирам хисе тәрбияләү. Укучыларның белемнәрен ныгыту һәм тирәнәйтү, эстетик зәвыкларын үстерү максатыннан дәрестә, дәрестән тыш вакытларда, фән атналыкларында төрле чаралар, эшлекле, интеллектуаль уеннар, брейн-ринглар күп үткәрәм. Дәресләрнең төрле формаларын кулланып, укучыларга индивидуаль якын килеп, мөстәкыйль эшләргә өйрәтәм. Күпьеллык педагогик эш процессында милли үзаңлы зыялы шәхес тәрбияләүгә зур игътибар бирәм. Укучыларымның туган телне яратуларын, халкыбызның гореф-гадәтләрен, традицияләрен хөрмәт итүләрен телим.
Сайтка кыскача күзәтү:
Татар теле һәм әдәбияты фәне буенча тәҗрибә уртаклашам. Сылтамалар аша материалларны күчереп алу мөмкинлеге бар.
Татар теле буенча олимпиадаралга әзерлек йөзеннән кулланмалар юллыйм.
“Күңелле мизгелләр” рубрикасында балаларның иҗади уңышлары, сурәтләре чагылыш таба.
Әлеге шәхси сайтым – тәҗрибә мәйданчыгы да.
Татар сайтларына махсус логотибы аша керү мөмкинлеге тудырылган.
“Татарча файдалы сайтлар” рубрикасын һәр дәрестә файдаланырга, яңалыклар белән танышып барырга мөмкин. “Укучылар иҗаты” өлешендә үрнәк эшләр тәкъдим ителә, бу эшләр үз уңаенда You Tube каналы белән тоташкан. Монда минем үз каналым бар, “Иҗади студия” дип исемләнгән каналымда кызыклы эшчәнлек үрнәкләре ата-аналарга да, балаларга да бик ошый.
Тагын да кызыклырагы- “Милли хәзинә” рубрикасы. Монда шәхси эзләнүле проект эшләрем туплана. Иң беренче эшем Бауман урамындагы күренекле урыннар турында.
“Милли хәзинә” рубрикасына кергәч, турыдан-туры виртуаль факультативка чыгып була. Монда укучылар үзләренең эшләрен теркиләр, үзбәяләрен билгелиләр.
Дәрестән тыш эшчәнлекләр, дәрестән тыш чаралар, кичәләр белән танышып бару, шулай ук укытучылар, укучылар, ата-аналар белән бердәм эшчәнлек максатыннан оештырылган эш мәйданчыгым хәзерге заман белән атлаучы дусларым өчен әһәмиятле белем күпере.