
Эш тәҗрибәмнән
Эш тәҗрибәмнән.
“Акыллы булу гына җитми,
иң әһәмиятлесе – аны куллана белү”
Рене Декарт.
Заман таләпләре бүгенге көндә татар телен укыту процессында зур үзгәреш сорый. Без, укытучылар алдында, бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклау бурычы булса, икенчедән, укучыларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Мәктәптә ана телен һәм әдәбиятын укыту дәверендә мин шуңа инандым: укытучы балаларга белем бирү белән генә чикләнеп калмыйча, яңа технологияләрне, ысулларны, алымнарны өйрәнергә, дәресләрендә кулланып карарга һәм үзенең эш тәҗрибәсен башка укытучылар белән уртаклашырга тиеш. Бары тик шул вакытта гына без бер-беребезнең эш алымнарын, эш тәҗрибәсен күреп, өйрәнеп, үз дәресләребездә дә кулланып, укучыларыбызда татар теленә булган кызыксынуны саклый һәм үстерә алабыз.
Бүгенге көндә заманча технологияләр шактый күптөрле:
а) уен технологиясе;
б) проблемалы укыту;
в) аралашуга өйрәтү технологиясе.
г) терәк схемаларны кулланып, алга китеп укыту технологиясе;
д) белем бирүнең компьютер технологияләре;
Бу технологияләрнең кайбер ысулларын үз дәресләремдә дә кулланам, ләкин, тәнкыйди фикерләү технологиясе, Блум таксономиясе белән танышканнан бирле, шушы юнәлештә эш алып барам: ысул һәм алымнарын өйрәнәм, кайбер мәкаләләрен татар теленә тәрҗемә итәм, укыйм, үз дәресләремә яраклаштырам, кулланам.
Тәнкыйди фикерләү технологиясе ул - үз позицияңне яклый һәм җиткерә алу, әңгәмәдәшеңне тыңлый белү, аргументларга нигезләнеп, логик фикер йөртү сәләте.
Тәнкыйди фикерләү технологиясен Америка Кушма Штатларында өйрәнүчеләр :
Чарльз Темп
Джон Дьюи
Джинни Стилл
Россиядә:
С.И.Заир-Бек
И.О.Загашев
И.В.Муштавинская
Тәнкыйди фикерләү технологиясенә нигезләнгән дәрес өч этаптан тора:
1.Чакыру, кызыксындыру этабы ( өйрәнелә торган тема яки проблема буенча укучының элекке белемнәрен актуальләштерелә һәм актив эшчәнлеккә (уку эшчәнлегенә) ныклы кызыксыну тудырыла)
2.Аңлау, төшенү этабы (бу этапта материал төрле яктан карала, анализлана, чагыштырыла, укучы өйрәнелә торган материал буенча яңа мәгълүмат ала, төшенчәләрне, фактларны аңлап, элегрәк алган белемнәрен яңалары белән бәйли, тулыландыра)
3.Рефлексия (укучы өйрәнгәннәрне бербөтен итеп күзаллый, аңлап гомумиләштерә, яңа мәгълүматны тулысынча үзләштерә, иҗади фикер йөртә һәм өйрәнелә торган материалга карата аның шәхси мөнәсәбәте формалаша)
Тәнкыйди фикерләү технологиясең ысуллары бик күп төрле. Минем иң яратып кулланганнарым:“Кәрзин”,Тәлгәш” (кластер),тар һәм киң сораулар (калын-юка, гади-катлаулы), Венн диаграммасы, кадәр һәм соң, синквейн, паузалар ясап уку, ирекле эссе, Блум шакмагы, РАФТ ысулы.
Мәсәлән, “Тәлгәш”(кластер) ысулын татар теле дәресләрендә ничек кулланып була? Җөмлә темасы бик күләмле, әгәр укучы схеманы бер-бер артлы үзе төзеп, үзе китереп чыгарса, ул аны яхшырак аңлаячак һәм хәтерендә дә калдырачак.
Җөмлә
Гади Кушма
Тезмә кушма җөмлә Иярченле кушма җөмлә
Теркәгечле тезмә к.җ. Теркәгечсез тезмә к. җ. Аналитик Синтетик
Тар һәм киң сораулар ысулын өч төрле итеп кулланып була:
укытучы-укучы
укучы-укучы
укучы-укытучы
Тар сорауларга, икенче төрле әйтсәк, гади сорауларга бер-ике сүз белән генә җавап биреп була. Нәрсә…? Кайда…? Кайчан…? Кем…? Ничек… ? Ни өчен…? Ничек күрсәтеп булыр иде…? Нинди…? Ничек…?
Киң сораулар (катлаулы сораулар), киресенчә, иҗади фикерләүне, үз фикереңне дәлилләүне таләп итәләр. Син шундый фикер (нәтиҗә) белән килешәсеңме…? Синең фикерең нинди…? Ничек исбат итә аласың...? Ничек бәя биреп була…? Үз фикереңне ничек дәлилли аласың…?
Венн диаграммасын исә әдәбият дәресләрендә яратып кулланам. Мәсәлән, К. Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар”драмасындагы төп геройлар- Исмәгыйль белән Надирга тәнкыйди күзлектән карап, сыйфатларын чагыштырып, укучыларның сөйләм телен үстерүгә ирешеп була. Бу эшне төркемнәргә бүлеп эшләгәндә, нәтиҗәсе яхшырак.
Исмәгыйль
Надир
аермалы яклары
охшаш яклары аермалы яклары
бөкре,
бик горур,
үзен кызганучыларны дошман күрә,
үз бәхете, мәхәббәте өчен көрәшә,
хәлле гаиләдән
икесе дә Сәрвәрне сөяләр,
көчле мәхәббәт хисенә сәләтлеләр таза, көчле, чибәр,
матур егет;
ятимлектә үскән,
кимсенеп яши ихтыярсыз,
юаш
бәхете өчен көрәшүдән баш тарта
өйсез, малсыз булуына кимсенә
«язмыштан узмыш юк» дип саный
РАФТ ысулы билгеле бер тематикага корылган иҗади эш төрләренең берсе.
Роль Аудитория Форма Тема
Бирелгән теманың кем тарафыннан ачылуын билгеләү Кемгә текстның багышланганын билгеләү Жанрны, форманы сайлау Тематиканы, төп фикерләрне билгеләү
Р(оль) – бу эш кем исеменнән (хәзерге чор баласы исеменнән, әдәби герой исеменнән, язучының үз исеменнән һ.б.)
А(удитория) – бу эш кемгә адресланган(хәзерге чор кешесенә, әдәби геройга, авторга)
Ф(орма) – хат, интервью, эссе, шигырь.
Т(ема) – текст нәрсә турында .
Мәсәлән, Ф.Хөснинең “Йөзек кашы” әсәрен укып, анализлап чыкканнан соң куллануы бик уңышлы булырга мөмкин (хәзерге егерме беренче гасыр укучысы Айдарга хат язып, хата эшләмәскә, андый дуамал булмаска, Вәсиләне ташлап китмәскә киңәшләр бирә ала)
“Блум шакмагы” алымы
Бу алымның асылы -төрле типтагы сорауларны кулланып уку дигән сүз.
Блум сораулары төрле типта: гади, ачыклаулы, бәя бирүче, иҗади, практик, аңлатмалы.
Шакмакның 6 ягында язылган сорау-биремнәр:
1) Исемен әйт
2) Ни өчен?
3) Аңлат
4) Тәкъдим ит
5) Уйлап тап
6) Уртаклаш
Бу алым килеп туган проблеманы төрле яктан фикер йөртеп чишәргә ярдәм итә.
“Блум шакмагын” төрле типтагы дәресләрнең һәрбер этабында куллана алабыз, әмма белемнәрне гомумиләштерү дәресләрендә бу алымны куллансак бик отышлы булыр. Башлангыч сыйныф укучылары белән уен рәвешендә оештырсак, югары сыйныф укучылары өчен бу алымны язма эшләр оештырганда кулланып була (таблица тутыру рәвешендә). Мәсәлән, әдәби әсәр белән танышкач, укучылар түбәндәге сорауларга җавап бирә алалар.
Әсәр геройларының исемнәрен атап чык.
Тәнкыйтьчеләр бу әсәрне ни өчен психологик роман дип атаганнар?
Төп геройларның эш-гамәлләрен аңлат.
Әсәр геройлары өчен проблема чишүдә төрле вариантны тәкъдим ит.
Әсәр ахырын уйлап тап.
Әсәрне укып бетергәч, үз фикерләрең белән уртаклаш.
Шулай ук әдәбият дәресләрендә бик яратып Блум таксономиясен һәм фикер йөртү алгоритмын кулланам. Блум эшчәнлеге үземә шундый якын, хәтта сайтымны да шулай атадым, һәм анда шушы темага караган материалларны, үз эшкәртмәләремне тупладым. Блум таксономиясе, белүегезчә, фикер фигыльләрен кулланып эшне алып бару. Бу эшне мин ничек оештырам соң?
Иң беренче эш итеп, укучыларга таныш булмаган өзек укыла, яки кыска гына видеоязма күрсәтелә. Шуннан чыгып, алар фактны анализларга тиешләр: күргәннәрен тасвирларга һәм дәлилләргә. Икенче этап идея дип атала. Бу өлештә алар күрсәтелгән эпизодка кадәрле булган вакыйгаларны һәм аннан соң булачак вакыйгалар турында фараз кылырга тиешләр. Ә өченче өлеш инде синтез дип атала, бу өлештә этапларны берләштерәбез, йомгак ясыйбыз: үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген күзаллыйбыз.
Тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану нәтиҗәле һәм мин моны үз тәҗрибәмдә дә күзәтәм. Тәнкыйди фикерләү технологиясе шәхеснең ирекле үсеше өчен шартлар тудырып кына калмый, баланы мөстәкыйль фикерләргә өйрәтә. Укучы дәрестә өйрәнелә торган материалның асылына төшенеп, тулысынча анализлый, нәтиҗәләр чыгара. Бу технологиянең нигезендә стандарт булмаган фикерләү, ирекле күзаллау, катлаулы проблемаларның яңа чишелешен табу һәм иҗади эшләү ята. Бу акыл эшчәнлегенең гадидән катлаулыга таба үсешен тәэмин итәргә ярдәм итә.
- Зиатдинова Лейсан Хадиевна's блог
- Войдите на сайт для отправки комментариев